Газетага язылу

Сабан туеның нәрсәсе кадерле?

Сабан туе алдыннан укучыларыбызны сораштырып алдык.

Сабан туеның нәрсәсе кадерле?
Фото: Татар-информ

Айрат Тәхәвиев, машина йөртүче (Арча районының Үрнәк авылы):

– Сабан туен чабышкы ат сыман көтеп алам. Күңел хәзердән үк колгага менәргә дип җилкенеп тора. Узган ел Арча, Әтнә районнарында узган ярышларда 7 мәртәбә беренче урынны алдым. Бүләкләр арасында машина юа торган җайланма, суыткычлар да бар иде. Артыгын сатмыйбыз, бүләккә биргәлибез. Откан әтәчләр генә дә 50 ләп җыелгандыр. Аларның барысын да асрап булмый, шулпага китә инде. Колгага менәргә махсус әзерләнгәнем юк. Кечкенәдән бирелгән сәләт бу. Сабый чагымда әни мине урамга чыгып эзләгәндә, күршеләр: «Айратны җирдән эзләмәгез», – дия торган булган. Мин агач башында, биеклектә йөрдем.

Илшат Харисов, Чирмешән районының Яшәүче авылында Сабан туе оештыручы:

– Бәйрәмне ел саен зурлап үткәрә идек. Быел тыйнаграк узар, ахры. Акчага бәйле бу. Авылдашлар, якташлар очрашуы кебек тәкъдим итәчәкбез. Әмма һәр елны авыл егетләре һәм килгән кунаклар арасында калган батырга икешәр тәкә әзерлибез. Артистларны да көтәбез. Авылда 80 тирәсе генә кеше яшәсә дә, беркем дә, бәйрәм кирәкми, дип әйтми. Пенсионер әбиләр дә 1 әр мең сум акча бирә. Кызганыч, күршедәге дүрт авыл таркалды. Аннан чыгып киткәннәрнең кайтыр нигезләре юк, хәтта казык та калмаган. Алар да безнең авылда узачак бәйрәмне көтеп тора.

Айдар Фәйзрахманов, Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты:

– Кичә Ташкент Сабан туеннан кайттык. Без анда өченче тапкыр катнаштык. Татар конгрессы оештырган Сабан туйларының берсе бу. Быелгысы тамашачыларның күп булуы, ансамблебезгә карата игътибары белән аерылып торды. Бик сагынганнар үзебезне. 60 меңгә якын кеше җыелган иде. Беренче минутыннан ахырына кадәр алкышларга күмделәр. Үзбәкстанда милли бәйрәмнең гөрләп узуына сөенеп кайттык. Башка милләт вәкилләре дә бар иде. Бәйрәмгә Теләче, Башкортстан якларыннан чакырулар килде. Туган ягым – Арча районының Урта Бирәзәдә Сабан туе үтми. Бәйрәмне җирлек үзәге булган Наласа авылында оештыралар. Анда кайтырга җай чыкмый әле.

Рәйсә Миңнегулова, каравылчы: (Баулы районының Татар Томбарлысы авылы)

– Авылда ике Сабан туе уза. Авылныкы һәм Әбиләрнеке. Безгә соңгысы кызыграк. Башка елларда ат җигү ярышлары була иде. «Агач ат»ларга атланып чабабыз, кашыкка йомырка салып йөгерәбез, катыктан акча эзлибез, миллек бәйлибез. Табакта су беткәнче бию дигәне аеруча күңелле үтә. Уеннарны ел да яңартып торалар. Бүләкләрне җыйдылар инде. Яулык кына түгел, зуррагын да бирәләр. Җырчы Нәфкать Нигъмәтуллин да киләчәк. Без «Хәтирә» ансамбленә йөрибез. Җырлап, биеп күңел ачачакбыз. Кибетләрдән тәм-том да алачакбыз. Быел милли киемнән килүчеләргә бүләге дә булачак. Әбиләр ак яулыктан, бабайлар түбәтәйдән килергә тиеш.

 Зөлфия Сабурова, клуб мөдире (Азнакай районының Ирекле авылы):

– Авылда 100 гә якын кеше яши. Сабан туе бездә ел саен үткәрелә. Быел авыл оешуга 100 ел тула. Шул уңайдан якташлар очрашуы итеп үткәрәчәкбез. Әстерхан, Себер, Мәскәү, Казаннан да кунаклар көтәбез. Күңелле тамаша әзерләдек. Шул ук вакытта югары дәрәҗәгә ирешкән авылдашларны да билгеләп үтәргә җыенабыз. Мәчеттән өйлә намазы укып кайтучыларны пылау пешереп, самавыр кайнатып, табын әзерләп көтәчәкбез. Аннан соң уеннарга күчәчәкбез. Көрәш булмый. Көянтә-чиләк белән су ташу, утын кисү һәм башка ярышларда үз осталыгыңны, җитезлегеңне сынарга була. Авыллар картаеп бара бит. Бездән соң яшьләр юк. Шуңа күрә яшьләрне җыеп, бер-берсе белән таныштырасы килә.

Әнис Миндубаев, көрәш буенча хөкемдар (Казан):

– Милли бәйрәмгә бер ел да бармыйча калган юк. Туган ягым Питрәч районының Чыты авылына кайтачакбыз. Яшь чакта бил алышкан чакларны искә төшереп, туганнар, дуслар белән аралашып килербез. Үзенә күрә хатирә яңарту инде бу. Хәзер инде көрәшмим, хөкемдарлык кына итәм. Әмма быел район Сабан туенда ветераннар арасында көрәшеп карыйсы килә әле. Ничек булыр, белмим. Безнең максат – көрәшне гадел итеп оештырып, батырны билгеләү. Авылда көрәшне халык урыннан таралашмыйча, ахырга кадәр карый. Әбиләр көрәшче егетләргә аерым бүләкләр дә биргәли. Менә шундый йолалар да бар.

Лариса Кибякова, клуб мөдире (Балык Бистәсе районының Кызыл Йолдыз авылы):

– Ике авылда клубта эшлим мин. Узган атнада Алан-Полян авылында Симет бәйрәме уздырдык. Урмандагы аланга 300 ләп кеше җыелды. Уеннар Сабан туеннан әллә ни аерылмый. Чуенга су тутырып ташу, табага йомырка салып, табагач белән йөгерү кызык. Бер зур чаңгыда гаилә белән чабу да бар әле. «Чулпы» керәшен халык фольклор ансамбле белән күрше авылларга Сабан туена йөрибез. Авылда яшәп киткән гаиләләрнең бәйрәмгә кайтуын көтәбез.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре