Газетага язылу
  • Фото: Түбән Кама «Нефтехим» матбугат үзәге

Җиңү тәме: «Нефтехим» җитештергән продукт Россиянең «100 иң яхшы товары» лауреаты булды

«Нефтехим»ның БК-1675П маркалы «чәйни торган» бутилкаучугы – Россиянең «100 иң яхшы товары» бөтенроссия конкурсының федераль этабы лауреаты. Элегрәк, июль аенда, продукт республиканың «Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында да бүләк алган иде.

Җиңү тәме: «Нефтехим» җитештергән продукт Россиянең «100 иң яхшы товары» лауреаты булды

Бу – изопрен белән изобутиленның махсуслаштырылган сополимеры. Россиядә СИБУРның Түбән Кама предприятиесе генә җитештерә бу марканы. Каучук азык-төлек сәнәгате өчен эшләнгән һәм сагыз җитештерү өчен нигез булып тора.

Материал ГМО кулланмыйча, шул исәптән әче рецептуралар өчен дә, чәйнәү массасын булдырырга ярдәм итә. Аның үзенчәлекләре ярдәмендә җитештерүчеләр төрле төстәге һәм төрле тәмдәге продукция чыгара алалар. БК-1675П тыгызлыкның һәм үзлелекнең кирәкле ярашуын тәэмин итә, ә кушылмаларның һәм калдык мономерның аз булуы таләп ителгән гигиена һәм органолептик таләпләргә ирешергә ярдәм итә.

Продукциянең сыйфаты халыкара таләпләр һәм сертификатлар белән расланган. Предприятиедә FSSC 22000 азык-төлек куркынычсызлыгын идарә итү системасы эшли. Бутилкаучук шулай ук «Хәләл» сертификациясен узган һәм азык-төлек белән элемтәгә керә торган материаллар өчен RoHS II директивасы һәм АКШның FDA нормативлары таләпләренә туры килә.

Федераль конкурста җиңү «Нефтехим» продукциясенең югары сыйфатын һәм производствода эшли торган контроль системаларының ышанычлылыгын раслады. Кулланучылар өчен бу – тармак таләпләренә туры килгән һәм үз илебездә җитештерелгән сыйфатлы материал белән эш итү мөмкинлеге.

 

 



 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре