Газетага язылу

Чиләбе өлкәсендәге авылда Габдулла Тукай бюсты урнаштырылды

Чиләбе өлкәсенең Кунашак районындагы Бәгәрәк Тамак авылында кичә онытылмаслык вакыйга булды: авыл түренә бөек шагыйребез Габдулла Тукай бюсты урнаштырылды.

Чиләбе өлкәсендәге авылда Габдулла Тукай бюсты урнаштырылды
Фото: Альберт Борһанов

Бәгәрәк Тамак телне, гореф-гадәтләрне саклау буенча башкаларга үрнәк булып тора. Анда татар телен саклау һәм үстерү буенча җирле иҗтимагый оешма эшләп килә. Ул Урал тауларындагы татар авылларында яшәүче күп кенә милләттәшләребезне берләштерә.

Сәнәр белән Бәгәрәк елгалары кушылган урында җәелеп утырган Бәгәрәк Тамагының 315 еллык тарихы бар. Елга  буйлап урнашкан урамны үлчи китсәң, озынлыгы 8 чакрымга җитә. Ул хәзер Муса Җәлил исемен йөртә. Җирле үзидарәгә тагын 13 авыл керә. Алар арасында Күмкүл, Сәнәр, Усман, Ихсан дигән күңелгә ятышлы бик матур исемнәр бар.

Бәгәрәк Тамакның халкы бик тырыш. Авылда Сәнәр елгасы аша ике күпер салынган, мәчет эшли. Тагын икесе төзелеп ята. Авылның үз китабы да бар. Аны Бөтендөнья татар конгрессының Төбәкчеләр оешмасы җитәкчесе Альберт Борһанов язган. Ул үзе дә шушы җирдә туып-үскән. Туган якның тарихын өйрәнү өчен вакытын да, көчен дә жәлләми. Тарихи булгач, авылда юбилейлар да булып  тора. Моннан өч ел элек мәктәпнең 100 еллыгы уңаеннан Бөтенроссия фәнни-төбәк конференциясе үткәрелде. Авылны мәктәпле итүче беренче директор Җамалетдин Камаловка истәлек тактасы да куелды. Остаз педагогның үзенең дә 140 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Авыл халкы кылган гамәлләренә рухланып яши. Түр башында Тукай булган җирдә  тел бетә, гореф-гадәтләрне югалтабыз дип зарланырга да урын юк.

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре