Агроном Хәким Моратовның «патшабикә»гә бәйле киңәшләрен тәкъдим итәбез.
Ашлау
Көзен чәчәкне фосфорлы-калийлы ашлама белән тукландыралар. Ул киләсе елда чәчәкнең бөреләнүенә бик шәп җирлек әзерли. Табигый ашламадан агач көле әйбәт «сый» булып тора. Минераль ашламадан суперфосфат һәм калий сульфатына (10 л суга 1 әр аш кашыгы) яки калимагнезия белән суперфосфат һәм калий тозына (10 л суга 20, 40, 15 г) өстенлек бирү әйбәт булыр. Ашлама дымлы туфракка кертелә.
Кисү
Гадәттә ноябрь башларында, һава температурасы +5 градустан артмый башлагач, гөлчәчәкнең сабакларын кисеп, кышкы «йокы»га әзерлиләр. Сынган, зыян килгән, өлгереп җитмәгән нәзек сабакларын кисеп ташлыйлар. Шулай ук, өстен каплау җайлырак булсын өчен, сабакларын кыскартырга мөмкин.
Үсемлекне каплаганчы, төбенә коры туфрак яки ком өеп калдыралар. Һава температурасы –3...–6 градуска төшкәч, өстен каплыйлар. Моның өчен үсемлекнең ботакларын бөгеп, башта өстенә коры яфрак, чыршы ботаклары яки башка төрле ботаклар ябалар, шуннан соң пленка яки сбанбонд белән каплыйлар.
Ботактан үстерү
Кискән ботакларны эшкә җигәргә мөмкин. Быел чәчәк аткан, өлгергәннәре турында сүз. Аларны үрчетү өчен кулланырга була. Ботакларны кышка чүлмәкләргә утыртып, язын туфракка күчерәләр. Ләкин дөрес әзерләргә һәм кышлау өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк.
Иң элек карандаш калынлыгы чамасындагы ботакларны 20–25 см озынлыкта кисәләр. Аскы өлешен түбәнге бөресе астыннан ук – кыеклап, өстән – югары бөресеннән 1 см чамасы өстәнрәк туры итеп кисәләр. Ботакның түбәнге өлешен тамырландыра торган препарат белән эшкәртәләр (эремәсендә 6–12 сәгать тоталар яки, порошок хәлендә булса, башта суга чылатып, аннан порошокка тыгып алалар). Туфрак әзерлиләр: чүлмәкләргә бертигез нисбәттә балчык һәм ком тутыралар. Шуннан соң туфракны биологик фунгицид эремәсе белән чылаталар. Ботакны бераз авыштырып утырталар (түбәнге ике бөресе туфрак астында калырга тиеш). Чүлмәкләрне базга яки идән астына (һава температурасы +7 яки бераз кимрәк булырга тиеш) урнаштыралар. Сирәк-мирәк кенә су сибәләр (туфрак бик нык кипмәсен өчен).
Февраль азагында бөреләре «җанлана» башлаячак. Ләкин чүлмәкне март азагы–апрель башында гына яктыга чыгарырга кирәк, чөнки тамырлары шул чакта гына тулысынча ныгыган була. Ә инде июнь аенда, кыраулар төшми башлагач, яшь розаларны ачык туфракка күчереп утырталар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез