«Киләчәк шәһәре»нең 100 меңенче кунагы космодромга барачак

 

«Казан Экспо» үзәгендәге «Киләчәк шәһәре»нең 100 меңенче кунагы билгеле булды. Аны бүген бүләкләделәр. 

Казанда яшәүче Екатерина Нәбиуллина «Киләчәк шәһәре»ндә кунак буларак 100 меңенче кеше булып килде. Оештыручылар аны бүген бүләкләде.

Аңа Көнчыгыш космодромына бару һәм 2024 елда галәмгә ракета җибәрүен карарга чакыру бирделәр. Екатерина Нәбиуллина чарага ике баласы һәм ире белән килгән иде.


Фикер өстәү