Шойгуның урынбасары Тимур Иванов ришвәт алуда шикләнеп тоткарланган

Россия оборона министры урынбасары Тимур Иванов аеруча зур күләмдә ришвәт алуда шикләнеп тоткарланган. Бу хакта “Коммерсантъ” Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза. Министр урынбасарының тоткарлануы турында Президент Владимир Путинга һәм оборона министры Сергей Шойгуга җиткерелгән.

Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, министр урынбасары аеруча зур күләмдә ришвәт алуда шикләнеп тоткарланган. Сүз уңаеннан, “аеруча зур күләм”нең 1 миллион сумнан башлануын искәртеп үтик. Әлеге статья буенча иң зур җәза – 15 елга иректән мәхрүм итү. Хәзер Тимур Иванов буенча тикшерү гамәлләре уздырыла. “ТАСС” үз чыганагына таянып язганча, тикшерүчеләр аны кулга алу турында үтенечнамә тапшырырга ниятли.

Хәрби ведомство сайтындагы видеоязмадан күренгәнчә, Иванов әле кичә көндез Оборона министрлыгы коллегиясендә катнашкан. Соңгы тапкыр 20 апрельдә эшлекле сәфәр кылган: Ленинград хәрби округы гаскәрләрендә булып кайткан.

Тимур Иванов төзелеш, гаскәрләрне урнаштыру, торак белән тәэмин итү, торак фонды, хәрби милек белән идарә итү, дәүләт оборона заказы кысасында товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алуны планлаштыру кебек мәсьәләләр буенча җаваплы булган.

Тоткарланучыга 49 яшь. Министр урынбасары вазыйфасына 2016 елның маенда Президент Указы нигезендә билгеләнгән. Моңа кадәр – 2013-2016 елларда Оборона министрлыгы карамагындагы “Оборонстрой” оешмасы генераль директоры булган. “Forbes”ның “Россиядә 2019 елда көч ведомстволарының иң бай кешесе” рейтингына кергән ( 2018 ел йомгаклары буенча гаиләсенең кереме 136,7 миллион сум тәшкил иткән).


Шойгуның урынбасары Тимур Иванов ришвәт алуда шикләнеп тоткарланган” язмасына фикерләр

  1. Бур, хэрби жинэятче хэм долларлы миллиардер шойга эллэ кайчан русияннардан урлаган миллиардларын чит илгэ чыгарган.

Фикер өстәү