Газетага язылу

VI халыкара «Экология – һәркемнең җаваплылыгы» премиясенә нәтиҗә ясадылар

Биш ел элек булдырылган VI халыкара “Экология – һәркемнең җаваплылыгы” премиясе биш ел элек уздырыла башлаган иде.

VI халыкара «Экология – һәркемнең җаваплылыгы» премиясенә нәтиҗә ясадылар
Фото: Росприроднадзор матбугат хезмәте

Табигатьне саклау өлкәсендә кызыклы идеяләр, проектлар, тәкъдимнәр өчен бирелә ул. Катнашучылар суны һәм һаваны саклау, калдыкларны эшкәртү, биотөрлелекне саклау, экотуризм, экоблогер номинацияләре буенча эшләр тәкъдим итә. Премия өчен укучы балалар гына түгел, студентлар, укытучылар, гаиләләр, балалар бакчалары, мәктәпләр, өстәмә белем бирүлешмалары, предприятиеләр катнаша. 

- Беренче елны катнашканда Татарстаннан нибары 200 эш тәкъдим ителсә, быел 20 мең кеше катнашкан. Йөз тапкыр арткан дигән сүз! – дип саннарга нәтиҗә ясый Росприроднадзорның Идел-Чулман төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров. – Бу алтынчы сезонда Татарстаннан 10 призер бар, 120 проект өчен махсус бүләкләр бирелде. Бүләкләр саны тагында күбрәк, чөнки аерым эшләр артында тулы иҗат коллективлары тора. Шунысы сөендерә: “Экология – һәркемнең җаваплылыгы” халыкара премиясенә тәкъдим иткән эшләр арасында гамәли яктан дәвамлы булган, инде кулланылышка кереп киткән идеяләр һәм проектлар бар.

Казанда яшәүче Виктория Шәяхмәтова “Экопроект” номинациясендә икенче урын яулаган. ТЭЦтан агып чыгучы пычрак суларны нефть продуктларыннан югары дәрәҗәдә чистарту системасын эшләп чыгарган. Түбән Камада яшәүче 

9 яшьлек Карина Агашкина “Экомультфильм” номинациясендә шулай укикенче урынга лаек. Узган ел да призер булган кыз быел яңа иҗади эшен җибәргән. Аның төп геройлары – батарейкалар. Батарейкаларны дөрес эшкәртүгә багышланган мультфильмны жюри да югары бәяләгән. Чаллыдагы 82 нче балалар бакчасы иҗат коллективы “Хезмәт десанты” исемле волонтерлык хәрәкәте оештырып, 5 елга 10 тоннадан артык макулатура җыйган.

Шулай итеп, “Экология – һәркемнең җаваплылыгы” халыкара премиясе һәркемдә экогадәтләр булдырырга, әйләнә-тирәбезгә, табигатькә игътибарлы булырга өйрәтә, төрле һөнәр ияләрен,төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре