Газетага язылу

Пенсия китердем!

Безнең авылда Равилә ападан да хөрмәтлерәк кеше юк. Өлкән буын аны аеруча якын итә, килүен зур дулкынлану белән көтеп ала. Равилә апа газета белән журнал гына түгел, айга бер тапкыр пенсия дә тарата.

Пенсия китердем!
Фото: Татар-информ

Пенсия киләсе көн әби-бабайлы йортта бәйрәм диярсең. Әби бабайга чиста күлмәк киертеп куя, көндәлеккә кия торган, төсләре уңып беткән түбәтәен дә яңасына алыштырта. Бабайның пеләшенә шул тузып таушалган түбәтәе ничек кенә якын булса да, пенсия көне хөрмәтенә алыштырырга күнә барыбер. Әби дә, яңа ук булмаса да, чиста күлмәк киеп, яулыгын бәйләп куйган әнә. Киләсе кадерле кунаклары әбәт тирәсендә алар капкасын ачарга тиеш. Авылның уртасында яшәүче әби-бабай йортына Равилә апа нәкъ шул вакытта – унике тулып ун минутта килеп керә. Киләсен тәгаен белсәләр дә, «Ул-бу булмасмы? Вакытында килерме?» – дип, ишекле-түрле йөреп көтәләр почтальонны.

– Исән-сау килеп җиттеңме, җаным? Ичмасам төн буе яңгыр яуды, сине уйлап, иртәдән борчылып торам инде, нихәлләр йөреп бетерерсең? – дип такмаклый-такмаклый әби почтальон апа белән кул биреп үк күрешә.

Эше күп Равилә апаның, һәр кергән йортта озаклап торса, бу авылның һәр тыкрыгын йөреп бетерәм димә. Өстәл янында аңа урын әзерләп куйганнар инде. Таныш урындыгын тартып куя да чәчәкле җәймә япкан өстәлгә якча янчыгын чыгарып сала. Бармак башын теленә тидереп чылатып ала да, кыштыр-кыштыр китереп, кәгазь акчаны санарга тотына. Бармагы бармакка йокмый. Каршысында әби утыра. Бабай белән икесенекен кушкач, төгәл ничә сум буласын белсә дә, һәр хәрәкәтен күзәтеп, Равилә апа белән бергә акчаны саный. Кәгазь акча янына тимер сумнар да салына.

– Менә, Зөбәрҗәт апай, фәлән мең дә төгән сум. Санап ал, – ди пенсия алып килгән кунак.

– Юк-юк, нинди санау, синеке тиененә кадәр инде, Равилә, рәхмәт яусын! Кая төртәсе әле? – дип, әби тиешле урынга кул куя. – Әйдә, бабай, кулыңны куй, – дип, бабайны да шул ук эшләрен башкарттыра. – Һай, рәхмәт төшкере, бу айда артып килгән бит әле. Тилибизырдан сөйләделәр шул аны, арта икән дип.

Ике пенсионерның акчасы әбинең кесәсенә кереп кунаклый. Аннары олы кеше аны без беребез дә белмәгән җиргә яшереп куя. Ул пенсиянең кирәк җире шактый әле... Бәрәкәтле акча ул! «Минем өлеш кайда?» – дип, бабайның бер дә дулап, акча сорап йөргәнен хәтерләмим. Әби – иң яхшы финанс министры! Шул акчадан ашарга да, утка-газга түләргә дә, балаларга бераз ярдәм итәргә, оныкларга тәм-том алырга да өлеш чыга. Инде бер тиен акча калмады, дигәндә дә әбинең кара көнгә дип яулыкка төреп саклаган акчасы булмый калмый барыбер. Иң авыр чорда да акчаны җыя белүче, юкны бар итүче кешеләр...

Үз әбиләремне бүгенге пенсия системасына таманлап карыйм. Вафат булганнарына ун елга якын инде. «Тере» пенсия акчасын картага күчерү заманын күрмәде алар. Һәрвакыт кулында акча булган, тормышның нинди генә зилзиләсенә дә матди яктан әзер әбиләрем ул карталарны, күзгә дә күренмәгән пенсияләрен ничек тотарлар иде дә, ничек җыярлар иде, җаныкайларым. Кулга кермәгәч, акчамыни инде ул?! Әби кулы аша үтмәгән акчаның бәрәкәте дә булмас иде, мөгаен...

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре