Газетага язылу

Киләчәк тавышы: Татарстанда сайлаулар ничек узды?

Сайладык! Татарстанда сайлау быел да чын гаилә бәйрәменә әверелде. Сайлау участокларында җыр-бию тынмады, тавыш биргән яшьләр фестивальдә күңел ачты, ә «Татарстан – Яңа Гасыр» каналында ундүрт сәгатьлек телемарафон узды.

Киләчәк тавышы: Татарстанда сайлаулар ничек узды?
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада узган сайлауны уңышлы дип бәяләде. Өч көнлек сайлауның төп үзенчәлеге сайлау участоклары ябылганчы ук билгеле булды инде.

Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова, өч көнлек сайлау тәмамланганчы ук, быелгы сайлауның төп үзенчәлеген әйтте: ил халкы тавыш бирүдә актив катнашты. «Сайлауда катнашучылар саны моннан биш ел элек узган тавыш бирүдә теркәлгән күрсәткечләрдән узды», – диде ул. Соңгы мәгълүматларга караганда, ил күләмендә тавыш бирүдә катнашучылар күрсәткече 60 процентка якын. Чагыштыру өчен: 2021 елда ул – 51,7 процент, ә 2016 елда – 48 процент булган. Татарстанда сайлауда халыкның 76,7 проценты катнашты, барлыгы 2 250 967 кеше тавыш бирде.

Беренче көн

Татарстанда яшәүчеләр тугызынчы чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар, республиканың 40 районында җирле үзидарә органнарына депутатлар өчен тавыш бирде. Биектау бер мандатлы сайлау округында исә Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау узды. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, республикада тавыш бирүчеләрнең 36,8 проценты 18 сентябрьдә үк сайлауда катнашырга өлгерде.

Сайлауның беренче көнендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та тавыш бирде. Ул КНИТУ-КАИ бинасында урнашкан 42 нче сайлау участогына хатыны Гөлсинә ханым белән килде. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең рәсми каналында хәбәр итте. «Тавыш бирде», – дип язды ул.

Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов тавыш бирергә Казанның Карл Маркс урамында урнашкан 55 нче сайлау участогына килде. «Быелгы сайлау аеруча җаваплы. Махсус хәрби операция бара. Илгә бердәмлек кирәк. Сайлауга җаваплы карау ул халыкның ил язмышын үз язмышы буларак кабул итүен күрсәтә. Моннан тыш, сайлауда катнашуны илкүләм лидерыбыз Владимир Путин тирәсендә берләшүгә имтихан тоту дип карарга мөмкин. Һәр кешенең тавышы ил өчен тавыш бирү булып тора. Бу –  җиңүгә өлеш кертү дигән сүз», – диде Марат Әхмәтов.

Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да башкаладагы 43 нче сайлау участогында беренчеләрдән булып тавыш бирде. Ул бирегә хатыны Луиза ханым белән килде. «Республика сайлау алдыннан зур әзерлек эше алып барды. Без халык белән бик күп очрашулар үткәрдек, сорауларга җавап бирдек, алар киңәшләр бирделәр. Халыкны тавыш бирүгә күбрәк җәлеп итеп, Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар санын саклап калырга, алар белән бергә республика һәм илнең үсеше өчен уртак бурычларны үтәү эшен дәвам иттерергә телибез», – диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда.

Сайлау участокларында кызыклы хәлләр дә булды. Бер сайлаучының тавыш бирергә Кыш бабай киемендә килгәнлеген яздылар социаль челтәрләрдә. Милли киемнәрдән килүчеләр турында әйткән дә юк. Ә бер төркем яшьләр, чын бәйрәм ясап, сайлау участогына музыкаль колонка белән килеп кергәннәр.

Яшьләр дигәннән, сайлауның беренче көне республика яшьләре өчен истә калырлык булды. Башкаладагы Гаилә үзәге янында «Яшьләр вакыты» фестивале узды. Студентлар Лигасы президенты Шамил Якупов әйтүенчә, чарада 40 тан артык интерактив мәйданчык эшләгән. Яшьләр анда сәламәтлеген тикшертә, эш мәсьәләсе турында кызыксына алган.

Фестивальдә катнашучыларны Рөстәм Миңнеханов та сәламләде.

– Сезнең күбегез бүген беренче тапкыр сайлауда катнашты. Бүген сез безнең зур илебез, туган республикабыз язмышы һәм үз киләчәгегез өчен тавыш бирдегез, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан яшьләренең бердәм булып калуы һәм актив тормыш позициясе күрсәтүе сөендерә. «Сезнең энергиягез, сәләтләрегез, кыю идеяләрегез бүген үк Татарстан һәм бөек Россия үсешенең нигезен барлыкка китерә, – диде республика башлыгы. – Алда сезне ачышлар һәм яңа җиңүләр көтә. Сез һәрвакыт безнең ярдәмгә өмет итә аласыз».

Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов сүзләренә караганда, башкалада узган фестивальдә 50 меңләп яшь кеше катнашкан. «Алар бәйрәмдә Казанда, Татарстанда булган мөмкинлекләр белән дә танышты. Яшьләр өчен бу – уку гына түгел, шәхси тормыш, танышу, гаилә кору, карьера һәм эшкә урнашу да», – диде ул Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында. Билгеле булганча, «Яшьләр вакыты» фестивале беренче тапкыр республиканың тугыз шәһәрендә: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Иннополис, Алабуга, Чистай, Яшел Үзән һәм Лениногорскида бер үк вакытта узды. Мондый бәйрәм яшьләрнең сайлауда беренче тапкыр катнашуын студент тормышының мөһим баскычына – укырга керүгә бәйләргә мөмкинлек бирде.

Сүз уңаеннан, Татарстанда 43 мең яшь кеше беренче тапкыр сайлауда катнашты. «Республика яшьләре турында сөйләсәк, бу – 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге миллионнан артык кеше, ягъни Татарстан халкының 24,5 проценты диярлек. Шул исәптән, 840 мең кеше – сайлау яшендәгеләр, 40 мең тирәсе кеше – беренче тапкыр тавыш бирүчеләр», – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. Аның сүзләренә караганда, сайлау алдыннан республикада яшәүче студентларга һәм яшьләргә тавыш бирүне уздыру тәртибе турында мәгълүмат бирүгә аерым игътибар иттеләр. «Алар илнең киләчәге турында белеп торырга тиеш», – диде вице-премьер.

Татарстанда тавыш бирүчеләр ике куянның койрыгын берьюлы тотты. Республикадагы бер меңнән артык сайлау участогында гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин иде. «Сайлау – халык белән сайлау участокларында очрашу өчен менә дигән мөмкинлек. ОРВИ һәм грипп йоктыручылар саны әлегә эпидемия чигеннән ким. Әмма без инде хәзер үк күмәк иммунитет булдыра башларга тиешбез», – диде бу уңайдан Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.

Икенче көн

Татарстанда сайлау участокларында 70 кә якын мәдәни чара әзерләделәр. Шул исәптән Казанның «Унбер» гимназиясендә урнашкан сайлау участогы янында Күчмә халыклар уеннарының ачык презентациясе узды. Әлеге зур чара 2028 елда Татарстанда үткәреләчәк. Татарстан спорт министры Владимир Леонов ярышларга әзерлек турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Күчмә халыклар уеннары спорт кына түгел, милли үзенчәлек һәм мәдәнияткә дә бәйле. Шуңа күрә проектка мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итмәкчеләр. «Сайлау көннәрендә бу чара белән республика халкын таныштырдык. Алда федераль һәм республика оештыру комитетларын төзү, ярышлар программасын эшләү бурычы тора. Татарстанның төрле районнарындагы күп кенә мәйданчыкларны җәлеп итеп, республикабызның матурлыгын кунакларга күрсәтербез дип ышанам», – диде спорт министры.

Без исә сайлауга әйләнеп кайтыйк. Шөкер, Татарстанда тавыш бирү тыныч узды. «Республикада соңгы бер тәүлектә Хөкүмәт интернет ресурсларына 937 тапкыр һөҗүм итү очрагы теркәлде. Шулай ук, вируслы программа йөкләп маташуга бәйле 158 очрак билгеле. Аларның барысы да уңышлы рәвештә кире кагылды», – дип сөйләде журналистларга шимбә көнне республиканың цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары Альберт Яковлев. Аның әйтүенчә, мәгълүмати куркынычсызлык буенча белгечләр тәүлек әйләнәсе эшли, аларның хакерлар һөҗүменә каршы тору тәҗрибәсе бар.

КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм дипломатия кафедрасы мөдире, сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков республикада яшәүчеләрнең сәяси үзаңын да югары бәяләде. Сәясәт белгече билгеләп үткәнчә, Татарстанда, гадәттәгечә, сайлаучылар Россиянең күрше төбәкләренә караганда күбрәк тавыш бирә. «Моны елдан-ел статистика раслый. Минемчә, Татарстанда саннар сайлауга килү буенча югарырак булачак, һәм бу белгечләр яки сайлау кампанияләре белән кызыксынучылар өчен көтелмәгән хәл түгел», – диде Андрей Большаков. Белгеч фикеренчә, тавыш бирүдә катнашучылар саны халыкның Россия Президентының сәяси курсын хуплавын күрсәтә. «Көнбатыш тарафыннан Россия сайлау системасына каршы оештырылган пропаганда уңышсызлыкка очрады. Без кешеләрнең оешкан рухта сайлауга баруын күрәбез», – диде ул.

Яшьләр дә сәяси яктан битараф түгел. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Казан инновация университетының беренче проректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Игорь Бикеев әйтте. Аның сүзләренә караганда, Көнбатыш тарафыннан булган басым яшьләрдә кире реакция – читләшү һәм үз бердәмлеген тою хисен уята. Белгеч фикеренчә, яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе арта. «Бу бик сөендерә. Иманым камил, сайлау көннәрендә студентлар бик актив булачак, участокларга киләчәк, – диде ул. – Безнең, профессорлар һәм экспертларның, бурычы – аларга асыл кыйммәтләрне һәм дөрес юлны күрсәтү».

Өченче көн

Сайлануың иң җаваплы өченче көнендә «Татарстан – Яңа Гасыр» каналында «Бөтен гаилә белән сайлауга!» дип аталган 14 сәгатьлек телемарафон узды. Студиягә республиканың танылган гаиләләре, хезмәт династияләре, юбилей билгеләп үтүче парлар, яшь өйләнешүчеләр – барлыгы 200 ләп кунак килде. Алар арасында Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина да бар иде. «Сайлауга беренче көнне үк бардык инде. Иртән торуга чәйләп алдык та киттек. Үз тавышыңны бирергә кирәк. Без бит киләчәгебезне сайлыйбыз, ил язмышын хәл итәбез. Элек балалар белән йөрдек. Хәзер алар үз балалары белән йөри. Оныклар да сайлау турында белеп үсәргә тиеш», – дип сөйләде ул.

«Петербург сәясәте» фонды президенты, сәясәт белгече Михаил Виноградов әйтүенчә, республикада сайлауның өченче көнендә тотрыклы вазгыять сакланды. «Татарстан һәм Казанда беренче тапкыр гына булуым түгел. Республика районнарында сайлау барышы белән дә танышып кайттым. Миңа сайлау көннәрендә халыкның кәефен үз күзләрем белән күрү бик мөһим», – диде ул Бердәм мәгълүмат үзәгендә журналистлар белән аралашканда. Аның фикеренчә, Татарстанда катлаулы хәлләрне булдырмас өчен җитәрлек көчле хакимият эшли.

Чаллыда быелгы сайлау түгәрәк даталар рухында узган. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев сөйләде. «Күпләр хәтерлидер, дөньядагы иң зур машина заводын төзү Советлар Союзының комсомол яшьләр удар төзелеше дип игълан ителгән иде. Илебезнең төрле почмакларыннан иң актив, максатчан, авырлыклардан курыкмаган яшьләр, ул елларда безгә килеп, завод белән шәһәр генә төзеп калмадылар, үзенчәлекле актив мохит тә булдырдылар. Әле дә шул беренче төзүчеләр рухы саклана бездә. Бу үзенчәлек сайлау вакытларында да сизелә. Чаллылар югары гражданлык позициясен күрсәтә», – диде шәһәр мэры.

Түбән Камада да бәйрәм өстенә бәйрәм. «Шәһәрнең 60 еллыгына туры килгән сайлау көннәре безнең халык өчен кызыклы узсын дип тырыштык. Кая гына барсалар да, танышлар, дуслар белән очрашсыннар, аралашсыннар, күрешсеннәр. Сайлау участокларында алган беләзекләр буенча түбәнкамалылар өчен аерым өстәмә бүләкләр дә уйнатылды. Ясалма фәһем ярдәмендә җиңүчеләрне ачыклап, аларга өйгә кирәкле техника, шул исәптән Түбән Камада җитештерелгән суыткычлар әзерләдек», – дип сөйләде Түбән Кама районы башлыгы, шәһәре мэры Радмир Беляев.

Сайлау участоклары ябылгач, Рөстәм Миңнеханов «Казан» гаилә үзәге янында оештырылган «Бергә булырга вакыт» фестивалендә республика халкына мөрәҗәгать итте. «Гражданлык позициягез өчен сезгә зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сайлау бернинди кыенлыкларсыз, уңышлы узды. Бу сезнең тормыштагы гражданлык позициягездә чагыла», – диде Татарстан Рәисе.

Татарстанда яшәүчеләргә Фәрит Мөхәммәтшин да ихлас рәхмәтен җиткерде һәм республика алдына куелган максатларга ирешүдә яңа уңышлар теләде. Аның әйтүенчә, быелгы сайлау махсус хәрби операция һәм санкцияләр кертелгән катлаулы шартларда узды. Шул ук вакытта республикада социаль-икътисадый күрсәткечләрнең үсеше дәвам итә. «Боларның барысы да күпмилләтле халкыбызның, сайлаучыларыбызның тырышлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булды», – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Сайлау тәмам, тормыш дәвам итә.

Татарстан ничек тавыш бирде?

Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда 2 250 967 кеше тавыш бирде.

Сайлау участокларына халыкның 76,7 проценты килде.

Федераль округ

«Бердәм Россия» – 72,03%

КПРФ – 11,02%

«Новые люди» – 6,87%

ЛДПР – 4,52%

«Справедливая Россия» – 2,16%

«Коммунисты России» – 0,70%

«Партия пенсионеров – 0,68%

«Родина» – 0,42%

«Зеленые» – 0,38%

«Партия прямой демократии» – 0,33%

Бер мандатлы округлар

31 нче Идел буе округы

Илья Вольфсон – 67,5%

32 нче Мәскәү округы

Руслан Юсупов – 51,77%

33 нче Түбән Кама округы

Олег Морозов – 69,20%

34 нче Чаллы округы

Әлфия Когогина – 76,74%

35 нче Әлмәт округы

Марсель Шәйдуллин – 64,31%

36 нчы Үзәк округы

Марат Нуриев – 59,92%

Дәүләт Советына өстәмә сайлау

50 нче Биектау бер мандатлы сайлау округында 53 871 кеше тавыш бирде.

Сайлау участокларына халыкның 88,14 проценты килде.

Фәрит Габделганиев – 64,90% 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре