«Мин сине табармын, Илдус!»

Урам як капканы ябып биклим дигәндә генә: «Апа!» дип эндәшкәнгә, Наилә имәнеп китте. Тавыш бик зәгыйфь һәм мескен чыкса да, көтмәгәндә яңгыраганлыктан  сискәндерде шулай. Дерт итеп борылып караса, чәчләре апрель яңгырыннан юешләнеп беткән яшь кенә бер егет басып тора. Бик самими йөзле үзе, чибәр дә, тик карашы моңсу.

Апа, миңа яраклы берәр эш юкмы Сездә? Мин ишегалды да себерә алам, кирпеч тә тезәм, ашарга да пешерәм…

Егет, кире какмасыннар тагын дигән курку белән, ашыга-ашыга, үзе булдыра алган эшләрне саный иде. Аһ, бу үзизоляция дигәннәре, бик күпләрне эшсез дә, ашсыз да калдырды. Тик шулай да кешеләргә ышана торган түгел. Бик кыюсыз күренсә дә, егетнең күңелендә ниләр икәнен белеп булмый. «Эш юк шул, энем», дип хатын капкасын бикләде дә, ашыгып, үз юлы белән китәргә уйлады.

Апа, минем бик ашыйсым килә… Егетнең кыяфәте батканда саламга тотынучыныкы кебек иде. Күрәсең, аны күп капкалардан кире борганнардыр, бу юлы да кире каксалар, үзенең харап буласын аңлауданмы, таныш булмаган ханымның күңелендә шәфкать чаткысы уятырга теләп, мөлдерәп-өзелеп карады.

Кирпеч тезәм, дисең. Төзүчеләргә эш беткәне юк бит, ник эшкә урнашмыйсың? Хатын кырыс күренергә тырышты. Әмма егет үзенең ниндидер бер сыйфаты белән жәлләтә, кызгандыра иде.

Чит илдән килдем мин, апа, Кыргызстаннан. Безгә хәзер монда эш бирмиләр, кайтып китәргә кушалар.

Кыргызстан дигән сүзне ишетүгә, Наиләнең йөрәгендә ниндидер тамыр өзелгәндәй булды. Күңел ниндер сизенде. Егет бер дә кыргызга охшамаган, сөйләшүе дә татарча.

Ник кайтып китмисең соң? диде ул салкын калырга тырышып.

Анда да беркемем дә юк минем. Балалар йортында үстем.

Наиләнең күз аллары караңгыланып, башы әйләнеп китте. Үзе дә сизмәстән, капканы ачып, егетне өйгә чакырды. Шәһәр читендәге ике катлы коттдежда яши ул. Ире күптән түгел генә авариягә очрап вафат булды. Зур бер оешмада бухгалтер булып эшли. Үзизоляция вакытында да да эштән туктамадылар. Юклыкның ни икәнен белми. Тик чарасызылык, гаҗизлек халәтен татыганы бар бу тормышта. Шушы егет төсле яшь чакта Кыргызстанга барып чыккан иде ул…

Әле дә бүгенге кебек хәтердә: 1995 елның көзе иде. Наиләгә тормыш гел кара төсләрдән генә торган кебек тоелган вакыт. Көчләнеп, балага узды ул. Көчләвен дә куркакларча, йоклата торган дару эчертеп көчләделәр аны. Юлаучы машинага утырып, авылга кайтырга чыккан иде. Шофер егет лимонад тәкъдим итте. Сусаган иде, шешә авызыннан гына байтак эчте кыз. Шуннан соң ни булганын хәтерләми. Юл читендәге куаклыкта аңына килгәч кенә төшенде үзенең аяныч хәлен. Шуннан соң башланды да инде Наиләнең караңгы көннәре. Киләчәккә матур өметләр белән яшәү тукталды. Балага узганын белгәч, бөтенләй коелып төште кыз. Кая барып бәрелергә белмәде. Үз-үзенә кул салу турында уй белән яши башлады беравык. Үлем, бигрәк тә андый үлем куркыта иде. Әйбәт кенә бер оешмада бухгалтер булып эшли башлаган иде инде. Чоры өчен яхшы гына хезмәт хакы ала. Чибәр һәм сөйкемле кызга егетләр дә еш игътибар итәләр. Тормыш бик матур булып корыласы иде, бер намуссыз егет ашады башын.

Кая барып бәрелергә белми гаҗизләнеп йөргән көннәренең берсендә баш бухгалтер Сания апага чакырдылар. Кызны күптән күзәтеп йөргән тәҗрибәле хатын аның хәлен чамалый башлаган икән инде. Серне шуңа чиште. «Нишлим, Сания апа, башымны ашадылар бит минем, гомерлек бәхетсез иттеләр», — дип шунда креслога капланып елады кыз. Ничек булганын барысын да сөйләп бирде. Баш бухгалтер аңа шунда киңәш бирде: булган барлык акчасын долларларга алмаштырырга һәм бәби табар алдыннан Кыргызстанга китәргә... Россиядәге хезмәт хакы белән анда байтак яшәп  булачак икән. Сания апаның Ош шәһәрендә таныш гинекологы бар, ди, шуның адресын бирергә булды. «Балаңны шундагы балалар йортына урнаштырырсың, монда кайтып тормышыңны җайга салгач, барып үз исемеңә рәсмиләштереп алып кайтырсың. Үз балаң икәнен беркем дә белмәс, уллыкка алдым, дип әйтерсең». Сания апаның киңәше бердәнбер котылу җебе булып тоелды ул чакта. Корсагы беленердәй була башлауга, барлык саклык акчаларын алып, Ош шәһәренә юл тотты ул.  

Баласын ун көнлек булганчы имезде Наилә. Әмма баладан рәсми рәвештә баш тартып балалар йортына тапшырудан курыкты.  Җылы итеп биләүгә төрде дә, таң алдыннан алдан карап куйган балалар йортының ишеге төбендә калдырды. Кыңгырау төймәсенә озак итеп басты да чапты гына. Ишек ачылганын, баланы алганнарын качып күзәтте.

Комсызланып ашаган егеткә моңсуланып озак карап торды ул. Яшьлекнең караңгы көннәрен искә төшерде. Түзмәде:

Үзеңне Кыргызстаннан дисең. Бер дә кыргызга охшамагансың, татарча да бик яхшы сөйләшәсең. Казандагылар үз телләрен онытып бетерде… дип эндәште егеткә.

Балалар йортында Нәфисә апа тәрбияләде мине. Ул татар хатыны иде. Мине башкалардан аерып бик якын итте. «Син татар баласы, анаң телен онтыма», дип татарчага өйрәтте. Үскәч, Казанга барырга да шул киңәш итте. Вафат инде ул. Хаҗга барып кайтты да авырып үлде. Менә шул Нәфисә апа үләр алдыннан мине чакырды да: «Улым, син әниеңне табарсың. Мин Гарәфә тавында Аллаһтан сине әниең белән очраштыруын сорап дога кылдым. Төшемә дә керде, әниең Татарстанда булырга тиеш синең», диде.

Боларны сөйләгәндә, егетнең йөзе бик моңсу иде. «Эх, табарга иде менә шул әнине!» дигәндә генә йөзе хыялый яктырып китте.

Әниеңнән берәр истәлек калмаганмы синең, берәр кәгазь-фәлән?

Бу сүзләрне әйткәндә, Наиләнең тамагы кибеп, теле аңкауга ябышты. Башы әйләнә башлады.

Калган, диде якты елмаеп егет һәм куен кесәсеннән бик кадерләп төргән кагазь кисәге чыгарды һәм ачып күрсәтте. Кәгазьдә моннан егерме биш ел элек Наилә кулы белән язылып, биләүгә тыгылган: «Мин сине табармын, Илдус!» дигән сүзләр ярылып ята иде.

Рәшит Фәтхрахманов

 

Фото: pixabay.com


7 фикер

  1. Бик гыйбрэтле язмыш..Тормыш булгач, андый очраклар да буладыр..
    Автор Наилэнен житеш тормышта яшэвен эйтеп китэ… Вэгъдэсен утэргэ нэрсэ комачаулаган икэн ана?! Шуны бик белэсе килеп калды…
    Мавыктыргыч, матур язылган хикэя., ? Рэхмэт, Рэшит!

  2. Азагын укыгач,тәннәрем чымырдап китте.Бары бер сорау туа күңелдә:»Нигә эзләмәдең соң балаңны????»

  3. Миндэ укыган идем бу дэньяда нилэр генэ юк!? Ярар табыштылар сон булсада ун булсын!!

  4. Бигрэк кыэганыч бичаракай, ЧЫННАНДА нигэ эзлэп алмаган икэн куп еллар уткэн бит,Мона ошаган чын барлыклар бик куп языла дуслар ЯСМИНЭ,БЕЗНЕН АВЫЛ,ГЫЙБРЭТХЭНЭ,ЯЗМЫШ КОЧАГЫ дигэн газитлардада ,Бик яхшы газитлар,

Фикер өстәү