– Алмаз хәзрәт, динебездә тәсбих тарту – фарыз гамәлме?
– Коръәннең 17 нче сүрәсендә: «Аны җиде кат күк вә җир һәм аларда булган бар нәрсә тәсбих әйтеп мактый. Һәм аны мактап тәсбих әйтмәгән бернәрсә дә юк, ләкин әлегә сез аларның тәсбихләрен аңламыйсыз. Әлбәттә, Аллаһ миһербанлы һәм ярлыкаучы булды», – диелгән. Аңлашылганча, тәсбих ул гади дисбе генә түгел, ул – зекер, ягъни «искә төшерү» дигән сүз. Шулай итеп, без Аллаһны искә алабыз. Шуңа күрә кәефе булмаган, төшенкелеккә бирелгән кешеләргә дә тәсбих тартырга киңәш итәләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Минем колым Мине искә алганда, иреннәре Минем исемемне әйтеп хәрәкәткә килгәндә, Мин колым белән бергә», – дигән.
Кешеләр генә түгел, җир йөзендәге барча тереклек тә Аллаһка тәсбих әйтә. Тәсбих шулай ук – Аллаһны олылау, аны мактау да әле. Аны әйтү – пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәте.
– Тәсбихне кайчан тарту хәерле?
– Билгеле булганча, пәйгамбәребез (с.г.в.) намаздан соң тәсбих кылган. Без исә аның әлеге гамәлен үрнәк итеп күрергә тиеш. Әмма тәсбихне искә төшкән саен, теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кайсы урында башкарырга мөмкин. Коръәндә исә Раббыбыз таң атканда, кояш чыкканчы һәм кояш баеганчы зекер-тәсбих әйтергә боерган. «Телең Аллаһны зекер итүдән һәрвакыт юеш булсын. Аллаһны зекер итүчеләр бөтен изге гамәлдә алга чыга. Зекер-тәсбих әйтү алтын-көмеш белән сәдака бирүдән дә өстенрәк», – диелгән бер хәдистә. Һәр кеше үзенең изге гамәлләре белән җәннәттә инде бүген үк үзенә урын әзерли ала. Моның өчен бары тик тәсбих әйтергә, намаз укырга, ураза тотарга, Аллаһ кушканча яшәргә генә кирәк.
– Тәсбих дигәч, «Ләә иләәһә илләллааһ» сүзе килә күңелгә...
– Әйе, бу зекерне әйтеп йөрү кешенең иманын арттыра, ныклык бирә. Кайберәүләр дисбе тартканда, 99 тапкыр «ләә илләһә»не кабатлап, тәһлил әйтә, монда да хата юк. Дисбе 99 төймәдән тора. Бу сан Аллаһның күркәм 99 исеменә бәйле. Һәр 33 төймәдән соң бер зур төймә килә. Анысын «тәсбих анасы» дип йөртәләр. Тәсбих тартуны «бисмилләһ»тән башлыйбыз һәм 33 мәртәбә «сөбханаллаһ», тәсбих анасын тотып, «бисмилләһир-рахмәнир-рахим», 33 мәртәбә «әлхәмдүлилләһ», тәсбих анасын тотып, «бисмилләһир-рахмәнир-рахим», 33 мәртәбә «Аллаһу әкбәр» дип әйтәбез.
– Дисбене бүләк итеп бирергә ярыймы?
– Әлбәттә. Хәзер аш, Коръән мәҗлесләрендә дә сәдака итеп дисбе өләшү күренеше популяр. Хаҗ сәфәреннән дә бүләккә дип тәсбих алып кайталар. Әгәр кеше бүләк ителгән дисбене тиешенчә кулланып, зекер кыла икән, бүләк итүчегә кулланган саен әҗер-савап барыр. Әмма дисбене алтынга тиңләргә кирәкми, аның төп роле – саннарда буталмауда булышлык күрсәтү. Элек түгәрәк, таш дисбеләр булмаган, хөрмә төшеннән кешеләр үзләре ясап кулланганнар. Ә бүген без таш, төсле дисбеләрне машинага элеп йөрибез. Имеш, ул безне бәла-казадан саклый. Шуны онытмыйк: ул – гади төймә генә. Әгәр син аны кулланып, Аллаһны искә төшерәсең һәм Аллаһка рәхмәт әйтеп, аның ярдәмен сорыйсың, догалар укыйсың икән, Аллаһы Тәгалә сиңа болай да ярдәм итәчәк. Яныңда дисбе булмаган очракта да.
– Дисбе өзелсә, аны үзең кабат тезеп кулланырга мөмкинме?
– Әлбәттә. 33 төймәне һәм бер зуррагын икенче җепкә тезеп куясың да кулланасың. Монда бернинди зыян юк.
– Тәсбихне тәһарәтле килеш әйтү мөһимме?
– Катгый кагыйдә юк, әмма Аллаһны искә төшергәндә, тәнебез чиста һәм пакь булса, күңелебез дә шундый ук булыр. Шуңа күрә күп кенә мөселманнар тәсбихне намаздан соң әйтүне хуп күрә.
– Дисбене чүпкә ташларга рөхсәт ителәме?
– Аллаһы Тәгалә яки пәйгамбәребез (с.г.в.) исеме язылган тәсбихне чүпкә атарга ярамый, аны яндырырга мөмкин. Ә гади тәсбихне ташларга була.
– Зекер әйтүнең төп шарты нинди?
– Ихласлык. Тел белән генә түгел, күңелең, калебең белән аңлап, мәгънәсенә төшенеп әйтү. Болар тәсбих тарта дип, син дә сан өчен тәсбих тартасың икән, синең төймә санавыңнан ни файда?
Бу кызык!
Элегрәк дисбене хөрмә төшеннән генә түгел, балык сөягеннән, кабырчыклардан, агач ботакларыннан да кисеп ясаганнар. Шулай ук Мәрьям Ана гөленең (рус. «Коикс», «Бусенник») орлыгыннан ясалган дисбеләр дә очраган. Күп кенә татар әбиләренең тәрәзә төбен бизәгән әлеге гөл. Аны шулай ук бакчага күпьеллык үсемлек итеп тә утыртканнар. Бу орлыкның, җепкә тезәр өчен җайланган кебек, бер ягында тишеге дә бар. Иң кызыгы – аларны лак, буяу яисә башка саклык чарасы белән капларга кирәкми. Бераз кулланганнан соң, орлыклар үзләре шомара һәм ялтырый башлый.
Белеп тор!
Тәсбих ислам динендә генә, диючеләр ялгыша. Ул дөньяда киң таралган барлык диннәрдә дә очрый. Тәсбих тарту сәламәт булырга да ярдәм итә. Ул хәтерне ныгыта, кәефсезлектән һәм эч пошудан коткара. Нервларны тәртипкә китерергә, стресстан котылырга ярдәм итә. Тәсбих тарту бармаклар өчен дә файдалы. Тәсбих тартканда, бармак очларында урнашкан биологик актив нокталарга массаж ясала. Аның кан басымын көйләве дә билгеле.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез