Казарма җимерелеп аяксыз калган Рөстәм Нәбиев галәмгә очарга җыена

Казарма җимерелеп аяксыз калган бүгенге көн герое, танылган блогер, сәяхәтче, альпинист һәм җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Нәбиев  галәмгә очарга җыена. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Рөстәм Нәбиев бер журналга биргән интервьюсында галәмгә очачагына ышануын әйткән.

«Космоска очачак йөз уникаль кеше» дигән халыкара проект бар. Тауга беренче тапкыр күтәрелгәннән соң минем белән элемтәгә керделәр һәм әлеге проектта катнашырга чакырдылар. Мин риза булдым. Әлегә вакытын әйтмим, әзерлек эшләре бара. Беренче эш итеп инглиз телен өйрәнергә кирәк. Хәзер репетиторга йөрим. Бу галәмгә очу теләгеннән генә түгел. Бүген инглиз теленнән башка беркая да барып булмый», – дигән Рөстәм Нәбиев.


Фикер өстәү