Газетага язылу

Быел 53 меңнән артык бала бушлай ял итәчәк

Быел республикада 175 меңнән артык бала лагерьларда ял итәргә җыена. Әти-әниләр өчен юллама бәяләре 6 меңнән 56 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Ә менә хосусый лагерьларда рәхәт чиккән өчен кесәне 100 мең сумга кадәр бушатырга туры килмәгәе.

Балаларның җәйге ялы өчен республикада 3 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу акча былтыргыдан 21 процентка күбрәк. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында балаларның җәйге ялын оештыруга багышланган брифингта сөйләделәр. Кара диңгез буена балаларын озатырга җыенган әти-әниләрне, иминлек мәсьәләсе контрольдә тотылачак, дип тынычландырдылар.

Яшьләр эшләре буенча министр Азат Кадыйров әйтүенчә, 53 меңнән артык бала бушлай ял итә алачак. Алар арасында авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, сәламәтлеге чикле балалар, уку алдынгылары да бар. Әтиләре СВОда булган гаиләләргә өстәмә 9 меңгә якын юллама бүлеп бирелгән. Кара диңгез яр буенда 6 мең бала сәламәтлеген ныгытачак.

– Һәр лагерьда профильле сменалар оештырылачак. Узган ел әти-әниләр арасында сораштыру уздырган идек. Күбесе канәгать калган. Чатыр (палаткалы) лагерьларга ихтыяҗ арта. Сораулар туганда 8(843)207-28-73 телефон номеры буенча тәүлек дәвамында эшли торган «кайнар линия»гә шалтыратырга мөмкин, – диде ул.

Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов белдергәнчә, лагерьдан да яхшырак тәрбия чарасы юк. Монда балалар яңа мохиттә аралашырга, үзенә ышанырга өйрәнә. Дөрес гадәтләр исә тормыш рәвешенә әйләнәчәк.

– Быел «Алдынгылар хәрәкәте» 192 смена оештыра. Бу – 13 мең баланы колачлый дигән сүз. Төрле проектларыбыз бар. Шулар арасында бер атналык «Ура авылга!» дигәне аеруча кызыксыну уятты. Беренче елны аны биш районда уздырсак, быел 15 районда, ягъни 45 авылда оештырачакбыз. Анда 3 мең бала ял итәчәк, – диде ул.

Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина министрлыкның 117 меңнән артык баланың ялын оештыруда катнашачагын әйтте. Шуларның 93 меңнән артыгы – мәктәп яны, 13 меңнән артыгы хезмәт һәм ял лагерьларына барачак. Кара диңгез буенда – 698, ә республиканың сәламәтләнү лагерьларына 10 меңгә якын бала көч җыячак. Төрле төбәкләрдән 2 меңгә якын баланы татар теленә өйрәтү сменаларында көтеп калалар.

Балалар лагерьларга таралышып беткәч, шәһәрдә калган балалар бикле дивар арасында күңелсезләнеп ятмасмы? Алар өчен кызыксындыру чаралары бармы?

– Бездә «Безнең ишегалды» программасы бар. Ишегалларында балалар өчен 4–5 сәгатьлек ял оештырыла. Моның өчен әйдаманнар әзерлибез. Алар файдалы, кызыклы уеннар оештыра. Бу эшне паркларда да алып барабыз, – диде Тимур Сөләйманов.

Яхшы ял ул әле тыныч һәм имин дә булырга тиеш. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әнә шулай диде. Бу урында санитар таләпләрне дә искә төшерде. Аның әйтүенчә, бүген инде 66 шәһәр яны һәм 4 чатыр лагере үз ишекләрен ачкан.

– Быел лагерьларга яңа таләпләр юк, моңа кадәрге тәртиптә эшлибез. Сменаларны тикшереп торачакбыз. Шул исәптән туклану мәсьәләсен дә. Бездә «Әти-әниләр көне» борчу тудыра. Алар ул-кызларына рөхсәт ителмәгән ризыклар алып килә. Махсус исемлеккә игьтибар итүләрен сорыйбыз, – диде Марина Патяшина.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе янгын күзәтчелеге буенча баш инспекторы Максим Трущин янгын куркынычсызлыгы таләпләренә тукталды. Тикшерү барышында 23 объектта 127 хилафлык табылган. Лагерь җитәкчеләренә кисәтү ясалып, кимчелекләрне вакытында төзәтергә кушылган. Шулай ук 3 юридик һәм 7 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган. Хәзерге вакытта 27 очрак төзәтелгән инде.

Журналистлар Кара диңгез буендагы вазгыятькә дә ачыклык кертүне сорады.

 – 3 мең бала – Анапада, 2 меңнән артыгы Кырымда ял итәчәк. Куркынычсызлык ягы каралган. Балалар тыныч ял итәр дип өметләнәбез, –диде Азат Кадыйров. Белгечләр, Роспотребнадзор хезмәткәрләре су, ком чисталыгын тикшереп тора, дип тынычландырды.

Редакциябезгә Казанда яшәүче, өч баласын ялгыз тәрбияләүче Рөстәм Камалов: «Диңгездә бергәләп ял итү өчен ташламалы бәядән юллама алып булмасмы икән?» – дип мөрәҗәгать иткән иде. Аның олы кызы быел – 9, улы 7 нче сыйныфны тәмамлаган. Төпчек кызына – 9 яшь. «Балаларның лагерьда ял иткәне бар. Күңелсез, дип тиз кайттылар шул. Быел Кырымда гаилә белән бергәләп ял итү мөмкинлеге булмасмы икән? Ярты бәясен түләр идек, – дип шалтыратты ул. Аның гозерен яшьләр эшләре буенча министр Азат Кадыйровка җиткердек. «Ярдәм итәргә тырышырбыз. Әмма әти-әниләр белән бергә бару каралмаган», – диде ул. «Сәләт-Ак Барс» яшьләр үзәге җитәкчесе Кира Маслова әлеге гаиләгә август аенда Кырымдагы «Форос» курортында ял итү мөмкинлеге барлыгын әйтте. Камаловларны әнә шул яңалык белән сөендерербез.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре