Газетага язылу

Менделеевск шәһәрендә Шүрәле турында күргәзмә ачыла

Менделеевскида бер ай дәвамында – 16 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр «Кытыклы-мытыклы, яки Шүрәлене иллюстрацияләүнең кыскача тарихы» дигән күргәзмә-инсталляция тәкъдим ителәчәк. ХХ гасыр сәнгате тарихында Габдулла Тукай поэмасы буенча эшләнгән иң кызыклы 12 иллюстрация турында сөйләячәк ул.

«Кытыклы-мытыклы»–  ел дәвамында Татарстан буенча “сәяхәт итүче” проект. Күргәзмә тәүге тапкыр Милли китапханә холлында оештырылган. Шулай ук Габдулла Тукай исемендәге Казан аэропортында, Камал театры,  Чаллының «КамАЗ» Мәдәният сарае, «Әлмәт» Иҗтимагый үзәге һәм Түбән Каманың Яшь тамашачы театрында «кунакта» булган. Менә хәзер аны Менделеевск шәһәренең төп мәдәни һәм концертлар үзәге – Сергей Гассар исемендәге Мәдәният йорты каршылый.

Күргәзмә 12 төрле Шүрәле һәм 12 рәссам турында сөйли. Рәссамнар –Казаннан  авангард стилендә иҗат иткән Илларион Плещинский, советлар чорында китапларны иллюстрацияләү остасы Валерий Конашевич, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклеләре Бакый Урманче, Фәйзрахман Әминов һәм башкалар, шулай ук Шүрәленең иллюстрациясен тәүге тапкыр ясап, авторын «Б.Э» дип кенә күрсәткән шәхес турында күпне белергә мөмкин булачак. Кыскасы, күргәзмәгә килүчеләр “Шүрәле”не иллюстрацияләү тарихы аша илебезнең китап графикасы үсеше белән таныша алачак.

Күргәзмә Габдулла Тукайның Әдәби музее, Лобачевский исемендәге фәнни китапханә, Татарстан Милли, Дәүләт сынлы сәнгать музейлары, Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә оештырылган.
Оештыручысы – Татарстан Рәисе каршындагы Телләр буенча комиссия, Татарстан Милли китапханәсе һәм «Смена» Заманча мәдәният үзәге ярдәмендә, Алдынгылар хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре