– Әлеге проект безнең балалар Россия Президенты белән очрашканнан соң барлыкка килде. Татарстан – бу чарага кушылган өченче төбәк. Балалар монда Бөек Җиңү турында җырлап кына калмый, үз якыннарының тормышы турында да сөйли. Монысы тагын да мөһимрәк, – ди фестивальнең продюсеры Наилә Әнвәрова. – Ун баланың бары тик берсе генә киләсе елның маенда Кремльдә Татарстан данын яклаячак. Җиңүчене мәртәбәле жюри сайлый.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева бәйгедә катнашучыларны Татарстан Рәисе исеменнән котлады:
– Әлеге әһәмиятле проектны Казанда оештырган кешеләргә рәхмәт, – диде ул. – Фестивальнең исеме дә күңелгә якын. Без, олылар, беләбез, җиңү тавышы ул – балаларның шат елмаюы. Безнең балаларыбыз – булачак җиңүчеләр. Бабалары, әтиләре – чын батырлар. Без бергә булганда гына Җиңү тавыш яңгыраячак.
Катнашучылар арасында күзләре начар күрүче 10 яшьлек Анастасия Мартемьянова да бар иде.
– Бик дулкынланам. Безнең арадан иң талантлы баланы Мәскәүгә сайлап алачаклар, – ди кыз. – Өч яшемнән җырлап йөрим. Кызганыч, 2024 елда әтием СВОда һәлак булды. Әти белән арабыз бик җылы иде. Күп вакытны бергә үткәрдек. Әтиемне бик сагынам. Бу җырым аны сөендерер дип уйлыйм. Исән булса, ул бик горурланыр иде. Хәзер мине бабам тәрбияли. Бу бәйге турында социаль төркемдә белеп алдык. Күңелемдәге уйларымны салып җырлыйм. Минем тавышымны ишетерләр дип өметләнәм.
11 яшьлек Евгения Сорокина, киресенчә, зур сәхнәгә чыгудан курыкмыйм, ди.
– Кызганыч, мин бик иртә әтисез калдым. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булды. Башта аның югалганын хәбәр иттеләр. Без җиде ай аны эзләдек. Ахыргача исәндер дип көттек. Мин аны бик сагынам, миндә – аның холкы. Әти кызы идем. Әмма еламыйм, күз яшьләрен күрсәтмим, – ди ул. – Бәйгедә башкарасы җырымны барлык солдатларга да багышлыйм.
Әлеге проектның максаты – сәнгать аша бу балаларга алга таба үз юлларын табарга мөмкинлек бирү. Җырлары аша алар иң кадерле кешеләренең батырлыкларын башкалар күңеленә дә җиткерәчәк. Россиянең атказанган артисты Варвара әлеге проектны иң халыкчан һәм якты дип атый.
– Без беләбез: сабыйлар фәрештәгә тиң. Ә инде әтиләре, абыйлары СВОдагы балалар аерым игътибарга лаек. Кечкенә генә булсалар да, күпне кичергәннәр. Без аларга шатлык өләшергә тиеш. Бу проект Ватанны яратырга өйрәтә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез