Газетага язылу

«Бездән китмибез, дип елыйлар»

«Өч бертуганны гаиләле иттек!» Телефоныма әнә шундый сөенечле хәбәр килде. Түбән Кама районындагы Югары Чаллы интернатында яшәгән ятимнәрне тәрбиягә алганнар.

«Бездән китмибез, дип елыйлар»
Автор фотосы

Сабыйлар Зәй районының Ромашкино авылында яшәгән. Әниләре кыек юлга басканнан соң, балаларны монда китергәннәр. Сөенечле хәбәрне тәфсилләбрәк язганчы, сабыйларга җылы биргән йорт хакында исегезгә төшерик.

Бүген интернатта 65 бала яши. Болар – әти-әниләре исән-сау килеш шулкадәр тансык назга тилмереп үсүче балалар. 20 гә якынының физик мөмкинлеге чикле. Аларның берничәсен әти-әниләре ял көннәрендә килеп ала. Ә кайберләрен бөтенләй оныталар. Араларында өйгә кайтудан баш тартучылар да бар, ди интернатта  7 ел тәрбияче һәм татар теле укытучысы булып эшләүче Люзия Вафина. Анда ни көтәсен белгәч соң...

– Бездә Түбән Кама, Зәй, Тукай, Менделеевск районнарыннан, Чаллы шәһәреннән килгән балалар тәрбияләнә. 2022 елга кадәр бинабыз Югары Чаллы авылында урнашкан иде. Ул искергәч, безне Кызыл Чыпчык  авылындагы буш торган өч катлы бинага күчерделәр. Әмма исемебез элеккечә калды, – ди ул.

 Люзия ханым – шушы авыл кызы. Яшь чагында чыгып китеп, Казанда төпләнеп калган. 30 ел балаларга белем биргән укытучы ул. Моннан 7 ел элек язмыш аларны кире  авылга кайтара. Менә шул вакытта Кызыл Чыпчыкта интернат барлыгын белә.

– Бар күңелем белән шул балалар янында мәш киләм. Әле бит үз баламның да физик мөмкинлекләре чикләнгән,  30 ел авыру бала карыйм. Мондагыларның хәлен яхшы аңлыйм, – ди Люзия Рашатовна. – Интернаттагы балаларның һәрберсе күңелемә якын. Һәркайсының – үз язмышы. Нәни булсалар да, күңелләрендә, кечкенә генә иңнәрендә күпме авырлык аларның. Әмма сиздермәскә тырышалар. Нинди генә булса да, әти-әниләре турында бер авыр сүз дә әйтмиләр. Күбесе эчкече әнисен дә акларга тырыша. Күпме көтсәләр дә, әниләре аларга вакыт тапмый, кызганыч.

Бала интернатта яшәгән вакыт – әти-әниләргә акылга килергә мөмкинлек бирә торган чор. Әмма бик сирәкләр генә үзгәрә бала хакына. Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәре күбрәк шул. Әле ярый андый балаларны үз гаиләсенә алучылар табыла, ди Люзия ханым.

– Сөенәбез инде. Чит кешеләргә рәхмәт.  Теге өч баланы тәрбиягә алган гаиләнең  үз балалары да үсеп килә, шуның янына бер туганнары вафатыннан соң аның ике баласын сыендырганнар. Ә бездәге өч бала – ир ягыннан туганнары. Аларның ничек сөенгәнен белсәгез иде! Бездә никадәр рәхәт, бөтен уңайлыклар булса да, гаиләдәге җылылыкны алыштырмый инде, – ди Люзия Вафина. – Бу балаларга тормышның матур якларын күрсәтәсебез килә. Алар бит үзләре яшәгән гаиләләрдә башкача тормышның ни икәнен дә белми. Директорыбыз Әлфия Галимованың йөрәгенә бөтен Җир шары сыйган диярсең. Мөмкинлек табып, аларны шәһәрләргә дә йөртә, төрле чараларга да алып чыгып китә. Үзләрен күрсәтсеннәр, кеше арасына чыксыннар дип тырыша. Аларның уңышы – безнең өчен дә зур бәя. Бер теләк белән яшибез: йортыбызны тагын да җылытасы иде. Изге күңелле кешеләр ярдәм итмәсме, дибез. Бергәләп шушы балаларны сөендерсәк, күпме савап алыр идек!

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре