Рихард Зорге урамы 89 нчы йортта урнашкан Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге дүшәмбедән гаризаларны техник тәртиптә кабул итә башлый.
Бүлектә урнашкан тантаналы теркәү залы 50 кешегә исәпләнгән. Шулай ук биредә никахларны теркәү генә түгел, тематик тантаналар үткәрү, гаилә юбилярлары очрашуларын һәм яшьләр өчен чаралар оештыру эшләре дәвам ителәчәк.
Бүлектә шулай ук яңа гына өйләнешкән парлар өчен «Яшь гаилә мәктәбе» эшли, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез