Янымда әбием сөйли: «Бу фотосурәтне авылга фотограф килгәч төшерде. Аның киләсе көнен белгәч, нәрсә кияргә икән дип, әзерләнә башлый идек». Бу чорда фотосурәткә төшү үзе бер бәйрәм булган. Фотограф сирәк килгән, ләкин аны һәркем көтеп алган. Аннан соң сурәтләрнең әзер булып, кулга эләгүен көткәннәр. Бәлки сирәк, тансык булганга, кадерледер дә алар? Әлеге аклы-каралы фотоларны караганда үзгә бер җылылык, кәгазь исе бөркелә, һәр сурәт аша чын тормышны тоясың.
Әти-әниләребез дә фотосурәтләрне ясатып, альбомнарга туплап барган. Тик тора-бара алар да цифрлы формага күчте: истәлекләрне флешка, телефон хәтерендә саклый башладык. Бүген без смартфоннарга меңләгән фото ясыйбыз. Нәрсә генә төшермибез: ашаган ризык, шәфәкъ алсуы, урам чаты… Әмма аларны ясатып, кадерләп саклап баручылар сирәк. Исемнәр юк, даталар истә түгел. Ә балаларыбызга нәрсә кала?
Смартфондагы хәтер
Гөлназ Сәлаховага әнисе бөтен гаилә архивын, үзләренең, әби-бабайларының альбомнарын тапшырган.
– Авылга кайткан саен альбомнарны карарга яратабыз. Аларда хәтер саклана: мәҗлесләр, туйлар, юбилейлар, сугыш чоры, гаилә фотолары. Туйда атлар белән төшкән кадрлар гына да үзе ни тора! Ә сугышта катнашкан бабайларыбыз, туганнарыбызның сурәтләре аша балаларга гаилә тарихын өйрәтәбез, – ди Гөлназ Сәлахова. Шулай да алар да хәзер күп фотоларны телефонда саклый.
Бер яктан, фотоларны цифрлы форматта саклау кулай: төшерергә дә, якыннарыңа җибәрергә дә, кирәген эзләп табарга да бер минут вакыт җитә. Тик алар шундый ук тизлек белән юкка да чыгарга мөмкин. Алия Харисова әлеге проблема белән күзгә-күз очрашкан.
– Телефон хәтерендә урын күп, дип, фотоларны шунда гына саклый идем. Беркөн уянуга, смартфон системасы яңарган һәм бөтен мәгълүмат юкка чыккан. 10 меңгә якын фото бар иде: истәлекле вакыйгалар, баланың беренче адымнары, гаилә фотолары… Берсен дә кире кайтарып булмады. Үземә сабак булды инде: хәзер һәр вакыйга, бәйрәм саен төшкән фотоларны флешкага җыям, иң уңышлыларын чыгарып, альбомнарга туплыйм, – ди Алия.
Заманчалык
Шулай да, цифрлы дөньядан туя башладык кебек. Сагыну кайтты. Хәзер кабат фотоларны ясату, аларны заманчалаштырып, альбомнар, китаплар ясау трендка әверелә.
– Фотокитаплар заманча ясалган, якты төсләргә бай. Күбрәк сәяхәт, гаилә альбомнарына заказ бирәләр. Хәзер нинди генә мөмкинлекләр юк: ясалма фәһем ярдәмендә баланың үзе турында әкият язып, фотоларын да өстәп, китаплар ясау популяр. Бу очракта фото да, балачак турында хатирәләр дә саклана, – ди фотокитаплар ясаучы Лилия Садыйкова.
Фотосурәтләр – хәтерне, буыннар бәйләнешен саклау ысулы. Аларның нинди форматта саклануы мөһим түгел, иң мөһиме – буыннан-буынга тапшырырлык истәлекләр калсын.
Фикер
Рамил Гаптерәхимов, гаилә тарихын өйрәнү генеалогик үзәге генераль директоры:
– Фотосурәтләрне ясатып, альбомнарга куеп барырга кирәк. Ә иң мөһиме – артына язулар теркәп кую зарур. Безнең һөнәрдә фотоның үзенә караганда, шул язулар мөһимрәк. Әйе, кешенең нинди булганын аңлау өчен аның тышкы кыяфәтен, киенү рәвешен, йорт-җирләрен күрү кирәк. Ә фото артындагы язулар еш кына нәселне тирәнрәк өйрәнү юлында ярдәмче була ала. Анда беркем белмәгән мәгълүмат сакланырга, мәсәлән, туганыгызның исеме, туган елы язылырга мөмкин. Электрон версияләр дә мөһим, аларны карау җиңелрәк, әмма бу фотоларны саклауның бер ысулы гына булырга тиеш. Мин мәгълүматны дүрт форматта сакларга киңәш итәм: төп нөсхә, күчермә, электрон форматта – флешкада һәм «облако»да.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез