Газетага язылу

Психолог Чулпан Нигъмәтҗанова: «Бер «Рәхмәт!» сүзе кеше күңеленә җылылык өсти ала»

Бер җылы сүз кешене канатландырырга, ышаныч өстәргә мөмкин. Ә уйламыйча әйтелгән сүзләр күңелдә еллар буе төзәлмәгән яра булып саклана ала. Ни өчен сүзләр безгә төрлечә тәэсир итә? Үзеңә дөрес сүзләр әйтергә ничек өйрәнергә? Бу хакта психология фәннәре магистры, психолог Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева белән сөйләштек.

Психолог Чулпан Нигъмәтҗанова: «Бер «Рәхмәт!» сүзе кеше күңеленә җылылык өсти ала»

Сүзнең кеше психологиясенә тәэсире зурмы?

Сүз – кеше психологиясенә берничә дәрәҗәдә тәэсир итә торган көчле корал. Ул безнең эмоциональ халәтебезгә, фикерләвебезгә, үзебезне тотышыбызга, хәтта физиологик процессларга да йогынты ясый. Сүзләр безне рухландыра, дәртләндерә, күңелне күтәрә ала. Шул ук вакытта алар яраларга, өметне сүндерергә, кешенең үзенә ышанычын какшатырга да мөмкин.

Моның берничә психологик сәбәбе бар.

Беренчесе – шәхси тәҗрибә. Әйтик, кайчандыр шатлык, ярдәм, уңышка бәйле  сүзне ишетү кешедә кабат уңай хисләр уята. Әгәр дә шул ук сүз үткәндә тәнкыйть, авырту яки уңышсызлыкка бәйле булса, ул күңелдә тискәре кичерешләрне яңартырга мөмкин. Кимсетү, кире кагу, хурлауга кагылышлы тискәре сүзләр кайчак уңай сүзләргә караганда көчлерәк тәэсир итә. Психологиядә бу күренешне «тискәрелек эффекты» дип атыйлар.

Икенчесе – сүзләрнең баш миенә һәм организмга тәэсире. Без нинди дә булса сүзне ишеткәндә яки әйткәндә, баш миендә төрле нейрон челтәрләре активлаша. Сүзләрне без күңел белән генә кабул итмибез, алар организмда да физиологик җавап тудыра: йөрәк тибеше үзгәрергә, стресс гормоннары дәрәҗәсе артырга мөмкин.

Өченчесе – сүзнең нинди шартларда һәм кем тарафыннан әйтелүе. Безнең өчен кадерле, ышанычлы кеше әйткән сүзнең тәэсире аеруча көчле була. Без курыккан яки элек күңелебезне рәнҗеткән кешенең авызыннан чыга икән, аны бөтенләй башкача кабул итәргә мөмкинбез.

Дүртенчесе – эчке ышануларның формалашуы. Кеше үз-үзенә гел бер үк сүзләрне кабатлый икән, вакыт узу белән алар аның фикерләү рәвешенә әйләнә. Мәсәлән, «Мин булдыра алмыйм», «Миннән берни чыкмый», – дип еш кабатлау үз көчеңә ышанычны киметә. Киресенчә, «Мин тырышачакмын», «Минем кулымнан килә», «Мин үземә ышанам» кебек сүзләрне даими куллану уңай эчке ышанулар формалаштырырга ярдәм итә. Шуңа күрә үзебезгә һәм башкаларга нинди сүзләр әйтүебезгә игътибарлы булырга кирәк.

Балачакта ишеткән сүзләр кешенең киләчәк тормышына ничек тәэсир итә?

Әти-әнинең бала белән мөнәсәбәте, аңа әйткән сүзләре, күрсәткән мөнәсәбәте шәхес формалашуда гаять зур роль уйный. Чынлыкта бу – баланың киләчәк тормышы корылачак нигез. Әти-әни баласын ярату, кайгырту, хөрмәт итү шартларында үстерә, аның тырышлыгын күрә, уңышларын билгеләп үтә, авыр вакытта ярдәм итә икән, балада ныклы эчке таяныч һәм сәламәт үзбәя формалаша. Ул үзен кирәкле, кадерле итеп тоя, хаталанудан курыкмый, яңа мөмкинлекләрне сынап карарга омтыла.

Киресенчә, аны гел тәнкыйтьләсәләр, башка балалар белән чагыштырсалар, аның уңышларын күрмәсәләр, хисләрен санга сукмасалар, бу аның үз бәясенә тискәре йогынты ясый. «Синнән берни чыкмый», «Кара әле, башкалар ничек булдыра» кебек сүзләр бала күңелендә тирән эз калдырырга мөмкин. Нәтиҗәдә үз-үзенә ышанмау, үзен башкалардан ким санау, уңышсызлыктан курку кебек сыйфатлар барлыкка килә.

Мондый балачак кичерешләре үсмерлек чорында да, өлкән яшьтә дә кешенең шәхесенә тәэсир итәргә мөмкин.

Көндәлек тормышта нинди сүзләрне һәм гыйбарәләрне кулланудан сакланырга кирәк?

Бүгенге тормышта без бик зур мәгълүмат агымында яшибез. Дөньяда, җәмгыятьтә, тирә-юнебездә булган вакыйгалар кайчак борчылу, курку, хәтта паника тудырырга мөмкин. Шуңа күрә мәгълүматны сайлап кабул итү, үзебезне кирәкмәгән тискәре яңалыклардан саклау аеруча мөһим.

Мәсәлән, иртән йокыдан уянуга ук телефонга үрелү, яңалыклар уку яки телевизор кабызу урынына, көнне тыныч музыка тыңлаудан, күңелгә рәхәтлек бирә торган эштән башларга киңәш итәр идем. Бу көн дәвамында эмоциональ халәтне уңай көйләргә ярдәм итә.

Күзләрне ачуга, гаиләңнең исән-сау булуына, балаларның сәламәтлегенә, табынга ризык куя алуыңа сөенү дә зур әһәмияткә ия. Без еш кына тормыштагы зур вакыйгаларны көтеп яшибез, ә көндәлек кечкенә шатлыкларны күрмибез. Күңелгә нык урнашкан тискәре уйларны үзгәртү өчен вакыт һәм аңлы тырышлык кирәк.

Үзебезгә карата әйтелгән авыр, кимсетә торган сүзләрне ничек йөрәккә якын алмаска?

Башкаларның фикере һәрвакыт булган, бар һәм булачак. Бу – табигый күренеш. Кемнеңдер тәнкыйте, мактавы яки бәяләмәсе безнең үзебезне ничек кабул итүебезгә турыдан-туры тәэсир итә икән, димәк, бу мәсьәләгә игътибар итәргә кирәк. Моның сәбәбе тирәндәрәк булырга мөмкин. Бәлки ул элекке психологик җәрәхәтне яңартадыр. Нәкъ менә шушы ноктада үз өстеңдә эшләргә, кичерешләреңнең сәбәбен аңларга кирәк.

Иң мөһиме – эчке таяныч булдыру. Кеше үзенең кыйммәтен башкаларның фикеренә бәйләмәскә өйрәнергә тиеш. Моның өчен үз фикереңне яклый белү, кирәк вакытта «юк» дип әйтү, шәхси чикләреңне саклау мөһим.

Сүзләрне дәвалау коралына әйләндерү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Сүз үзе үк дәвалау коралы булып тора. Психологлар психотерапия барышында нәкъ менә сүз ярдәмендә кешенең күңел яраларын аңларга, кичерешләрен кабул итәргә һәм эчке халәтен үзгәртергә ярдәм итә.

Әмма сүзнең шифалы көче башкаларга әйтелгән җылы сүзләрдә генә түгел, үзебез белән ничек сөйләшүебездә дә чагыла. Психологиядә аффирмацияләр – уңай ышанулар бар. Аларны даими кабатлау кешенең үзенә һәм тормышка карата мөнәсәбәтен үзгәртүгә ярдәм итә.

Уңай эмоциональ халәтне саклау, борчылуны киметү һәм стрессны көйләү өчен көндәлек гадәтләрнең әһәмияте зур. Мин аеруча рәхмәтле булу, шөкер итү гадәтенә игътибар итәр идем. Көн саен тормыштагы кечкенә генә сөенечләр өчен дә рәхмәт әйтү кешенең фикерләү рәвешен үзгәртә. Рәхмәтле кешеләр тормыш авырлыкларына каршы тору сәләтен ныгыта.

Бу мәсьәләне дин белән дә бәйләп карарга мөмкин. Психологиядә аффирмацияләр булса, ислам динендә зекерләр бар. Зекерләрне кабатлау, Аллаһы Тәгаләне искә алу, Аңа шөкер итү кешенең рухи халәтенә уңай йогынты ясый ала. Мин бу бәйләнешне фәнни яктан да өйрәндем: иман, рухи кыйммәтләр һәм шөкер итүнең кешенең эчке халәтен ныгытуда әһәмиятле урын тотуын билгеләп үтәсем килә.

Кеше бүгеннән башлап үзенә бер генә яхшы сүз әйтергә тиеш булса, ул нинди сүз булыр иде?

Әлбәттә, һәр кешенең үзенә якын, күңеленә хуш килгән сүзе бар. Әмма психолог буларак, мин «Рәхмәт!» сүзен сайлар идем. Чөнки рәхмәтле булу – зур рухи байлык. Кеше үзенә, якыннарына, тормыш биргән мөмкинлекләргә, ә иң мөһиме, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтә белергә тиеш. Рәхмәт әйткән саен, без булганның кадерен белергә, тормышыбыздагы яхшы якларны күрергә өйрәнәбез. Кайчак бер генә «Рәхмәт!» сүзе дә кешенең көнен үзгәртә, күңеленә җылылык өсти ала.

Динара Әхмәт

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре