Газетага язылу

Татарстанда яшьләр арасында инсульт кичерүчеләр саны арткан

Ел саен Россиядә 500 меңнән артык инсульт теркәлә. Татарстанда бу күрсәткеч – 18 мең. Инсульт булганда баш миенең кан әйләнеше кискен бозылуы нәтиҗәсендә баш мие күзәнәкләре зарарлана яки үлә.

Татарстанда яшьләр арасында инсульт кичерүчеләр саны арткан
Фото: © «Татар-информ» / Владимир Васильев

Минут саен баш мие ике миллионга якын күзәнәк югалта, бу исә авыр нәтиҗәләргә китерә. Шуңа да беренче минутларда ук ярдәм сорап табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш ангионеврологы Марат Сәйхунов сөйләде.

Аның сүзләренчә, инсульт кан әйләнеше системасы авырулары төркеменә керә. Нәкъ менә инсульттан соң инвалид калучы пациентлар күп. Бүгенге көндә билгеле бер шартларны үтәгәндә инсультны дәвалап була. Иң мөһиме, кеше үзендә үзгәрешләрне сизеп алгач та табибларга мөрәҗәгать итәргә тиеш.

 – Кеше хәлсезләнеп бер-ике атна йөрергә мөмкин, мондый очракта ярдәм итү бик авыр. Заманча технологияләр кан тамырларына ике ысул белән ярдәм итәргә мөмкинлек бирә. Беренче очракта препарат кан тамырына кертелә. Икенче ысул исә тромбны механик рәвештә алырга һәм кан агымын торгызырга ярдәм итә. Бу ысуллар инсульттан соң беренче сәгатьләрдә генә нәтиҗәле. Вакыт барган саен күзәнәкләр күбрәк үлә, – диде Марат Сәйхунов.

Инсульт кешенең хәрәкәтләнүенә, сөйләменә, күрү һәм башка мөһим функцияләренә зыян китерә. «Профилактиканың иң нәтиҗәле коралы – диспансеризация. Аңа бармак аша гына карарга ярамый. Нәкъ менә тикшерү барышында кан басымы, югары холестерин яки диабет белән проблемалар ачыклана», – дип билгеләде ангионевролог. «Беренче чиратта кан басымын контрольдә тоту мөһим. Аны көненә бер генә тапкыр булса да үлчәүне кагыйдә итеп алсагыз, әйбәт булыр иде».

Марат Сәйхунов сөйләвенчә, ишемик инсультка караганда, баш миенә кан савудан үлүчеләр саны югарырак. Беренче очракта бу күрсәткеч 10 процент булса, икенчесендә – 30–35 процент тирәсе.

Республика клиник хастаханәсенең баш миендә кан әйләнеше бозылуга бәйле сырхаулар өчен неврология бүлеге мөдире Артур Корбанов, үз чиратында, Татарстанда елдан-ел инсультның яшьләр арасында еш кабатлануын әйтте. Аның сүзләренчә, бу авыру өлкәннәргә караганда яшьләрдә күпкә авыррак уза икән. Табиб эшләү барышында инсульт кичергән 18 яшьлек кызга ярдәм итүен искә алды.

– Кызганыч, 39–45–50  яшьләрдәге кешеләрдә бу авыру ешрак теркәлә башлады. Һәм алар елдан-ел арта. Баш авыртканда да игътибарлы булу кирәк. Көчле баш авырту һәрвакытта да баш өянәге дигән сүз түгел. Инсульт та булырга мөмкин. Инсультка килгәндә, иң элек елмаю «кыйшая» һәм ярты гәүдә ойый, бер якта кул-аяклар хәлсезләнеп кала. Шуннан соң сөйләмгә зыян килә, кешенең әйткән сүзен аңлап булмый башлый, – дип билгеләп үтте табиб.

Артур Корбанов  әйтүенчә, тернәкләнү вакыты һәр кешедә төрлечә. Җиңел очракларда 1–2 ай эчендә аякка басарга мөмкин. Гомерлек реабилитациягә мохтаҗлар да бар. Функцияләрне актив торгызу чоры 2 елга кадәр исәпләнә. Табиб 39 яшьлек хатын-кызның Кытай медицинасыннан соң инсульт кичерүен искә алды.

– Ашыгыч операциядән соң ул йөри ала, сөйләмне аңлый, ләкин үзенә әле сөйләшү авыр бирелә, – диде Артур Корбанов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре