Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Герой юлы буйлап» проектының киләчәге зур»

СВО ветераннары экскурсоводка әйләнергә мөмкин. Казанда «Герой юлы буйлап» бөтенроссия проектына старт бирелде. Ул махсус хәрби операция ветераннары, геройларның гаиләләрен, укучыларны, студентларны берләштерәчәк. Махсус хәрби операциядә катнашучылар башкаланың тарихи урыннарында чыгыш ясаячак, тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Акциягә илнең башка төбәкләре дә кушылыр дип көтелә.

–  Проектның нәкъ менә безнең республикада башлануы сөенечле. Махсус хәрби операция барышында меңләгән татарстанлы илебезнең азатлыгын, бәйсезлеген яклый. Алар көн саен батырлык, кыюлык үрнәге күрсәтә. СВОда катнашучылар – чын геройлар,  – дип белдерде Рәис проектны ачу тантанасында.  – Бу акциянең төп кыйммәте – буыннар арасындагы тере бәйләнеш. Проектның киләчәге зур булуына ышанам. Аны илнең барлык төбәкләре дә хуплаячак. Яшьләр махсус операция ветераннары белән бергә төрле туристик маршрутлар аша уза алачак. Каһарман булып тумыйлар, каһарманга әйләнәләр.

Россия оборона министры урынбасары Анна Цивилева билгеләп үткәнчә,  төп бурычларның берсе – ветераннарга эшкә кайтырга ярдәм итү. Аның әйтүенчә, яңа белгечлекләр алу, кабаттан укыту, квалификация күтәрү өчен барлыгы – 16 мең, ә эшкә урнашу буенча 24 мең мөрәҗәгать килгән. Ветераннар үзләрен экскурсовод ролендә дә сынап карый ала. Экскурсияләр шәһәр буйлап кына түгел, төрле музейларда да үтәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре