Илшат Әминов, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты:
– Шәһәрдә туып үссәм дә, авылда яшәр идем. Әнием – Мөслим якларыннан. Анда йортым да бар. Кайтыр өчен юллар чамалырак шул. Төзекләндереп бетерәселәре бар. Медицинага кагылышлы сораулар да туа. Шуңа күрә әлегә шартлары уйландыра. Инфраструктура яхшырса, яшәп була, билгеле. Бүген үк чыгып китәр идем. Киләчәктә авылга тартылучылар артыр, дип уйлыйм. Шәһәрдә экология дә башка. Өч көн инде җил искәне юк. Төтен эчендә яшибез. Авылда Ык буйлары бигрәк ямьле. Андагы матурлыкка исең китәрлек. Кайткан саен яшь чакларны искә төшереп, йөрәк җилкенеп куя.
Җәүдәт Ибраһимов, Татарстан «ДОСААФ» оешмасы җитәкчесе беренче урынбасары:
– Тумышым белән Чирмешән районының Керкәле авылыннан мин. Шөкер, нигезебез бар. Әнием белән көн саен сөйләшеп торабыз. Әтинең, төпчек бала авылда калырга тиеш, дигән сүзе бар иде. Энекәшебез төп йортта әнине кадерләп яши. Барысын да тәртипкә китерде. Шуңа күрә ул яктан күңел тыныч. Оныклар да кайтып тора. Беренче һөнәрем – агроном. Заманында авылда авыл советы рәисе дә булып эшләгән идем. Шуңа күрә туган җир бик якын. Шәһәрдә хокук өлкәсендә хезмәт куйдым. Казан тирәсендәге бистәдә яшибез. Яшелчә, җиләк-җимешне мулдан үстерәбез. Барысы да – үзебезнеке. Авылдан киткән кебек тә түгел. Әмма туган як барыбер сагындыра. Анда эзне суытмыйбыз. Студент чакта елына ике тапкыр гына кайта идек. Әнигә атна саен хат язып тордым. Хәзер ике сәгатьтә кайтып җитеп була. Мөмкинлекләр яхшы хәзер.
Диләрә Хәнипова, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты тренеры:
– Бик авыр сорау бу. Авылда яшәргә яратам. Саба районының Икшермә авылыннан мин. Әмма анда күченеп кайтырга әзер түгел. Салада яшәүнең уңай яклары күп анысы. Күкрәк тутырып һавасын сулау гына да ни тора! Сыйфатлы ризык ашыйсың. Кирәк кадәр яшелчә, җиләк-җимеш үстереп була. Ләкин анда яшәү өчен миңа мөмкинлекләр җитеп бетми. Йөзү буенча тренер мин, университетта белем бирәм. Минем өчен цивилизация мөһимрәк. Казанга якын берәр бистәдә йорт салып яшәргә хыялланам.
Гөлия Хәсәнова, шәфкать туташы:
– Авылга кайту турында уйлаганыбыз юк. Анда эш табу җиңел түгел. Ә мин һөнәремне яратып башкарам. Шуңа күрә күченгән очракта авырга туры киләчәк. Акчалы яхшы эш, яшәү шартлары тәкъдим итсәләр, уйлап карарга булыр иде. Әлегә үзебезнең яшәү урыныбыз юк. Фатир арендалап яшибез. Яшь әни булгач, шәһәрдә балалар үстерү өчен мөмкинлекләр күбрәк. Аларны ияртеп, шәһәрнең төрле паркларында ял итәбез. Күл буенда үрдәкләр ашатырга да вакыт табабыз. Ә авылда нишлисең? Урамда велосипедта йөреп кенә була.
Эльвира Шакирова, риелтор:
– Юк, кырт кисеп әйтәм, авылга кайтмас идем. Мин – Казан кызы. Шәһәрчә яшәргә өйрәнгән инде. Монда барлык мөмкинлекләр дә бар. Миңа шау-шулы тормыш ошый. Өйдә генә утыра алмыйм. Көнгә бер булса да, сәүдә үзәкләренә барып кайтырга кирәк. Авылда яшәү күңелсез булыр иде. Кызык, нишләп кенә бетәр идем икән мин анда? Туганнан бирле бер микрорайонда гына яшим. Кияүгә чыккач, хәтта урамымны да алыштырасым килмәде. Йортны сатып, шунда фатир алдык. Балаларга түгәрәкләр дә шунда. Эшем дә якын. Авылда әнинең нигезен саклаучы бар. Кызганыч, әтинеке бетте инде. Авылга кунакка кайтып йөрергә генә рәхәт. Аннан рухи көч җыеп киләсең. Сулыш та башка. Ул безне ашата, яшәтә. Менә монысын онытырга ярамый.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез