Газетага язылу

Меңнәргә берәү

Хәзер без гадәти генә хастаханәләргә мөрәҗәгать итәбез, табибларга күренеп йөрибез, әйтерсең, һәрвакыт шулай булган. Ләкин бу системаны булдырган буынга иске карашлар, буыннан буынга күчеп килгән гадәтләр белән көрәшергә туры килгәнен күз алдына китерү кыен.

Газифә Хәсәншина 1915 елда Татарстанның Чистай районы Нарат-Елга авылында гади крестьян гаиләсендә туа. 1931 елда Казан медицина институтының педиатрия бүлегенә укырга керә. Диплом алуга, Азнакай районы Сәпәй авылына эшкә җибәрелә. Бу вакытта аңа нибары 21 яшь була. 

Яшь белгечне хатын-кызлар һәм балалар дәвалау бүлегенә билгелиләр. Газифә бу вакытта Азнакай районының диплом алган белемле өченче табибы була. Аның җилкәсенә районның бар хатын-кызын һәм балаларын дәвалау салына. Район зур, дарулар җитми, юллар начар, урыны белән бөтенләй юк, ләкин аның ярдәмен районның иң ерак почмакларында да көтәләр. Бу чор бик авыр булса да, Газифә тормышында һәм башка бик күпләрнең гомер юлында иң куркынычы булмый әле. Сугыш башлана.

1941 елда Газифә Хәсәншина Кызыл Армия сафларына мобилизацияләнә. Ул 1469 нчы эвакогоспитальдә медицина хезмәткәре капитаны буларак хезмәт итә. Үлем бу кадәр еш һәм бу кадәр якын булган вакытлар булмагандыр, бу чор аның рухын ныгыта, авырлыкларга бирешмәскә, тиз карар кылырга һәм югалып калмаска өйрәтә.

Сугыштан соң Газифә Хәсәншина Көньяк Сахалинда, медицина оешмалары бөтенләй булмаган җирдә эшли башлый. Ләкин аны Азнакайда көтәләр, ул үзе дә кире үз өлкәсенә – хатын-кызларны һәм балаларны дәвалауга кайтырга тели.

1954 елдан Газифә Хәсән кызы Азнакай районы хастаханәсенең балалар табу һәм акушерлык бүлеген җитәкли. Озак еллар дәвамында районның бердәнбер хатын-кызлар табибы булып эшли. Меңләгән хатын-кызга – бер табиб. Бала тудырудан башлап иң авыр операцияләргә кадәр. Бу вакытка Газифә инде зур тәҗрибә туплаган, шактый белем җыйган табиб була, ләкин бу гына аз. Бала тапкан вакытта үлүче хатын-кызлар саны шактый күп, яңа туган балалар үлеме аннан да күбрәк. Күп очракта авыл җирендә әле дә кендек әбиләренә мөрәҗәгать итү, авырлы вакытта бер тапкыр да табибка күренмәү хатын- кызның сәламәтлеген һәм күп очракта гомерен куркыныч астына куя. Газифә гасырлар буе халык канына сеңеп, эшләп килә торган системага каршы төшә.

Газифә Хәсәншина яңа белгечләрне өйрәтергә керешә, авылларда медицина һәм акушерлык пунктлары булдыра. Кыска вакыт эчендә ул 50 акушер әзерли. 50 кеше белемен арттырып, аның эшен дәвам итәргә керешә. Бу зур эшләрнең нәтиҗәсе озак көттерми, 1959 елда хатын-кызларның 35 проценты бала табу өчен табибларга мөрәҗәгать итә башлый, 1968 елга бу сан 77 процентка җитә. Яңа туган балалар үлү саны ике тапкыр кими. Газифә Хәсәншина эшләгән соңгы ун елда бала тапкан вакытта бер хатын-кыз да үлми. Бу – тулы гаиләләр, сәламәт буын булдыру дигән сүз.

1969 елда Газифә Хәсән кызы Ленин ордены белән бүләкләнә һәм Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Мондый югары дәрәҗәле исемнәргә ирешү – озак һәм бик авыр үтелгән юл, гаилә томышына тәэсир иткән бөек хезмәт.

Газифә Хәсән кызы Хәсәншина 1986 елда Азнакай шәһәренең татар зиратында җирләнгән. Азнакай шәһәрендә аның исеме белән урам аталган, Азнакай шәһәре бала табу йортында мемориаль такта эленеп тора.

Айгөл Газизова-Жданова, Азнакай

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре