Чара Яшел Үзән районында урнашкан «М-7 2.0» индустриаль паркында узды. Рөстәм Миңнеханов биредәге компанияләр эшчәнлеге белән танышты. Аерым алганда, «Грузоподъем» компаниясе күтәртү-йөк җиһазларын җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә. Мондый җиһазлар нефть сәнәгате, металл эшкәртү кебек өлкәләрдә кулланыла. Татарстан Рәисенә индустриаль паркның үсеш мөмкинлекләре турында да сөйләделәр. Билгеле булганча, «М-7» – республикадагы тәүге шәхси индустриаль парк. Ул 2011 елдан бирле гамәлдә. «М-7 2.0» – индустриаль паркның икенче чираты. Әлеге проектны 2020 елда тормышка ашыра башлаганнар. Рөстәм Миңнеханов парк резидентлары булып торган предприятиеләр күргәзмәсен дә карады.

– «М-7»дә импортны алмаштыру буенча күп кенә сәнәгатьләр урнашуын күрдек. Экспорт продукциясе бар. Без алган әлеге юнәлеш дөрес дип саныйбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов, Россия эшкуарлары көненә багышланган очрашуны башлап. – Аңлашыла, эшкуарларның хакимияткә сораулары бар, бу – салым законнарындагы үзгәрешләр дә, ресурсларның бәясе дә. Ләкин катлаулы вакытта яшәвебезне һәм Хөкүмәтнең популяр булмаган карарлар кабул итәргә мәҗбүр булуын да аңларга кирәк. Без барыбыз да бер көймәдә. Иң мөһиме – икътисадны саклап калу.
Илдар Акбулатов – СВО ветераны. Ул 2023 елда авыр тән җәрәхәте алган.
– Мин тумышым белән Казаннан. Хәрби дустым белән килештек тә былтыр төзелеш компаниясе оештырырга карар кылдык. Тар белгечлек – электр җиһазлары белән тәэмин итү һәм монтажлау белән шөгыльләнәбез. Оешма эшне башлауга тулысынча әзер. Татарстан Рәисенә үтенечебез шул: СВОда катнашучылар оештырган предприятиеләрне килешүләр, объектлар белән тәэмин итүдә ярдәм итсеннәр иде. Эш булсын! Татарстанда төзелеш базары тотрыклы, бөтен җирдә үз подрядчы оешмалары, аралашу даирәсе бар. Шуңа күрә яңа предприятиеләргә төзелеш базарына кереп китү авыр. Татарстан Рәисе теләктәшлек күрсәтер һәм без лаеклы рәвештә эшли алырбыз дип өметләнәм. Алга таба предприятиегә СВОдан әйләнеп кайтучыларны да җәлеп итәргә телибез. Чөнки махсус хәрби операциядә катнашучыларга тыныч тормышка яраклашуда ярдәм итәргә кирәк, – дип сөйләде эшкуар «ВТ» хәбәрчесенә.
Аның әйтүенчә, алар республикадан ярдәм ала инде. «Татарстанның Икътисад министрлыгы оештырган укуларны уздык. Безгә финанс ярдәме дә күрсәтелә. Бүген алда торган төп бурыч – предприятиене үстерү», – диде Илдар Акбулатов.
Татарстан Рәисе фикеренчә, әлеге мәсьәләдә, һичшиксез, ярдәм кирәк. Аның әйтүенчә, үзләрен дә, башкаларны да эшле итәргә теләүчеләрне яңадан укыту, белем бирү программаларында катнаштыру да мөһим. «Шул ук вакытта бизнес тиешле нормаларга туры килергә тиеш», – дип тә өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисеннән бизнес өчен гадиләштерелгән салым системасы буенча 5 процентлы ташламалы салым ставкасын саклап калуны да сорадылар. Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Сергей Корпухин әйтүенчә, гадиләштерелгән система буенча эшли торган, «чыгымнар күләменә киметелгән керемнәр» салым салу объекты булган бизнес өчен 15 процент урынына 5 процентлы ставка турындагы закон 2009 елда кабул ителгән. Аннан керемнәренең 70 проценттан да ким булмаган өлеше эшкәртү сәнәгате, төзелеш, электр энергиясен, газ һәм суны бүлеп җибәрү эшчәнлегенә бәйле булган оешмалар файдалана ала. 2024 елда әлеге ташламаны 2026 ел азагына кадәр озайткан булганнар инде. «Бу эш алга таба да дәвам иттерелмәсә, 2027 елдан җитештерү секторы өч тапкыр күбрәк салым түләргә тиеш булачак», – диде Сергей Корпухин.
Рөстәм Миңнеханов, эшкуарлар алга таба да ышанычлы рәвештә эшли алсын өчен, Дәүләт Советына тиешле төзәтмәләр әзерләргә кушты. «Безнең төп бурыч – базарларны саклап калу», – диде Татарстан Рәисе.
Очрашуга күптән түгел ачылган Уникаль осталык үзәгендә эшләүчеләр дә килгән иде. Алар Рөстәм Миңнехановтан үзләре җитештергән продукциягә карата кызыксындыруны арттыру өчен форумнар, төрле чаралар үткәрүне, бренд теркәү чыгымнарын каплауда ярдәм күрсәтүне сорады.
– Уникаль осталык үзәге ул – республикабызның, мәдәниятебезнең йөзе. Бер тапкыр миннән шелтә алдыгыз – биредә «шоурум» оештырган идегез. Үзәктә «тере» тормыш, чын осталар, чын эшчәнлек булырга тиеш. Аның төп максаты – һөнәрчелек товарларын җитештерү һәм сату гына түгел, ә яшьләрне дә өйрәтү. Бу кибет түгел, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе әйтүенчә, республика осталарны һәм һөнәрчелек традицияләрен саклап калу өчен күп акча тотты. Аерым алганда, ЦУМда эшләүчеләр өчен арендага бәйле ташламалар каралган. «Эшләргә кирәк. Яшьләребезне өйрәтегез. Акча эшләргә теләсәгез, сатыгыз, әмма сез үзегез җитештергәнне генә сатарга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез