Студентлар ашханәсе аерым бер дөнья кебек. Озын тәнәфес вакытында биредә тормыш кайный: кемдер имтихан алдыннан шпаргалка ясый, кемнәрдер дәрестә сөйлисе теманы өйрәнә, ә икенче берәүләр, чәйләп, дөнья яңалыкларын сөйләшә…
Сайлау киң
Студентның көне минутлап бүленгән. Бу тыгыз графикка туклану мәсьәләсен дә сыйдырырга кирәк бит әле. Өйдән ризык алып килергә һәркемнең дә мөмкинлеге юк, ә көн саен якындагы кафега йөрү студентның кесәсен юкарта. Шуңа күрә югары уку йортлары ашханәсе – күпләр өчен иң уңайлы урын.
КФУда ике пар саен була торган озын тәнәфестә буфетка да, ашханәгә дә студентлар җыела. Чират та булгалый. Меню камыр ризыклары, аш, икенче ризык, салатлар төрлелегеннән гыйбарәт. Буфетта исә икенче ризык күп булмаса да, камыр ризыклары, баллы десертлар шактый сатыла. Студентлар арасында камыр эчендә сосиска, өчпочмак, пицца һәм «Цезарь» салаты популяр. «Тәрәзә» булмаганда институтта ашыйбыз. Ә булган очракта яндагы кибет, ашханә, икмәк пешерү йортларына барабыз, рәхәтләнеп, саф һава сулап, йөреп керергә дә өлгерәбез. Университетыбыз Казан үзәгендә урнашкач, ашар өчен дә, вакыт үткәрергә дә сайлау киң», – диләр студентлар.
Бәясе күпме?
Студент ашханәгә кергәндә иң беренче нәрсәгә игътибар итә? Әлбәттә, менюга һәм бәяләргә: аш тәмле, туклыклы булсын, ә бәясе артык «тешләмәсен». Әйтик, КФУда махсус льготалы категорияләре булганнарга һәм актив студентларга талоннар бирелә. Алар ярдәмендә бушлай тукланырга мөмкин. Ә КНИТУ-КАИ ашханәсендә студентлар өчен 10% ташлама бар.
Туклануның сыйфаты да мөһим: көн буе укыган яшь кешегә энергия кирәк. Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты ашханәсендә сайлау мөмкинлеге дә, бәяләр дә көнләшерлек. Шулай булмый ни: спортчылар өчен рационның сыйфатлы һәм туклыклы булуы аеруча мөһим. Ашханәдә студентлар күп, әмма чират җыелырга өлгерми: пешекче апалар тиз-тиз эшли. Тәнәфес вакыты да чикле бит. Менюда төрле ашлар, яшелчәләр, итле яки балыклы ризыклар, гарнирлар һәм эчемлекләр тәкъдим ителә. Студентлар өчен аерым, уку йорты кунакларына караганда түбәнрәк бәяләр каралган.
КГАСУ студенты Энҗе Латыйпова исә гадәттә өеннән әзер ризык алып килә.
– Дәресләр арасында ашханәдә ашарга өлгермим. Ай буе сатып алып ашасаң, стипендия җитми, әлбәттә. Өйдән алып килгәч, арзанрак та. Университетта җылытыр өчен җиһазлар бар, – ди кыз.
Ашау гына түгел
Ашханәнең уңайлылыгы да зур роль уйный. Урыннар җитәрлек булу, чисталык студентның кәефенә йогынты ясый. Алар өчен ашханә – тамак ялгау гына түгел, дуслар белән аралашу, өлгермәгән өй эшләрен эшләү урыны да. КГЭУда укучыларның барысы да диярлек университет бинасында ашый.
– Стипендия арткач, бәяләр дә бераз күтәрелде, ләкин алар студентлар өчен кулай. Шәһәрдәге башка ашхәнәләрдәге бәяләрдән күпкә түбәнрәк. Ризык һәрвакыт яңа гына пешкән, кайнар була. Бөтенесе дә хәләл, – ди 3 курс студенты Элеонора Рәхмәтуллина. Менюда люля кебаб, купаты, бифштекс, милли ризыклардан өчпочмак, гөбәдия кебек ашамлыклар да бар икән. Иртән куертылган сөт белән эремчекле запеканка ашау КГЭУ студентларының бер традициясенә әверелгән.
Кайбер бәяләр
Төрле вузларда төшке аш (әйтик, аш+карабодай+тавык котлеты+яшелчә салаты (100гр)+ипи+компот) якынча ничә сум тора?
КФУ – 300–320 сум
КГЭУ (КДЭУ) – 235–270 сум
КНИТУ-КАИ – 270–300 сум
КГАСУ (КДАТУ) – 220–250 сум
КГАУ (КДАУ) – 210–230 сум
ПГУФКСИТ – 190–220 сум
Белгеч киңәшләре
Анна Абдуллина, табиб нутрициолог-диетолог, реабилитолог:
– Студентлар өчен белем генә түгел, туклану сыйфаты да мөһим. Бу әле – организмның гормоннар үсү һәм формалашу чоры. Безгә витаминлы, аксымлы, энергия бирә торган углеводлар һәм майлар булган ризык ашарга кирәк. Гел бер үк ризык, фастфуд, коры-сары ашап йөрү энергия булмауга, кайчак симерүгә, төшенкелеккә дә китерергә мөмкин. Студентларга атналык рацион төзергә киңәш итәр идем. Анда үзең яраткан яшелчә, җиләк-җимеш, итле ризыклар кертергә мөмкин. Менюның бер вариантын тәкъдим итәм:
Иртәнге аш (туклыклы, көннең беренче яртысына энергия бирерлек):
- җиләк-җимеш һәм чикләвекләр белән солы боткасы,
- банан һәм бал белән болгаткан эремчек,
- яшелчәле омлет (йомырка тәбәсе),
- гранолалы һәм җиләкле грек йогурты.
Төшке аш (иң күләмлесе):
- аш,
- яшелчәле салат, мәсәлән, кәбестә һәм кишер, кыяр һәм помидор салаты,
- төп ризык: итле, балыклы ризык һәм ярма яки бәрәңге гарниры,
- компот, сок, чәй яки җиләк-җимеш, десерт.
Кичке аш (җиңел дә, шул ук вакытта туклыклы да):
- парда пешкән балык һәм пешкән яшелчәләр,
- эремчек,
- карабодай яки киноа боткасы белән пешкән яшелчәләр.
Моннан тыш, көн саен бер үк вакытта ашарга тырышыгыз. Көн дәвамында организмга җитәрлек күләмдә сыеклык кирәк. Төп аш вакытлары арасында җиләк-җимеш, яшелчәләр, йогырт, чикләвек ашарга мөмкин. Сәламәтлегегезне саклагыз!
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез