Газетага язылу

«Ел татары – 2026» бәйгесендә җиңүчеләр билгеле

«Ел татары – 2026. Татары года – 2026» халыкара рейтингының тавыш бирү этабы җиңүчеләре билгеле.

– Әлеге проект 4 нче тапкыр үтә. Ул укучыларда зур кызыксыну уята. Ел саен катнашучылар саны арта, география киңәя. Социаль челтәрләрдә татар мәдәнияте белән кызыксынучылар күп булуы куандыра. «Миллиард.Татар» – бүген гади бер сайт кына түгел, ә үзенчәлекле, уңышлы проектлары булган интернет-басма, – диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билалов.

Рейтингта барлыгы 25 номинация тәкъдим ителгән. Тавыш бирү өч мәйданчыкта: Вконтакте, Телеграм-канал һәм басманың рәсми сайтында барды. Барлыгы 120 меңгә якын кеше тавыш биргән. Иң күп тавыш Вконтакте социаль челтәрендә бирелгән.

– Иң күп тавыш «Иң яхшы татар мәктәбе» (23 135), «Иң яхшы татар укытучысы» (16 257), «Елның иң перспектив яшь татары» (16 210) номинацияләренә килде. «Иң яхшы татар маркетингы, реклама һәм PR үрнәге» номинациясенә катнашучылар табу авыррак булды, – «Миллиард.Татар» интернет-басмасының баш мөхәррире Арслан Минвәлиев. Җиңүчеләр исемлеге белән https://milliard.tatar/ сайтында танышырга мөмкин.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, 10 катншучы финалга чыга һәм «Ел татары. Халык сайлавы» исеме өчен көрәшә. Оештыручылар әйтүенчә, әлеге исемлеккә проектлар, коллективлар түгел, ә конкрет кешеләр генә кертелгән. Финалистлар исемлеген тәкъдим итәбез:

1. Ралинә Гыйләҗева – спортчы, йөзүче;

2. Гөлсирин Абейдуллова – укытучы;

3. Дилүс Хуҗәхмәтов – актёр, «Әкият» курчак театры;

4. ИЛҮЗӘ ЛалеАй – дизайнер;

5. Илдар Шәгалиев – блогер;

6. Ихтыяр Кыямов – журналист, блогер;

7. Фәрид Хәйретдинов – эшмәкәр, СХПК «Кәүсәр» рәисе;

8. Булат хәзрәт Сәфәров – «Рәҗәб» мәчете имамы;

9. Хәнисә Алишина – галим, Төмән дәүләт университеты профессоры;

10. Аглая Липина – нәфис чигү остасы һәм реставратор.

«Ел татары. Халык сайлавы» шулай ук тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. Тавыш бирү бүгеннән башлана. Узган ел әлеге исемгә  Чиләбе татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Виталий Бәдретдинов лаек булган. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2 декабрьдә булыр дип көтелә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре