Газетага язылу

Ләбиб Лерон: «Тормыш матур барса, кызык булмас иде»

Гаҗәеп кызыклы әңгәмәдәш, хатирәләргә бай, һәр мәсьәләгә үз фикере, үз фәлсәфәсе бар аның. Сүзем – язучы, шагыйрь, журналист, Тукай премиясе лауреаты Ләбиб Лерон турында. Вакыты булса, аның белән бик озак сөйләшеп утырырга, татар әдәбиятының асыл затлары хакында шактый мәгълүмат тупларга, журналистикага бәйле киңәшләрен дә тыңларга мөмкин булыр иде. Ләкин Ләбиб Лерон һәрвакыт каядыр ашыга: я кайсыдыр шәхескә китап чыгарасы, я үзе җитәкләгән «Безнең мирас» журналын, «Мәдәни җомга» газетасын басмага әзерлисе бар. Бу көннәрдә каләм иясенең эше аеруча тыгыз. Ләбиб Лерон үзенең 65 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Юбиляр белән иҗат, гомер мизгелләре хакында сөйләшеп алдык.

– Ләбиб абый, бу яшькә җиткән ир-егет нинди уйлар белән яши башлый ул?

– Безнең бер халык шагыйребез болай ди: «65 яшьтә нинди мәхәббәт булсын инде ул?» Күп шагыйрьләр белән аралашкан, күбесенең язмышларын яхшы белгән кеше буларак та, шагыйрь буларак та шуны әйтәм: кеше мәхәббәтсез яши алмый. Адәм баласы дөньяга, кемгә дә булса гашыйк булып яши. Шагыйрь кешегә иҗат иткәндә мондый хис бигрәк тә кирәк. Яратмыйсың икән, ул язганда да сизелә. Ләкин 65 яшькә җиткәч ярату икенче бер төсмер ала. Бу – халкың турында уйлану. Әлбәттә, гаиләңә, балаларыңа булган ярату ул – һәрвакыт беренче урында. Ә инде 65 яшькә җиткәнсең, ниндидер эш-гамәлләр кылгансың икән, бу хезмәтләреңдә синең халкыңны яратуың, кайгыртуың да чагылырга тиеш. Кайчагында миңа да: «Нәрсә булды, йөзең агарган?» – диләр. Эш күп, һәммәсен эшлисе килә, ләкин кайвакыт барысы бергә килеп тыгыла. Аллага шөкер, алар барыбер әкренләп чишеләләр. Вакытында чишелеп барсалар, тагын да рәхәтрәк булыр, тагын да күбрәк эшләнер иде. Драматург Әмир Камалиев әйткән иде бит: «Мин, бер пьесам сәхнәгә менмичә, икенчесенә тотынмыйм». Сүзләрендә хаклык бар. Бер эшеңнең нәтиҗәсен күрмичә, икенчесенә тотыну җиңел түгел. Ләкин мин үзем чәчелеп язам. Иҗатым башланганда ук балаларга – әкиятләр, шаян һәм җитди шигырьләр, өлкәннәр өчен пародияләр, шаян хикәяләр, җитди проза әсәрләре язарга үземә максат куйган идем. Менә инде җитди проза язар вакытыма килеп җиттем. 65 яшьлек юбилеема Татарстан китап нәшрияты «Ир хакы» дигән китабымны бастырып чыгарды. Анда шулай ук ярату темасы, өлкән кешеләр мәхәббәте турында да, аның тәмле генә хис түгеллеге хакында да язылды.

– Иҗат итү белән бергә, ике зур басманы үз җилкәгездә алып барасыз. «Мәдәни җомга» газетасына да баш мөхәррир итеп билгеләнгәч, басмага бәйле ниндидер хыялларыгызны тормышка ашырырга теләгән идегез. «Мәдәни җомга» бүген үз укучыларына нинди мәгълүмат җиткерә?

– Беркайчан да 100 процент дип әйтергә яратмыйм. Ул 50 гә 50, яисә 70, 80 процент булырга мөмкин. Иҗатта да, газета мәсьәләсендә дә шулай. Йөз процент булса, гел әйбәт әсәрләр генә туар, кеше дә әүлиягә әйләнер иде. Ләкин алай булмый. Бөтен кешегә ярап та бетә алмыйсың. «Безнең мирас» журналын да, «Мәдәни җомга» газетасын да электән үк яхшыртасы килү теләгем бар иде. Бу басмаларда мин үзем нәрсә күрергә телим? Миңа ошаса, димәк, башкаларга да ошый. Үземә ошап бетми икән, димәк, иң беренче чиратта бу – минем гаеп. Яхшыртам дип, кире якка да китәргә мөмкин бит. «Безнең мирас» журналын алсак, анда бар нәрсә дә сыя: хатын-кыз язмышы да, шаян мирасыбыз да, балалар мирасы да, бүгенгесе дә. Барлык басмаларда да алай түгел бит, һәркайсының үз концепциясе бар. Сүз дә юк, һәр мөхәррир үзенчә күрә. «Мәдәни җомга»га килгәндә, аның исеме үк әйтеп тора: ул – татар дөньясындагы әдәби-сәнгати, мәдәни, дини темаларны, яңалыкларны яктырта торган атналык газета. Көндәшлек зур. Безнең укучыларыбыз – совет чорында белем алган зыялы шәхесләр, кемнәр генә юк. Әйткәнемчә, кайберәүләргә ярап та бетмәскә мөмкин. Ләкин кая гына барсак та: «Рәхмәт, Ләбиб, газетаны әйбәт чыгарасыз», – диләр. Коллективыбыз зур түгел. Ике редакциягә 14 хезмәткәр. Шулай да без укучыларыбыз күңеле таләп иткән язмаларны бирергә тырышабыз. Бер үкенеч бар. Килгәч үк, яшьләрне тартырга теләгән идем. Алар арасында бик акыллылары, фикерлеләре бар. Ләкин тел мәсьәләсе борчу тудыра. Элек-электән газетага күбрәк язылган төбәкләрдән шагыйрьләр, әдәбиятка якын кешеләр, җырчылар да күп чыга иде. Танылган артистларның язмышы да еш кына әнә шундый газетада күргән белдерүдән башланган очраклар шактый. Сыйныфтагы ун баланың икесе генә булса да газета, журналны яратып, укып үсә икән, киләчәктә ул аңа шагыйрь, артист, журналист булып китәргә ярдәм итәргә мөмкин. Мин үзем дә очучы булам дип хыялланып үстем. «Ватаным Татарстан» газетасының (ул чорда «Социалистик Татарстан») дүртенче битендә журналистика бүлегенә чакырган белдерү күреп алдым һәм шул юнәлешкә тартылдым. Шуңа күрә газета-журналлар мәктәптә һәр сыйныфта булырга тиеш.

– Очучы булырга хыялланып, язучылыкка кереп киткән Ләбибнең бала чагы тагын нинди хатирәләрдә саклана? Кемдер аны сагынып, ә кемдер үкенечле уйлар белән искә ала. Сезнең очракта ничек?

– Бик күп иҗат кешеләренең язмышы турында радиодан да тыңлыйбыз, укыйбыз да. Төрле язмышлар бар. Бәхетле дип әйтер өчен дә, бәхетсез дияр өчен дә сүзне үлчәп сөйләргә кирәк. Язмыш гел матур гына булмады. Балачактан ук әти – бер районда, әни икенче районда аерым яшәделәр. Зарланып әйтүем түгел, шулкадәр кызыккан әйберләр булды. Биисем дә килде, баянда уйнарга да теләдем. Җырларга да тырышып карадым. Ләкин тормышта бездән генә тормый торган нәрсәләр бар. Атка атланып йөрергә теләгән чакларым да бар иде. Күрәсең, Аллаһы Тәгалә, моны атка атландырсаң, мәңге төшмәс, дигәндер. Бер генә атландырды. Аның каравы мотоциклда күп йөрдем. Ләкин аны да вакытында тыйды. Чөнки тәртипле йөри белмәдем. Курыкмый торган, бәхәсләшә торган бер гадәтем бар иде. Мәктәптә укыганда малайлар белән бәхәсләшеп, апрель аенда агып торган салкын суда да коенганым булды. Аякларым салкын карда туңып катып калды, бәхеткә икенче ярга чыгып өлгерә алдым. Бу минем дуамаллыктан килә.

– Сезнең фотоларга күз салсаң, яшь-җилкенчәк вакытларыгызда бик кәттә егет булганлыгыгыз күзгә ташлана...

– Студент чакта кушаматым «Киребеткән» иде. Дөресен әйткәндә, үзсүзле идем. Ләкин минем рухи остазларым бик әйбәт кешеләр булды. Роберт Батулла, күрше авылдан шагыйрь Зөлфәт абый, Мөдәррис Әгъләмов. Мөдәррис абый кайчан ялганларга, кайчан ялганламаска кирәклеген дә өйрәтте. Мин күбрәк кешеләрне тыңлап, үземә тәҗрибә тупладым. Девизларымның берсе: «Үзеңә ышанмыйсың икән, калкып чыкма». Үз-үземә ышаныч сизмәсәм, конкурсларда да катнашмый идем. Күп кенә әдәби бәйгеләрдә Туфан абый Миңнуллин, Марсель Галиев кебек юмор осталары белән катнаштым. «Ватаным Татарстан» газетасы оештырган бер бәйгедә беренче урынны алдым. Ләкин сөенмәдем. Чөнки беренче урынга тәкә бүләк иттеләр. Аны кая куярга белмичә, Зиннур Хөсниярларның фатирына алып кайтып йөрергә туры килде. Ә икенче, өченче урын алган Туфан Миңнуллин белән Марсель Галиевка сервиз бүләк иттеләр. Алар сумкаларына салдылар да куйдылар, проблемасы булмады. Монысы – бер күңелле хатирә инде.

– Сез каләмдәшләрегез турында төртмәле пародияләр дә иҗат иткән шагыйрь бит. Үпкәләп сөйләшми йөрүчеләр булдымы?

– Андый хәлләр дә булды. Бервакыт университетка «Кызыл почмак»ка бардык. Безне Мөхәммәт абый Мәһдиев куратор буларак алып килде. Зөлфәт абый, яшьләрдән Ркаил Зәйдулла бар иде. Рәдиф абый Гаташ та безнең белән. Кайбер кеше юморны күтәреп бетерми бит. Рәдиф абыйның да мондый мәсьәләләрдә күңеле нечкә булды. Хәзер алай түгел инде. Шунда мин, Рәдиф абыйның үпкәләгәнен белгәнлектән, аңа багышланган пародияне укымадым. Зөлфәт абыйга, Гомәр Саттарга багышланганын укыгач, Рәдиф абый әйтә: «Ә миңа?» «Син бит үпкәлисең», – дим. Сорагач, аңа атап язылганын да укыдым инде. Кайвакыт, чыннан да, кешене үпкәләтергә дә мөмкин бит. Ләкин мин усал итеп язмаска тырыштым. Укып бетергәч, көлеп тә куялар. Пародия ул –  тәнкыйтьнең бер төре, мин аны кирәк дип саныйм. Бездә аның матур үрнәкләрен Фаил абый Шәфигуллин, аннары Камил Мостафин, Гәрәй Рәхим бирде. Шулай ук Зөлфәт абыйның, Гамил Афзалның эпиграммалары бар иде. Яшьләрдән Фәнил Гыйләҗев кызыклы яза. Үзем хәзер пародияләр, эпиграммаларны сирәк иҗат итәм. Миңа робагыйлар язу күбрәк ошый.

– Тагын бер үзенчәлегегезгә тукталыйк әле. Галстукны сезнең кебек шулкадәр яратып тагып йөрүче кешеләр бик сирәк. Хәзерге заманда бигрәк тә. Моның сере нидә?

– Үзем дә төгәл генә әйтә алмыйм. Балачакта шаян, шук булсам да, барыбер кайчагында тәртипле идем. Мәктәптә укыганда шуграк малайлар, үз ишләрен җыеп, укырга бармый кала иде. Икенче көнне без шуны эшләдек, моны эшләдек, дип мактанышалар. Миндә андый нәрсә булмады. Мәктәпкә барырга тиеш икән, димәк барырга кирәк. Шулай да бервакыт боларга бирештем бит. Умарталык дип аталган әрәмәлеккә кереп урнаштык. Тегеләр кәрт сугып та карыйлар, эшсезлектән агач ботакларын да сындыралар. Ә мин вакыт уздыра алмыйча интектем. «Ник иярдем мин боларга?» – дим. Пионер галстугын беренче көннән бирле салмыйча тагып йөргән кеше буларак, миңа оят булды һәм әнә шул әрәмәлектә утырганда беренче тапкыр пионер галстугын салдым. Бик үкендем. Галстук тагу, беренчедән, менә шул пионер галстугына тугрылыктан калгандыр. Аннары ул миңа шарфны алмаштыра, күкрәгемне җылытып тора. Салсам, нәрсәдер җитми. Ә шарфны югалта торган гадәтем бар. Тагын бер сәер сәбәп – минем электән үк башкалардан аерылып торасым килү. Бу гадәт белән авызым да пеште. Университетта безнең белән Әмир исемле егет укыды. Ул яшел күзлек кия иде. Мин аның сәламәтлеккә бәйле булуын белмәдем. Тоттым да кара күзлек киеп куйдым. Кыш көне бит әле бу. Очраган бер кеше: «Күзеңә нәрсә булды?» – дип сорый. «Булмады», – дим, күзлекне салып күрсәтәм. Бер көнне көтмәгәндә Айрат исемле дустым тулай торакта ишекне ачып та җибәрде, ишек маңгайга килеп тә бәрелде. Күз төбе кап-кара булып янып чыкты. Бу миңа акылсызлыгым өчен сабак булды. Башкалардан күзлек белән генә түгел, кием белән дә аерылып торып була бит. Галстук тагып йөрүнең тагын бер сәбәбе менә шул. Кайбер шундый язучылар бар: алар ялтырап торган сары галстугымны тотып карыйлар да: «Каян алдың моны?» – дип сорыйлар. Арткы ягындагы 7 сумлык бәясен күргәч, йөзләре үзгәрә иде. Мин ачык төсләрне яратам. Карадан киенгәнне ошатмыйм. Кешедән яктылык бөркелеп торырга тиеш. Фотога төшкәндә дә аерылып торасың. Безнең яшь чагында казакларның кепкасы бар иде. Шуны киеп, ясалма чәчәкнең башын кисеп алып кыстырып куябыз. Аякта кирза итекләр, 27 сантиметрлы киң балаклы чалбар, киң якалы чәчәкле күлмәк, чәч тә җилкәгә кадәр озын итеп үстерелгән. Класс җитәкчем Галимә апа: «Үзең – комсомол секретаре, нишләп син җилкәңә төшкән озын чәч белән йөрисең?» – дип әйтә иде. Хәзер дә озын чәч модада икән. Оныгым да үстергән. «Улым, кешеләрдән аерылып торырга кирәк, чәчеңне кыскарт», – дим. Сүземне тыңлаган, ахры, чәчен бераз кыскарткан.

–  Кызларыгыз Айсылу белән Ләйлә дә үзегезгә охшаган икән. Алар да эш-гамәлләре белән аерылып торалар. Сез аларга нинди тәрбия бирдегез?

– Без хатыным Фидания белән аларны мөстәкыйль итеп үстердек. Кая барасылары килсә, шунда бардылар. Ләйлә – берүзе Һиндстанга, Айсылу Төркиягә чыгып китә ала. Ә без Аллаһы Тәгаләгә ышанабыз, изге теләктә торабыз. Бәлки шул мөстәкыйльлек бирүебез аларга дөрес юл сайларга ярдәм иткәндер дә. Хәзер оныклар да шундый, безгә үзләре йөгереп килеп җитә. Сөенәбез. Аларга исемнәрен дә чын татарча куштылар. «Нишләп Нурихан?» – дип сорый кайберәүләр. «Нурихан Фәттах хөрмәтенә», – дибез. Олы оныгыбыз Фәридә исемле. «Фәридә Кудашева хөрмәтенә», – дибез, төрек сериалындагы героиняның да йогынтысы булды. Сәйдә кызыбызга исемне  Сәйдә Аппакованы истә тотып куштылар. Оныклар тәрбиясендә Җәлил хәзрәт киңәшләрен дә кулланам. Дингә артык кереп киткән кешеләр арасында да: «Яңа елны, 8 мартны бәйрәм итәргә ярамый», – дип әйтергә яратучылар бар. Ярамый дигән нәрсәләр кешегә физик яктан зыян салмый, гөнаһлы гамәлләр кылмыйлар икән, хәләл әйберләр белән генә эш итәләр икән, мин моңа уңай карыйм. Яшьтәшләре Кыш бабайдан бүләкләр алып сөенгәндә, теге бала: «Миңа ярамый», – дип елап утырырга тиешме?

– Улыгыз Бәхтияр бүген ни хәлдә?

– Без Бәхтиярсез, ул безсез тора алмый. Физик мөмкинлеге чикле булса да, ул беркайчан да транспортта барганда да еламады, көйсезләнмәде. Укырга да йөртеп карадык. Аңламый дип тә әйтеп булмый. Кызык хәлләр дә булды. Укытучысы бервакыт Бәхтиярдән зарлана. «Бәхтияр дәрестә тыныч кына утырсын иде. Ләкин ул гел йөри, башкаларга комачаулый», – ди. Бәхтияр тыныч кына тыңлап утырды. Үзе турында сүз барганны аңлый бит. Укытучы саубуллашып китә башлагач, аңа йодрык селки. Янында без барын, яклаучысы булуын белә. Рәхәтләнеп көлдек инде. Бу – безгә Аллаһ биргән бер сынау.

– Юбиляр буларак, күңелегездә йөрткән нинди теләкләрегез бар?

– Алга таба бар өмет – оныкларыбызда. Без булдыра алмаганнарны алар булдырсын иде. Шуны да өстәп әйтәсем килә: тормыш һәрвакыт матур гына бармый. Алай гына барса, бәлки кызык та булмас иде. Сине гел нәрсәдер сискәндереп торырга тиеш. Татар дөньясында да шулай. Татар язмышы һәрвакыт ал да гөл була алмый. Шулай булса, татар бер-берсен чукый, кыерсыта башлый. Берләштерер өчен вакыт-вакыт безнең халыкны сискәндереп тору да кирәк. Татарның иммунитеты да көчле түгел. Кайбер районнарда бу бигрәк тә сизелә. Башка халык йогынтысына бирелү, алар артыннан кабатлау да бар. Татар үзен, мин-минлеген, менталитетын югалтмаска тиеш. Үзем дә хезмәтем белән шуның өчен тырышам. Кайбер атаклы шәхесләребезнең шәҗәрәләрен өйрәнәм. Кайвакыт агачның очындагы дәвамчыларын күреп елыйсылар килә... Нәселләребезне үзебезнең кандашларыбыз, татарлар дәвам иттерсен иде.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре