«Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме 2023» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Казан дәүләт мәдәният институтында «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме 2023» конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, республика югары уку йортлары ректорлары котлады.

«Фән белән шөгыльләнү – бу табигый сәләт, – дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов яшь галимнәргә мөрәҗәгать итеп, – әмма фән фән өчен түгел, ә кешеләр, ил мәнфәгатьләре өчен эшләргә тиеш. Бүгенге көндә сезнең һәрбер уңышыгыз аеруча әһәмиятле». Парламент башлыгы урынбасары яшь галимнәргә фәнни максатларга ирешүдә зур уңышлар теләде.

«Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме» конкурсы – Татарстанның яшь галимнәренең фәнен һәм шәхси казанышларын популярлаштыруга юнәлдерелгән уникаль проект. 2023 елда конкурска югары уку йортларыннан, фәнни һәм җитештерү оешмаларыннан 250дән артык гариза кергән.

Конкурс җиңүчеләрен 7 номинациядә игълан иттеләр: «Табигый фәннәр өлкәсендә иң яхшы яшь галим», «Техник фәннәр өлкәсендә иң яхшы яшь галим», «Социогуманитар фәннәр өлкәсендә иң яхшы яшь галим», «Табигый фәннәр өлкәсендә иң яхшы аспирант», «Техник фәннәр өлкәсендә иң яхшы аспирант», «Социогуманитар фәннәр өлкәсендә иң яхшы аспирант», «Производство тармагында иң яхшы яшь галим».

Җиңүчеләр акчалата премияләр, истәлекле дипломнар һәм бүләкләр алдылар. «Татарстанда булдырылган грантлар һәм премияләр студентлар, аспирантлар һәм яшь галимнәр өчен яхшы ярдәм чарасы булып тора», – диде Ринат Садыйков.


Фикер өстәү