Белгеч сүзләренчә, двигательнең ресурсын маркасы яки җитештерүче ил буенча гына берьяклы бәяләү мөмкин түгел.
«Двигатель ресурсына бик күп факторлар йогынты ясый. Бер мотор – 200 мең, ә икенчесе ярты миллион чакрым узачак дип кистереп әйтеп булмый. Бу машинаның кайда һәм ничек хәрәкәт итүенә: трассада, шәһәрдә яки юлсыз урыннарда йөрүенә, шулай ук йөртү стиленә (агрессив яки тыныч) бәйле», – дип искәртте Константин Лигачев.
Автоэксперт майларны даими алыштыруны һәм оригиналь запчастьләрдән файдалануны теләсә кайсы моторның озак хезмәт итүендә төп шартлар дип атады.
«Иң мөһиме – майларны һәм фильтрларны вакытында алыштыру, шул ук вакытта, фильтрлар нәкъ менә оригиналь булырга тиеш. Акчаны янга калдыру һәм запчастьнең арзанлы тиңдәшләрен сатып алу еш кына сертификацияләнмәгән детальнең турыдан-туры система эчендә таркалуына китерә, шуның аркасында кисәкчекләр майга эләгә һәм двигатель эштән чыга», – дип кисәтте Лигачев.
Моннан тыш, ул кышкы чорда моторны җылытуның һәм җитештерүченең техник сыеклыкларга бәйле киңәшләрен үтәүнең мөһимлеген искәртте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез