Газетага язылу

Сайлауда тавыш биргән иң зур һәм иң креатив гаиләләр махсус бүләккә ия булганнар

Сайлау көннәрендә уза торган фотобәйге кысаларында махсус бүләкләр дә уйнатыла.

Сайлауда тавыш биргән иң зур һәм иң креатив гаиләләр махсус бүләккә ия булганнар
Фото: социаль челтәрдән

«Иң күп санлы гаилә» номинациясендә Илмира Нуруллина җиңүче булган. Нуруллиннар гаиләсе Яшел Үзәндәге сайлау частогына биш бала белән килеп, Tefal гриле отып кайтып киткәннәр.

 «Иң креатив гаилә» номинациясендә махсус приз – Electrolux һава дымландыргычы Зәйдән Әлфия Зиннәтовага булган. Аның ире сайлауга Кыш Бабай булып киенеп киенгән. Алар киемгә дә, фотога төшүгә дә иҗади якын килеп эш иткәннәр.

Тавыш бирү көннәрендә Татарстанда #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республика фотобәйгесе уза. Анда катнашучылар смартфон һәм автомобильләр ота ала. Катнашу өчен сайлау участогы янында гаилә белән фотога төшәргә һәм аны #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштегы белән «ВКонтакте»дагы сәхифәгә урнаштырырга кирәк. Төп бүләкләр «Яңа Гасыр» телеканалында «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» телемарафоны вакытында уйнатыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре