Иң элек – балалар. Киберҗинаятьләрдән зыян күргән балигъ булмаганнар саны бер ел эчендә Россиядә ике тапкыр арткан. Узган ел 13 000 баланы алдаганнар. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре әйтүенчә, гаиләдә аралашу, балаларга гади киңәш бирү ярдәмендә генә дә бу җинаятьләрнең күпчелеген булдырмый калу мөмкин булыр иде. Сынап карагыз әле: үзегез төрле чыганаклардан кибермошенниклар турында укып та, шул мәгълүматның ничәсен генә балаларыгыз белән бүлешкәнегез бар? Еш кына, үзебез ишетеп-күреп торгач, алар да беләдер кебек тоела. Бер сөйләшү... юк, гел әйтеп тору җитми!
Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова балигъ булмаганнарны цифрлы мохиттә яклау буенча «Дети в сети» проектын эшләтеп җибәрү турында хәбәр итте.
– Интернетта мөмкинлекләр белән бергә мошенниклар, фейклар, эзәрлекләүләр, зыянлы контент кебек куркыныч та бар. Шуңа күрә безгә, өлкәннәргә, балалар белән сөйләшергә һәм цифрлы сервислардан куркынычсыз файдаланырга ярдәм итәргә кирәк, – дип яза Мария Львова-Белова үзенең «Макс» каналында.
Яңа проект гади һәм аңлаешлы тел белән эшләнгән, ул интернетта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйли. Мәсәлән, телефоннарда куркынычсызлыкны көйләү буенча киңәшләр, балалар челтәрдә очрашырга мөмкин булган төп янауларны тикшерү буенча күнекмәләр тупланган. Шулай ук таныш булмаган кеше язса, шикле сылтама килсә, мыскыллаулар башланса яки кемдер шәхси мәгълүмат сораса, үзеңне ничек тотарга, ничек җавап бирергә кирәклеген аңлатучы аңлаешлы кагыйдә-киңәшләр кергән.
Балалар, үсмерләр генә түгел, һәркем яклауга мохтаҗ, дип әйтү дә артык булмас. Киберҗинаятьчеләр яшькә карап тормый, һәр кешенең милкенә кул сузып карый. Кемдер, уяулыкны саклап, вакытында элемтәне өзә, кемдер, зыян күреп, акчасыннан колак кага.
Көн дәвамында Татарстанда гына да ничә кеше мошенниклар тозагына эләгә. Аксубай районында яшәүче бер ирнең 2 миллион сум акчасын урлаганнар. Зыян күрүче полициягә килеп чыккан хәлдән соң ике атна узгач кына мөрәҗәгать иткән. Биш көн дәвамында аңа билгесез кешеләр шалтыраткан. Алар барысы да үзләрен төрле дәүләт органнары хезмәткәрләре дип таныштырганнар һәм шәхси кабинетын саклау өчен, банк картасындагы акчасын Украина хәрби көчләренә күчермәсеннәр дип аны «сакларга» тырышалар. Счеттагы акчаның дөреслеген тикшерү кирәклеге турында кисәтәләр. Зыян күрүче акчасын Мәскәүгә «тикшерү»гә җибәрү өчен үз куллары белән курьерга тапшырган. Лениногорскида яшәүче 73 яшьлек хатын шундый ук сумманы үзе биреп җибәргән. Янәсе дәүләт органнары хезмәткәрләре шалтыратып, пенсионер хатынның булган акчасын тиешенчә декларацияләргә кирәк, дип кисәткән.
Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында халыкны кырыгалдарлардан яклауны көчәйтүгә юнәлдерелгән дүрт закон проекты бар, дип хәбәр итте Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин. Бер ел элек кибермошенникларга каршы торуга юнәлдерелгән закон эшли башлауга, узган елда беренче тапкыр киберҗинаятьләр үсеше тукталган, аларның саны 12 процентка кимегән.
– 2026 елда да бу тенденция саклана: зыян күләме 19 процентка кимегән. Мондый күрсәткечләр мошенниклыкка каршы тору механизмнарының нәтиҗәлелеге турында сөйли, – дип яза Вячеслав Володин үзенең МАХ каналында. – Бу юнәлештә эш дәвам итә. Шушы дүрт закон проекты буенча мөмкин кадәр тизрәк кабул итүгә чыгарга планлаштырабыз.
Быелның дүрт аенда мошенниклар Татарстан халкының 1,5 миллиард сум акчасын урлаган. Бу узган ел белән чагыштырганда 227 миллион сумга кимрәк. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов әйтүенчә, республика халкының акчасын дистанцион урлауның 4539 очрагы теркәлгән.
Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы кисәтә: мошенниклар ялган сайтларга хәйләләп кертү өчен кайнар суны бетерү исемлеге урын алган сылтамалар җибәрә. «Мошенниклар сезонга карап активлаша. Мәсәлән, язын алар чәчәкләр китерү ысулын куллана: имештер, курьер шалтырата һәм СМС буенча килгән кодны атауны сорый, ул чынлыкта Дәүләт хезмәтләренең коды булып чыга. Кызганыч, кеше алданганын да сизмичә, сылтамалар буенча күчә. Әйтик, янәсе, идарәче компаниядән кайнар суны бетерү графигына сылтама белән хәбәр килергә мөмкин. Институтка кергәндә һәм башка сезонлы сәбәпләр аркасында да шундый ук хәбәрләр килүе ихтимал. Уяу булыгыз», – ди министр урынбасары Альберт Яковлев.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез