Бәйгедә быелгы урып-җыюда иң күп ашлык суктырган яшь игенчеләр катнашты. Ике көн дәвамында механизаторлар теоретик һәм практик яктан үзләренең белемнәрен, осталыкларын күрсәтте.
– Авыл хуҗалыгында беркайчан да җиңел булмады, биредә физик яктан гына түгел, рух белән дә көчле булырга кирәк. Шуңа күрә без яшьләребезгә зур игътибар бирәбез, – диде чарада катнашкан Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Кәримов.
Бәйгенең төп җиңүчесе булып Арча районыннан Салават Кәбиров танылды. Быел ул 2872 тонна ашлык суктырган һәм сынауларда да үзен яхшы күрсәткән. Салават «Кырлай» агрофирмасында эшли. Укуны тәмамлаганнан соң ук туган авылына кайтып, тормышын авыл хуҗалыгына бәйләгән. Өч ел элек кулына комбайн штурвалын алган, аңа кадәр исә машина йөртүче булып эшләгән.
– Укуны тәмамлап, авылга кайтуыма унике ел. Шушында гаилә корып, хатыным белән ике ул тәрбияләп үстерәбез. Хәзерге вакытта хатыным икенче балабыз белән декрет ялында. Яшь гаилә өчен дә, өлкәннәр өчен дә авылда барыбер рәхәт, чөнки барысы да үзеңнеке. Әти-әниләр белән төп йортта яшибез. Күп итеп мал-туар, кош-корт асрыйбыз. Алты сыер савабыз, бозаулар да бар. Атлар да тотабыз, җирләребез дә бар, – диде ул.
Яшь белгеч әйтүенчә, хәзер авылларда эшләү шартлары да, техника да яңа, заманча. Тик яшьләр төзек, матур авылларга да кайтырга ашкынып тормый.
– Әтием – гомер буе колхозда эшләгән кеше. Мин дә кечкенәдән аңа ияреп йөри торган идем. Авыл хуҗалыгына, техникага тартылуым шуннан киләдер, дип уйлыйм. Дөрес, ул вакытта тракторлар да, комбайннар да бөтенләй башка төрле иде. Хәзер күпкә уңайлырак, яхшырак, чистарак. Авылда калучыларның күпчелеге – минем шикелле техника янында үскән, балачагы болын-кырларда үткән егетләр. Тормыш шартлары яхшы булса да, кызганыч, яшьләр бик кайтмый. Алар безнең оешмада да аз. Бергә-бергә эшләү дә, аралашу да күңеллерәк булыр иде. Безнең авыл нык, төзек. Балалар бакчасы да, унберьеллык мәктәбе дә бар. Хатыным китапханәдә эшли. Авылга кайтып тырышып эшләгән кешегә рәхәтләнеп яшәргә була югыйсә, – дип фикер йөртә Салават.
Аның сүзләренчә, авылга яшьләрне яхшы эш урыннары һәм хезмәт хаклары белән җәлеп итеп булыр иде.
– Җәйге сезонда яхшы акча алабыз. Тырышып эшләгәннәргә премиясе дә эләгә. Кайвакыт миңа: «Шәһәрдә дә кайбер һөнәр ияләре моның кадәр акча алмый әле», – дип әйтеп куялар. Тик кесә тутырып акча алыр өчен язын да, җәен дә иртәдән кичкә кадәр басуда эшләргә кирәк. Ялы да, бәйрәме дә юк. Матур көннәрдә башкалар шашлык кыздырып, ял иткәндә, игенче кырда тир түгә. Һич кенә дә зарланмыйм, шөкер, эшенә күрә ашы да бар. Урып-җыюда сөенә-сөенә эшлибез. Быел уңыш яхшы булды. Башта яңгырлар яуса да, ахырдан кинәнеп эшләргә матур көннәр күп иде. Инде хәзер бераз тын алырга да була, – ди Салават.
Яшь игенченең бәйгедә быел беренче генә тапкыр катнашуы. Җитәкчелек тәкъдим иткән дә, үзен сынап карарга булган.
– Башта сорауларга җавап бирдек, аннан соң техника төзекләндерү буенча биремнәрне башкарып чыгарга кирәк иде. Моннан тыш, быел күпме ашлык суктыруымны да исәпкә алдылар. Дөрес, бәйгедә миннән күбрәк иген җыеп алучы егетләр дә бар иде, – диде ул. – Үзем өчен башка районнардагы эш шартлары, кызыксындыру чаралары турында белү кызыклы да, файдалы булды. Кайдадыр яхшырак, ә кайдадыр бездән кайтышрак икән. Бүләкләре дә ошады. Акчалата премия һәм Казан дәүләт аграр университетында уку өчен сертификат бирделәр. Менә шуннан соң мин дә инженер-механик һөнәрен алу теләге белән янып йөри башладым. Әлегә бөтен нечкәлекләрен белешеп бетермәдем, барысы да уңай туры килсә, югары белемле дә булып куюым бар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез