Татарстанны хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, бүген республикада бер эшсезгә 14 буш эш урыны туры килә.
– Татарстан хезмәт базарында 50 мең вакансия бар. Шул ук вакытта республикада 3,7 мең кеше рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән. Ягъни бүген бер эшсезгә 14 эш урыны тәкъдим итә алабыз. Бер атна эчендә генә дә 1,5 меңгә якын вакансия барлыкка килде, – дип сөйләде ул журналистларга «КазанФорум» барышында.
Министр әйтүенчә, әлеге шартларда кадрлар һәм сәнәгать мөмкинлекләрен үстерү төп бурыч булып тора. «Мәшгульлек үзәкләре моның белән шөгыльләнә инде. Без эшсез буларак исәптә торучылар белән генә эшләп калмыйча, яңадан укыту, квалификацияне күтәрү, икенче һөнәр сайлау программалары тәкъдим итәбез. Эш бирүчеләр белән ныклап эшлибез», – диде Эльмира Зарипова.
Бүген Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе тарихи яктан түбән дәрәҗәдә – 0,18 процент саклана. Ил күләмендә әлеге күрсәткеч – 2,2 процент. Шуңа күрә бар булган эшче кулларның кадерле чагы. HeadHunter компаниясе үткәргән сораштыру барышында ачыкланганча, 2026 елның беренче яртысында илдәге оешмаларның 33 проценты хезмәткәрләрнең окладларын арттырган. Эш бирүчеләрнең тагын 29 проценты моны ел азагына кадәр эшләргә ниятли. Ни өчен икәнен дә әйткәннәр: эшсезлек дәрәҗәсе түбән булган шартларда тәҗрибәле кадрларны саклап калырга, шул ук вакытта яңаларын да җәлеп итәргә телиләр.
Росстат мәгълүматларына караганда, 2026 ел башында илдә реаль хезмәт хаклары, инфляцияне исәпкә алып, 8,6 процентка арткан. Соңгы дүрт елда әлеге күрсәткеч 24,3 процент тәшкил иткән.
«ГородРабот.ру» хәбәр итүенчә, Татарстанда барыннан да бигрәк машина йөртүчеләр (19,9 процент), менеджерлар (18,4 процент), курьерлар (15,9 процент), сатучылар (10,7 процент), сату буенча менеджерлар (8,6 процент), инженерлар (6,9 процент), операторлар (5,6 процент), кассирлар (5,2 процент), администраторлар (4,6 процент) һәм слесарьлар (4,2 процент) җитми. Аларны җәлеп итү өчен зуррак хезмәт хаклары вәгъдә итәләр. Вакансияләр Казанда, Түбән Камада, Алабугада, Әлмәттә һәм Яшел Үзәндә күбрәк.
Сан
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы фаразларына караганда, 2026 елда уртача хезмәт хакы – 108,3 мең сум, 2027 елда – 115,4 мең сум, 2028 елда 123,3 мең сум тәшкил итәчәк.
– Икътисадка эшче куллар, кеше хезмәте кирәк, – ди эш табарга ярдәм итә торган агентлык хезмәткәре Инна Тимофеева. – Аерым алганда, машина йөртүчеләргә ихтыяҗ зур. Чөнки логистикага, товарны китереп бирүгә, онлайн сәүдәгә ихтыяҗ арта. Ә машина йөртүчеләрнең эш шартлары катлаулы: гел утырасың, билгеле бер график та юк. Җитмәсә, руль әйләндерү яшьләр арасында популяр түгел. Машина йөртү таныклыгы булганнар такси хезмәтенә бара.
Инна Тимофеева сүзләренә караганда, эш бирүчеләр куйган таләпләр дә үзгәрә. «Хәзер тәҗрибәле, кулыннан күп төрле эш килгән хезмәткәрләргә ихтыяҗ зуррак. Элеккеге кебек, ярар, эшкә алгач өйрәнер әле, дигән алым эшләми», – ди белгеч.

2026 ел башында Татарстан оешмалары һәм предприятиеләрендә эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 92 456 сум тәшкил иткән. Иң зур хезмәт хаклары мәгълүматлаштыру һәм элемтә (144 104 сум), финанс һәм иминият эшчәнлеге (135 211 сум), файдалы казылма байлыклар чыгару (129 487 сум), эшкәртү сәнәгате (123 076 сум) кебек тармакларда теркәлгән. Төзелеш өлкәсендә уртача хезмәт хаклары – 86 023 сумга, сәламәтлек саклау һәм социаль өлкәдә – 81 983 сумга, мәгариф өлкәсендә 66 944 сумга җиткән.
Бүген кайда күпме түлиләр?
Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы – 92,9 мең сум
Токарь – 92 мең сум
Станок операторы – 85,9 мең сум
Машина йөртүче – 80 мең сум
Укытучы – 50 мең сум
Мәшгульлек үзәге мәгълүматлары
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез