Районда балалар һәм яшьләр белән эшләүгә аерым басым ясыйлар. 2026 ел районда Балалар һәм яшьләр үсеше елы дип игълан ителде. Район башлыгы Егор Тарнавский әйтүенчә, төп бурыч – балаларга белем бирү һәм шәхси үсеш өчен яңа мөмкинлекләр тудыру. Яңа Чишмә районында актив рәвештә мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясала. Узган ел биредә Яңа Чишмә гимназиясе бинасын һәм Акъяр башлангыч мәктәп – балалар бакчасының азык-төлек блогын яңартканнар.
Әмма районның башка гомуми белем бирү учреждениеләренә дә капиталь ремонт таләп ителә. Аерым алганда, сүз 1974 елда ук төзелгән Яңа Чишмә башлангыч мәктәп – балалар бакчасы бинасы турында бара. Планлаштырылган эшләр белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев та танышты.
Башта бу бинада мәктәпкәчә яшьтәге балалар гына шөгыльләнгән, ә 1996 елда аларга башлангыч сыйныф укучылары да кушылган. Бүген 1,2 мең кв.м мәйданлы ике катлы кирпеч бинаның сул ягы 117 укучы белем ала торган мәктәпкә, уң ягы 22 сабый йөри торган балалар бакчасына бүлеп бирелгән.
«Мәктәптә 30 хезмәткәр эшли, шуларның 16сы – педагоглар, – дип белдерде учреждение директоры Ирина Лихачева. – Укытучыларыбыз бик әйбәт, югары категорияле. Әмма безгә дәресләр үткәрү өчен заманча техника һәм интерактив җиһазлар җитми. Бина үзе дә капиталь ремонтка мохтаҗ. Быел республика программасы буенча азык-төлек блогын ремонтлау планлаштырылган. Хәзер бинаның үзен ремонтлауны көтәбез».
Бинада соңгы ремонт 2010 елда булган. Ул вакытта тәрәзәләрне алыштырганнар, керү урыннарын һәм түбәсен тәртипкә китергәннәр. Хәзер, 15 елдан соң, яңадан тәрәзә һәм ишекләрне, шулай ук җылыту, электр, канализация һәм су системаларын алыштыру таләп ителә. Урамдагы уен мәйданчыкларын да яңарту зарур.
«Мәктәптә тагын да уңайлырак булсын өчен, безгә яңа парталар һәм ремонт бик кирәк», – диде 3Б сыйныфы укучысы Варвара Попова.
Бу мәктәптә тәрбияләнүчеләрнең уңышлары һәм казанышлары шактый. Фәрид Абдулганиев бер сыйныфта: «Отличниклар бармы?» – дип сорады. «Әйе, безнең класста өчәү», – дип җавап бирделәр. «Яхшы билгеләр – сезнең генә түгел, педагогларның да зур хезмәте, – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе. – Укытучы хәзер сезнең өчен – иң мөһим кеше. Уңышлар сезгә, балалар».
Яңа Чишмә районына эш сәфәре кысаларында Фәрид Абдулганиев район хастаханәсендә дә булды. Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсе 30 торак пунктына хезмәт күрсәтә. Моңа поликлиника, стационар, Зирекле участок хастаханәсе, 23 ФАП керә. Үзәк район хастаханәсендә 229 хезмәткәр эшли.
Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсе администрациясе һәм медицина хезмәткәрләре белән очрашуда да сүз капиталь ремонт турында барды. 1991 елда төзелгән хастаханәсе бинасында 2012 елда косметик ремонт үткәрелгән. Шуннан соң 2018 елда «Беренчел звеноны модернизацияләү» программасы буенча үзәк район хастаханәсе каршындагы поликлиникага капиталь ремонт ясалган. Стационар ремонтсыз калган.
Яңа Чишмә районы башлыгы Егор Тарнавский билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта ике социаль объектны капиталь ремонтлау мәсьәләсе инде эшкә алынган. «Бу планлаштырылган эшне без икенче ел алып барабыз, – диде ул, журналистлар белән аралашканда. – Тармак министрлыклары белән бергә эшлибез. Күзаллау бар, проект-смета документлары тулысынча әзерләнгән. Нигезләмә дә бар. Минем уйлавымча, якын арада бу объектларны республика җитәкчелеге ярдәме белән республика программаларына кертәчәкбез».
Бүген Фәрид Абдулганиев Яңа Чишмә авылының «Патриот» хәрби-патриотик паркында һәлак булган сугышчылар мемориалына чәчәкләр салды.
«Муниципалитетларда мондый мемориаль тарихи хәтерне саклау һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү өчен зур әһәмияткә ия, – дип басым ясады Фәрид Абдулганиев журналистлар белән әңгәмә барышында. – Бу паркка теләгән һәркем килә ала. Балалар үз авылларында яки районнарында яшәүче кешеләрнең геройлар була алуын күрәләр. Алар – махсус хәрби операциядә катнашучылар, Әфганстанда һәм Кавказда батырлык күрсәтүчеләр.... Моннан тыш, яшьләрдә архивлар, туганнары сөйләве, җирле музейлар аша тикшеренү эшенә кызыксыну туа. Кемнедер бу үз тарихын өйрәнергә, әтисе, бабасы, күршесе турында белергә этәрәчәк».
Гомумән алганда, Фәрид Абдулганиев Яңа Чишмә районына эш сәфәренә йомгак ясап, районның республика программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә актив үсүен билгеләп үтте.
«Яңа Чишмә районы республика һәм федераль программаларда актив катнаша, – дип басым ясады парламент җитәкчесе. – Әлбәттә, проблемалы характердагы мәсьәләләр бар, аларны республика җитәкчелеге һәм монда яшәүче халык белән бергәләп күтәрәчәкбез һәм хәл итәчәкбез».
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез