Кем ул – Мөдәррис Әгъләм, нинди сүз остасы, ни әйтергә теләгән? Әйдәгез, без дә Әгъләм галәменең бер почмагын булса да ачып карыйк әле.
Фоат Галимуллин, әдәбият галиме:
– Бервакыт шулай Тукай музееннан чыктым да сигезенче санлы трамвайга утырдым. Ленин бакчасына кадәр барам да, шуннан Горький урамына күтәреләм, дип ниятләдем. Радиода эшләрем бар иде. Камал театры тукталышында вагонга Мөдәррис килеп керде. Мине күреп алгач, янымдагы буш урынга килеп утырды. Йөзендә, күзләрендә ниндидер рухлану, хәтта дулкынлану күрдем. «Ярый әле син очрадың. Әле бүген иҗат бәхете хисләрен кичерәм. Сәбәбе дә зур, иртән «Тукайга хатлар» исемле поэмамны язып бетердем. Әле менә трамвайга кергәндә, әдәбиятның кадерен белә торган берәр кеше очрамый калмас, дип уйлаган идем. Дөрес сизенгәнмен. Сиңа укып күрсәтим әле». Һәм ул минем колагыма гына укый башлады. Әмма тора-бара, урыныннан ук торып, кычкырып укуга күчте. Тавышы тавыш кынамы, бөтен вагонга яңгырый. Мин баштарак хәтта уңайсызланган да идем, әмма, пассажирларның да кызыксынып тыңлауларын күреп, тынычлана төштем. «Кольцо»ны үтеп киттек, «Ленин бакчасы»н да... Мөдәрриснең укуын бүлеп, төшеп калсам, бу аңа карата битарафлык булыр иде. Шулай итеп, аның укуын тыңлый-тыңлый, Горький паркына җителгән. Мин генә түгел, кайбер башка кешеләр дә үз тукталышларын узып киткәннәр икән. Укып бетереп, нокта интонациясен куйгач, Мөдәррис тирә-ягына күз салды һәм ...әйтеп куйды: «Кара әле, без кирәкле тукталышны узып киткәнбез икән бит», – дип, минем белән каршы якка бара торган трамвайга күчеп утырды. Радиокомитет бинасына без икәү килеп кердек.
Мөхәммәт Мирза, шагыйрь:
– Мөдәррис Әгъләмов фани дөньяның барлык ваклыкларыннан өстен иде һәм ул алардан азат булды. Ул үзе дә мәңгелек шигырь иде. Ул үзе дә мәңгелек поэма булып калачак.
Газинур Морат, шагыйрь:
– Әдәби даирәдә еш кына безнең дәвернең Тукаена тиңләштереп йөртелгән Мөдәррис Әгъләм дә, мәңгелеккә дәгъва кылып, һич кенә дә ялгышмаган бугай. Юк, шагыйрь бу очракта үз шәхесен, үз иҗатын гына күздә тотмый, ул беренче чиратта туган халкының мәңге яшәячәгенә иман китереп гомер кичә, иҗат итә. Шул очракта гына үз иҗатының да кадерле рухи байлыкка әвереләчәгенә ышана. Ә җаныңда шундый ышаныч йөртер өчен халкың бәгыреннән өзелеп төшәргә кирәктер ул... Шулай туры килде: безнең яшьлек совет хакимияте йогымында гына түгел, Мөдәррис әкә йогынтысында да үтте. Билгеле, ул гел уңай гына да булмагандыр, ләкин әдәбият гыйлеме, шигърият буенча биргән сабак-дәресләре өчен безнең буын егетләре аңа бик тә рәхмәтледер дип беләм. Дөресен генә әйткәндә, без студент чакта, гомумән дә, шагыйрь кеше Мөдәррис Әгъләм шикеллерәк булырга тиештер, дип уйлый идек. Үзе дәрвиш, үзе җитди, үзе мәзәкчән, үзе хәйямләнергә дә, үзе өчен бер файдасызга борчак шыттырып юанырга да маһир, үзе патшалар ятлап алырлык шигырьләр дә яза. Мөдәррис Әгъләм гомере буена җиһанны Тукай бизмәне белән үлчәп яшәде, иҗат итте.
Тәлгат Галиуллин, әдәбият галиме, язучы:
– Мөдәррис Әгъләм тәнкыйтьне, тәнкыйтьчене, хәтта прозаикны да кирәкле, файдалы кешегә санамады. Галим-голәмәнең мичкәсенә дегет тамызырга Ходай биргән мөмкинлекне ычкындырмас иде. Теләсә нинди олы җыелышта да мөнбәр артындагы тәнкыйтьчене кычкырып «төзәтми» калмас. Бу мизгелдә аңарда бөек һуннар ярсуы, Швеция короле Карл XII темпераменты уяна. Кечкенә генә гәүдәдән ничек шундый тавыш чыга дип, гаҗәпкә калып, табигатьнең илаһи көченә сокланып утырасың. Аңа үпкәләп булмый иде, ул – демократия җимеше, табигать баласы, уендагы – телендә…
Рабит Батулла, язучы, драматург:
– Карап торырга мәһабәт буе да юк, җаваплы урыннарда да утырмады, һавага ашкан күктерәр йортлар да төзетмәде, типтәр әйтмешли, ябай гына бер адәм, сөйләшеп торганда тавышы да чыгар-чыкмас кебек иде. Аның каравы шигырендә, китапларында һәм, сәхнәгә менеп, халык алдында шигырьләрен укыганда, Мөдәррисне алыштырып куйган кебек иде! Ул биегәеп китә, мәһабәт каһарман кыяфәтенә керә, тавышы бөереннән чыга башлый, ул гайрәт белән гаделсезлеккә каршы нәгърә ора. Сәхнәдә бер әверелеш башлана. Сәхнәгә ул хуҗа. Ул – анда падишаһ, обкомнарың, райкомнарың бер кырыйда торсын. Шигырь түрендәге алтын тәхеттә Шагыйрь Мөдәррис хакимлек кыла. Менә шундый шәхес иде ул!
Риф Гатауллин, композитор:
– «Серле йөрәк» җыры күпләр өчен яңалык булды. Көтмәгәндә... Мөдәррис Әгъләмов! Юк, ул җыр язучы шагыйрь түгел, ул – фәлсәфи шагыйрь, трибун шагыйрь. Җырны кабул итте, әлбәттә. «Мондый шигырьгә дә җыр язып буламыни соң?!» – дип бик аптырады хәтта. Чөнки ул шагыйрь күңелендә җыр тексты булып түгел, шигырь булып туган. Мин инде куплетларын алып, строфа, кушымталар ясап, көйгә салдым. Мине җыр язарга шигырь этәрә. Бу очракта да шулай булды. Мөдәррис Әгъләмовның шигырь китабыннан эзләп таптым мин аны. Шигырьдә мәхәббәтнең башка тойгыларын сиздем. Һәм шул мизгелдә башымда көе дә яңгырап үтте.
Ләбиб Лерон, язучы, шагыйрь, журналист:
– Үз китапларына әтрафлы вә затлы кереш сүз язган ике могтәбәр шагыйрь бар бездә: берсе – Зөлфәт, икенчесе – Мөдәррис Әгъләм. Зөлфәтнең язмасы «Чытырманда былбыл сайрый» дип атала, Әгъләмнеке – «Дөньяныкы – дөньялыкта». Мөдәррис әкәнең әлеге кереш сүзе – бер үк вакытта моңсу балачак хатирәсе дә, шигырь язарга керешкәннәр өчен кечкенә кулланма да. Чын таланттан бары тик талантлы язмалар гына туа алуына бер дәлил инде бу. Татар Лермонтовы. Мөдәррис әкәне яшь чагында Лермонтовка охшатканнар. Бу хакта Сибгат Хәким дә шагыйрьгә нисбәтле язмасында әйтеп үтә. Хәер, татар шагыйре Мөдәррис Әгъләмнең татар канлы Михаил Лермонтовка охшавына гаҗәпләнергә кирәкмидер. Мөдәррис Әгъләм, шигырь язудан тыш, вакыт-вакыт тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнде. «Яшь ленинчы» газетасында бергә әвәрә килгән чакта (1983–1984 еллар), Мөдәррис әкәнең Рөстәм Кутуй язган бер озын шигырьне тиз арада рус теленнән татарчага тәрҗемә иткәненә үзем шаһит булганым бар. Шигырьне ул тулаем бер укып чыга иде дә, аны читкә куеп, өр-яңа шигырь яза иде. Ни хикмәт, тәрҗемә шигырь төп нөсхәсенә эчтәлеге ягыннан да, үлчәм-күләме белән дә тач туры килгән булыр иде. Бу да – Мөдәррис Әгъләмнең үтә талантлы булуына бер дәлил.
...Бәхәстә дә ул – бердәнбер. Бәхәсләшергә яраткан кеше өчен иң яхшысы аның белән бәхәскә кермәү иде. Барыбер җиңәчәк. Хәтта син мең тапкыр хаклы булсаң да...
Белешмә
Мөдәррис Әгъләмов – Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
Ул 1946 елның 13 октябрендә Татарстанның Зәй районы Биш Субашы авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1965 елда Түбән Биш авылының урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ике ел Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1968–1973 елларда Тукай районының Яңа Гәрдәле урта мәктәбендә тарих укытучысы, аннары Чаллы шәһәрендәге Халык театрында режиссер ярдәмчесе булып эшли. 1974 елдан Казанда яши һәм язучы-профессионал сыйфатында әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.
Мөдәррис Әгъләмовның беренче шигырьләре 1959 елда Татарстан һәм Башкортстан пионер газеталарында һәм журналларында басылып чыга. Ә 1968 елда «Казан утлары»нда басылган «Еракка китеп кара» исемле шигырьләр циклы, әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уятып, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким кебек олы әдипләрнең мактавына лаек була. 1970 елда «Кыңгырау» исемле мөстәкыйль китабы дөнья күрә. 1973 елдан – СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Ул шактый вакытлар татар балалар газетасы «Сабантуй» һәм «Ялкын» журналы редакцияләрендә эшли. Кече яшьтәге балаларга атап язган шигырь җыентыклары өчен Башкортстанның Фатих Кәрим һәм Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләре белән бүләкләнә.
«Кыңгырау» (1970), «Учак урыннары» (1973), «Исәнме, йөрәк!» (1978), «Киләчәккә кайту» (1987), «Мин әйттем...» (1991), «Иман тәрәз шакый» (1996), балалар өчен язылган «Без, без, без идек» (1980) исемле шигырь җыентыклары авторы.
Зәй шәһәренең бер урамы Мөдәррис Әгъләмов исемен йөртә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез