Газетага язылу

Сарага кайту. Казанда «Сара Садыйкова. Кайтаваз» дип исемләнгән концерт узды

Филармониядә татарның беренче профессиональ хатын-кыз композиторы, театр артисты, опера җырчысы Сара Садыйкова иҗат иткән иң популяр җырлардан төзелгән концерт узды.

Сарага кайту. Казанда «Сара Садыйкова. Кайтаваз» дип исемләнгән концерт узды
Фото: «Татар-информ» / Салават Камалетдинов

«Көтәм сине», «Җидегән чишмә», «Чит илләргә чыксаң», «Өченче көн тоташ кар ява», «Беренче мәхәббәт», «Казан кичләре» һәм башка җырларны яшь профессиональ җырчылар башкарды. Аларның күбесе – «Калеб» яңа буын җыенында үсеп чыккан артистлар.

Иҗаты мәңгелек булырга тиеш

Театральләштерелгән кичәне карарга композиторның кызы Әлфия Айдарская да килгән иде. Аны залдагы халык аягүрә алкышлар белән каршы алды. 101 яшьлек Әлфия апа өч сәгать буе концертны сабыр гына карап утырды, еш кына күзләре дә яшьләнде. Чөнки сәхнәдә аның иң якын кешеләре – әтисе – режиссер, актер Газиз Айдарский, әнисе Сара Садыйкова образлары гәүдәләндерелде. Артистлар Газиз белән Сараның мәхәббәтен, үзара мөнәсәбәтләрен, иҗат юлын – кыскасы, әлеге шәхесләр тормышыннан иң мөһим һәм кадерле мизгелләрне яңарттылар. Әлфия Айдарскаяның үз иҗат юлы, ничек итеп балет биючесе булып китүе дә күрсәтелде. Сценарий авторы Резеда Гобәева аларның язмышын, бик күп фактларны эзләгән, өйрәнгән, Сара апага бәйле кызыклы вакыйгаларны да сюжетка оста гына кертеп җибәргән. Аның композитор булып китүенә этәргеч биргән кеше – Салих Сәйдәшев белән очрашуы да тамашачы хәтерендә калырлык итеп бирелгән.

Фото: «Татар-информ» / Салават Камалетдинов

Залда Сара Садыйкова җырларын тыңлап үскән гади халык та, сәнгать әһелләре дә бар иде. Композитор Резеда Ахиярова: «Бүгенге концертта мин Сара апа җырларын беренче башкаручыларны искә төшереп, аларны күзаллап, сагынып утырдым. Кичәнең сценарие да, режиссурасы да әйбәт. Бик матур концерт», – дип хисләре белән уртаклашты.

Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Авзалова күңелендә шулай ук хатирәләр яңарган: «Балачагым искә төшә. Арада әни башкарган җырлар да бар бит. «Актаныш таңнары» җырын ул бик ярата иде. Сара Садыйкова иҗаты мәңгелек булырга тиеш», – ди Зөлфия ханым.

Кичәне тамаша кылырга Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев та килгән иде. Ул – Сара Садыйкова белән аралашкан кеше. «Мин Сара апаны мәктәптә укыганда ук күреп белә идем. Безгә килеп җырлаганы хәтердә. Гомер буе яраттым. Мин аны «Сарапуленка» дип йөрдем. Ә ул мине җиңелчә генә үбеп тә куя иде», – дип искә алды Равил абый.

«Сәхнәдә генә тере идем»

Сара Садыйкова ролен Кариев театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Алсу Фәйзуллина башкарды. Тамашачы Алсуның җырлавын бик җылы кабул итте. Сәхнәдә нәни Сараны да күрдек. Аны Хәят исемле кыз бала бик оста уйнады. Концертның матур бер бизәге – «Апуш» татар балалар театр студиясенә йөрүче яшь артистлар. Алар төрле елларда газеталарда бастырылган татар мәдәнияте, Сара Садыйкова, Газиз Айдарский иҗаты белән бәйле яңалыкларны тамашачыга бик оста җиткерделәр. Менә ул газетаның көче! Моннан йөз ел элек яктыртылган яңалыклар бүген тарихыбызны яңартырга, шул чор вакыйгаларын күзалларга ярдәм итә бит. Шуңа күрә басма матбугатны сакларга кирәк. Кем белә, бәлки тагын йөз елдан менә бу язманы да укып, Сара Садыйковага багышланган кичә узуы турында сөйләрләр.

Сәхнәдә барган вакыйгаларны күзаллау өчен оештыручылар фотосурәтләрне дә оста кулланган. Сара Садыйкова башкарган арияләрнең язмаларын, спектакльләрдән видеоларны да барлаганнар. Композиторның балалар белән очрашу вакытында васыять итеп әйткән киңәшләре дә аудиоязмада сакланган. Аны да эзләп табып халыкка ишеттерделәр. Булат Гатауллинның режиссер буларак чын күңелдән башкарган хезмәте күренеп тора. Казан вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова да: «Сара Садыйкова. Кайтаваз» концертына бик озаклап, җентекләп әзерләндек. Сара апаның яңа якларын ачып, үзебез дә шулардан илһамландык», – ди.

Фото: «Татар-информ» / Салават Камалетдинов

Әлеге театральләштерелгән кичә Сара Садыйкованың җырларын, иҗатын искә төшерүгә генә кайтып калмады. Концертка килүчеләр композиторның феномены нидә булуын, аның бүген дә ни өчен халык күңелендә саклану серен үзе өчен яңадан ачты дип уйлыйм. Сара апа кебек талант ияләре үзен сәнгатьне үстерүгә багышлый, корбан итә дисәк тә артык булмас. «Мин сәхнәдә генә яшәдем. Сәхнәдә генә тере идем. Сәхнә минем йортым булды», – дигән Сара Садыйкова үзе дә.

Килер буыннар затсыз җырлар җырламасын!

Сценарий авторы Резеда Гобәева нәни Сара авызыннан халыкка тагын бер кызыклы фикерне җиткерде. Тамашачы аны гөрләшеп көлешеп кабул итсә дә, бу сүзләрнең мәгънәсе бик тирәндә. «Татар җыры яшәсен, дәрәҗәсен югалтмасын иде. Килер буыннар затсыз җырлар җырламасын», – диде нәни Сара. Хак сүзләр. Сара Садыйкова 400 гә якын җыр иҗат иткән. Концертка аларны сайлап алу да җиңел булмагандыр, чөнки кайсын гына алсаң да популяр. Бу кичәдә профессиональ татар җыр сәнгатен алга таба дәвам итүче иң өметле яшьләр җыелган иде. Аларның Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестрга кушылып башкарган бер-бер артлы чыгышларын тыңлап тамашачы хозурланып та, сөенеп тә утырды. Татар җыр сәнгатенең киләчәге Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Артур Исламов, Динар Шәрәфетдинов, Айгиз Хәйдәршин, Инсаф Ганибаев, Эльза Заяри, Илүсә Хуҗина, Элина Сафина кебек җырчыларыбыз кулында. Сара Садыйкова мирасын да, затлы җырларыбызны да алар киләчәк буынга җиткерер дигән ышаныч бар. Мондый проектларны «Калеб» яңа буын җыены кебек оештырып торучыларның да булуы бик кирәк.

Фото: «Татар-информ» / Салават Камалетдинов

«Сара Садыйкова. Кайтаваз» концерты Казан Башкарма комитеты һәм Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырылды.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре