Цифрлы технологияләргә һәм аларны куллануга багышланган халыкара форумга әзерлек, аны үткәрү турында Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, чарада ясалма фәһемне практик яктан куллануга аерым игътибар биреләчәк.
– Kazan Digital Week халыкара форумы ул – Татарстан өчен яңа эшләнмәләрне тармактагы ихтыяҗ белән чагыштырып карау һәм аларны гамәлгә кертү турында фикер алышу мөмкинлеге, – диде ул.
Рифкать Миңнеханов сүзләренә караганда, быелгы форумда дөньяның 70 тән артык иленнән 19 меңнән күбрәк кеше катнашу теләген белдергән. Җыенның эшлекле программасында дәүләт идарәсеннән алып сәламәтлек саклауга һәм агросәнәгать комплексына кадәр – ун тематик юнәлешне үз эченә алачак. Өч көн дәвамында «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә 170 тән артык чара узачак. Аларда 1,3 меңгә якын спикер чыгыш ясаячак. Форумның пленар утырышы 29 октябрьгә билгеләнгән. Цифрлы үсешкә багышланган әлеге сөйләшүне Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев алып барыр дип фаразлана. Пленар утырышка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны да көтәләр.
Татарстан Рәисе атна башында ук «Kazan Digital Week – 2026»да катнашырга чакырды инде. «Форум – Татарстанның ИТ индустриясендә төп вакыйга. Катнашучыларга уңышлы очрашулар, файдалы килешүләр, яңа идеяләр табуны телим. Форумга рәхим итегез!» – дип язды ул «МАКС»тагы каналында. Чараның эшлекле программасында катнашмаучылар өчен алдан теркәлү узарга кирәкми.
Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин әйтүенчә, халыкара форумда цифрлы үсешкә бәйле мөһим мәсьәләләр күтәреләчәк. Бу – дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр дә, технологик суверенитет та, ИТ өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек тә. Кунакларга күпсанлы сессияләр, мастер-класслар әзерләгәннәр. «Быел форумда яңа хакатоннар (билгеле бер бурычны хәл итүгә бәйле командалар ярышы. – Ред.) да башлап җибәрәбез. Мисал өчен, «МАКС» платформасы өчен яңа тәкъдимнәр уйлап табуга бәйле бөтенроссия студентлар бәйгесе узачак», – диде Илья Начвин. Ярышта ил төбәкләреннән 2 меңнән артык студент катнашыр дип көтелә. Приз фонды – 5 миллион сум. Министр әйтүенчә, бүген студентлар уйлап тапкан тәкъдимнәргә ихтыяҗ зур. «Сүз уңаеннан, «МАКС» аудиториясе 90 миллион кешедән артып китте», – диде Илья Начвин.
Яшь технологик компанияләргә ярдәм күрсәтү форумның аерым юнәлеше булып тора. Төп бурыч – зур өметләр багланган продуктны – заказ бирүчегә, ә команданы базарга алып барып җиткерү, дип сөйләделәр брифингта. Стартап рәвешендә Россиядән һәм чит илләрдән 60 лап проект тәкъдим ителәчәк. Инвестицияләр өчен «ярыш»лар да оештырачаклар хәтта.
Рифкать Миңнеханов сүзләренә караганда, форум кысасында халыкара күргәзмә мөһим урын алып тора. «Узган ел күргәзмәдә катнашучыларның 80 проценттан күбрәге яңа клиентлар тапты», – диде Татарстан Фәннәр академиясе президенты. Быелгы күргәзмәнең мәйданы 20 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Татарстанның Цифрлы үсешкә теләктәшлек күрсәтү ассоциациясе директоры Артем Сафин әйтүенчә, биредә 250 дән артык компания үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк. Аңлашыла ки, тәкъдимнәрнең күбесе ясалма фәһемгә бәйле булачак.
Киләчәк турында сөйләшү роботлардан башка да булмый, әлбәттә. Форумның тагын бер үзенчәлеге – роботлар ярышы. «Kazan Digital Week – 2026»да халыкара чемпионатның ярымфиналы һәм финалы узачак. Быел анда катнашу өчен дөньяның 13 иленнән 313 гариза кабул иткәннәр. Ярышларда тәүге тапкыр катнашучылар арасында Согуд Гарәбстаны, АКШ, Чили һәм Эквадор командалары бар. Ярышлар авыр һәм җиңел роботлар арасында узачак. Приз фонды – 6,6 миллион сум. Сүз уңаеннан, быел роботлар ярышында катнашучыларга яшь чикләрен дә киңәйткәннәр. Моңа кадәр роботларны кимендә ун яшьтән көрәштерергә яраса, быел сигез яшьтән рөхсәт ителә. Халыкара чемпионаттан тыш, Казанда мини-роботлар арасында ачык турнир да узачак. Каникул көннәрендә балалар белән барып күрергә шәп урын!
Kazan Digital Week форумы республикада беренче тапкыр 2020 елда узды. Ә 2023 елда ул федераль статус алды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез