Газетага язылу

Боз туктатмаячак: Татарстанда елга навигациясе чорына бәйле яңалыклар бар

Татарстанда елга навигациясе чорын бер айга арттырырга, «Парма 44» амфибия судносы ярдәмендә кышын да пассажирларны су юлы буйлап йөртергә, яңа маршрутлар ачарга, 7 дебаркадерны ремонтларга һәм тагын өстәмә тукталышлар булдырырга, яңа суднолар сатып алырга.

Боз туктатмаячак: Татарстанда елга навигациясе чорына бәйле яңалыклар бар
Фото: Татар-информ

«ТР флоты» үз алдына шундый максатлар куеп, 2026 елның 10 аенда башкарылган эшләргә йомгак ясады.

Елга юлы

Быел Татарстанда су транспорты хезмәтеннән 388 мең кеше файдаланган. Бу  узган елгыдан 8 процентка күбрәк. Моны коммерцияле маршрутлар эшчәнлегеннән күрәләр. Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов шулай дип белдерде.

– Елга транспортында пассажирлар йөртү һәм йөк ташу темасы республикабызда аеруча әһәмияткә ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов якындагы елларда йөк ташу күләмен 50 миллион тоннага җиткерү максатын куйды. Беренче чиратта, йөк пристаньнарын яңартырга кирәк, чөнки алардан башка эшләү мөмкин түгел, – диде Фәрит Хәнифов.

Моннан тыш киләчәктә Транспорт министрлыгы елга транспортын тимер юл маршрутлары һәм бердәм җәмәгать транспорты системасы белән берләштерергә ниятли.

– Моның өчен суднолар һәм автобуслар пристаньга бер үк вакытта килергә, ә елга буена бара торган юллар төзек булырга тиеш, – ди министр.

Аның сүзләренчә, бүген «ТР флоты» инфраструктурасын торгызуга күп көч куела. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сентябрьдә Казан елга порты эшчәнлеге белән танышты. Биредә яңа карарлар кабул ителде. Причал инфраструктурасын тәртипкә китерү эше йөкләнелде.

– Казанда елга портының пассажир причалын йөк порты хисабына озынайтырга, шулай ук билет кассалары һәм «ТР флоты»ның яңа бинасын төзергә дигән карар кабул ителде, – ди Фәрит Хәнифов.

Министр судноларның нинди хәлдә булуын да әйтте. Бездә ел саен 2–3 судно төзекләндерелүе билгеле булды. Яңаларын алырга да мөмкинлекләр бар икән. Флотка бер судно сатып алу 40–50 миллион сумга төшә. Шуңа да алар булганнарын төзекләндереп, саклап файдалану яклы.

Быел Татарстанда дебаркадерларны төзекләндерү эшләренә дә керешкәннәр. Эшне Югары Ослан районы Ташкабак бистәсендәге корылмадан башлаганнар. Киләсе елга шундый 3 һәм 2028 елга 4 дебаркадерны төзекләндерергә җыеналар.

Сорау бар

«ТР флоты» генераль директоры Роман Лизалин, үз чиратында, республиканың күп кенә торак пунктларында яшәүчеләр өчен елга транспорты зур шәһәрләр белән элемтә чарасы булып кала, шуңа күрә социаль маршрутларның тотрыклы эшләве безнең өчен аеруча әһәмиятле, дип белдерде. Быел шәһәр яны маршрутларыннан 176 меңнән артык пассажир файдаланган. Туристик юнәлешләргә килгәндә, иң күп ихтыяҗ һәрвакыттагыча Зөя һәм Болгар тарафына.

– Зөягә бу сезонда 87,2 мең кеше барды. Аларның 52 меңгә якыны тизйөрешле «Метеор»дан файдаланды, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 21 процентка күбрәк. Болгар юнәлеше дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Биредә 61,5 мең кеше булды, шуларның 27 меңнән артыгы су юлын сайлады, – ди Роман Лизалин.

Аның сүзләренчә, елга транспорты башка юнәлешләрдә дә популяр була башлаган. Әйтик, Чистайга баручы пассажирлар саны бер ел эчендә 26 процентка, ә Тәтешкә 29 процентка арткан. Кама юнәлешенә дә ихтыяҗ бар. Казаннан Чаллыга, Чистайга һәм Кама Тамагына маршрутлар буенча «Метеор» 9 меңнән артык пассажирны йөрткән. Шулай ук соңгы 18 елда беренче тапкыр Чаллы һәм Түбән Камадан А 217 «Капитан Гусев» теплоходында рейслар ачылды.

– Мактанырлыгыбыз бар: навигация чорында бу елга юлын 9 мең кеше сайлады, – ди Роман Лизалин.

«ТР флоты» үз алдына коммерцияле рейслар юнәлешләрен арттыру максатын куя. Алар Идел буйлап Казаннан Ульянга һәм Чабаксарга юл алырга ниятлиләр. Кама һәм Кама аръягы юнәлешләрендә Чистайга бер көнлек сәфәрләр булдырырга телиләр. Казаннан пассажирлар иртән тизйөрешле суднода килеп, шәһәр белән танышып, кичен өйләренә кайтып китә торган була. Елгачылар Алабуганы да үз маршрутларына кертергә җыена.

Фәрит Хәнифов «ТР флоты» алдына куйган планнарны тормышка ашыру өчен, туристик агентлыклар белән эшләргә киңәш итте.

– Бүген навигация чорын озайтырга телибез. Быел суднолар апрель ахырыннан октябрьгә кадәр йөрде, әмма бу чорны бер айга арттыру урынлы булыр иде, – ди министр. – Бәлки бу күңел ачу сәфәрләре, корпоратив тәкъдимнәр булыр. Моннан тыш «Парма 44» амфибия судносы ярдәмендә кышын да пассажирларны су юлы буйлап йөртергә планнар бар. Әлегә аларның маршрутлары билгеләнмәде. Монда сүз кушылган өчен генә навигацияне озайту турында бармый. Әлеге карар флотка файда китерә торган булсын.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре