Гаилә белән булдырылган парк
Шимбә көнне «Нефтехим»ның 40 тан артык волонтеры, «База» креатив индустрияләр үзәгендә эшләүчеләр һәм җирле халык агач-куак үсентеләре утырту өчен җыелды. Яңа яшеллек шәһәр халкын язын чәчәк ата торган спиреялар, чуклы гортензияләр, пузыреплодник, барбарислар, «Роялти» сортлы алмагачлар һәм бизәкле яфраклы дерен куаклары белән сөендерәчәк.
Яңа ял итү урыны
Экологик акция СИБУР ярдәме белән узды. Үсентеләр, аларны утырту өчен кирәкле җиһазлар белән компания тәэмин итте. Чара монда алып барылган төзекләндерү эшләренең дәвамы булды.
Үзәк директоры Айрат Хәбиров сөйләгәнчә, быел «База» территориясендә 6500 квадрат метр мәйданда брусчатка җәелгән, 6 мең квадрат метр газон тәртипкә китерелгән. Яктырткычлар һәм урам видеокамералары урнаштырылган. Тиздән чүп савытлары һәм эскәмияләр дә барлыкка киләчәк.
– Рәис ярдәме белән безгә 63 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Ә безнең ышанычлы дустыбыз һәм стратегик партнерыбыз СИБУР спорт мәйданчыгы бүләк итте, шулай ук әлеге матур яшелләндерү акциясен оештырды. Без бу территорияне гаилә белән ял итү урынына әйләндерәбез, – диде Айрат Хәбиров.
Агач-куаклар утыртыр алдыннан Балалар экология-биология үзәге методисты Ольга Баширова катнашучылар өчен осталык дәресе үткәрде. Ул көзге утыртуның өч мөһим кагыйдәсен искәртте. Беренчедән, эшне тотрыклы салкыннар башланганчы тәмамларга кирәк. Икенчедән, үсентенең тамыр муентыгын туфрак белән күмәргә ярамый, югыйсә ул черергә мөмкин. Өченчедән, көз көне азотлы ашламалар куллану киңәш ителми: алар тамырлар үсешенә түгел, ә яфраклар барлыкка килүгә ярдәм итә.

Территориядәге туфрак йомшак булганлыктан, утырту эшләре тиз һәм җиңел барды. Катнашучыларга акция символикасы төшерелгән кепкалар һәм бил сумкалары таратылды. Ә эш арасында аларны кайнар кофе һәм камыр ризыклары белән сыйладылар.
– Без барлыгы 187 үсенте утырттык. Бу – сан гына түгел, ә ял көннәрендә бирегә килеп, уртак эшкә өлеш керткән кешеләрнең хезмәте. Компания мондый башлангычларга ярдәм иткәндә, экология турында кайгырту формаль чара гына булудан туктый, ул һәркемнең уртак эшенә әйләнә, – дип билгеләп үтте НКНХның дәүләт органнары белән эшләү хезмәте менеджеры Анастасия Смирнова.
Һәр үсентедә – уртак хезмәт өлеше
Якындагы йортта яшәүче Ольга Курлыгина яшелләндерү акциясенә өч кызы – Мәликә, Мәдинә һәм Дарья белән килгән. Кызлар су ташыганнар, әниләренә үсентеләр утыртылган чокырларны туфрак белән күмәргә ярдәм иткәннәр.
– Без бу урында еш йөрибез, шуңа күрә аның яшел һәм матур булуы безнең өчен мөһим. Балаларның үз куллары белән тирә-юньне матурлауларын телим. Бала үзе агач утыртса, ул инде аңа зыян китермәячәк, – дип саный Ольга.
«Матрешка» гаилә үзәге җитәкчесе Марина Ерычева да үзәктә тәрбияләнүчеләр – Маша, Ян, Арыслан, Тами һәм Фидель белән бергә «Роялти» сортлы алмагач утырталар.
– Безгә гаилә символы булган алмагач туры килде. Үзәгебез «База»да ел ярым эшли, биредә безгә бик ошый. Хәзер бу урынга безнең дә хезмәт өлеше керде. Алмагачыбыз балалар белән бергә үсеп, ныгып китәр, ә без аны карап торырбыз, – дип сөйләде Марина Ерычева.
НКНХ профсоюз оешмасы рәисе урынбасары Владислав Спиридонов акциягә 11 яшьлек улы Родион белән килгән. Алар инде яңартылган территориядә бергә ял итү планнарын да коралар.
– Үзәк территориясенең көннән-көн үзгәрүен сөенеп күзәтәбез. Тиздән эскәмияләр, өстәмә яктырткычлар урнаштырачаклар. Кичләрен дә рәхәтләнеп йөрергә мөмкин булачак. Биредә баскетбол мәйданчыгы да бар. Узган ел Яңа елга СИБУР безгә туп бүләк иткән иде. Улыбыз белән стритбол уйнарга да килербез әле. Әлбәттә, экологик акциядән читтә кала алмадык, – диде Владислав Спиридонов.
Яшелләндерү эшләре моның белән генә тәмамланмый. СИБУР һәм «База» киләсе язда агач-куаклар утыртуның икенче этабын үткәрергә ниятлиләр. Нәтиҗәдә, әлеге территория тагын да яшелрәк һәм уңайлырак ял урынына әверелергә тиеш.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез