Рөстәм Миңнеханов: «Татарстанда фәнни эшчәнлеккә еллык чыгымнар 20 миллиард сумнан артып китте»

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә булды. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия фәне көненә багышланган чараларда катнаша. Иртән ул Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты объектларында булды.

ТР Фәннәр академиясе бинасында (Казан, Бауман ур., 20) махсус күргәзмә оештырылган. Экспозиция белән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, К(И)ФУ ректоры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм башкалар танышты. «Татарстанның һәм татар халкының мәдәни мирасы» ДМС, Гамәли семиотика институты, Талантлар университеты һәм башка стендлар тәкъдим ителде.

Россия фәне көненә багышланган тантаналы утырыш узды.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов, үз чиратында, җыелышны Фәннәр академиясе мәйданчыгында уздыру аның Татарстанның бөтен фәнни җәмәгатьчелеге өчен интеграция функциясенең мөһимлеген ассызыклый, дип билгеләп үтте. «Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында шулай ук академиянең республиканың күп милләтле халкының уникаль мәдәни мирасын саклау эшенә керткән өлешен билгеләп үтәсем килә», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия фәннәре көне Татарстан өчен аерым әһәмияткә ия. «19 нчы  гасырда ук барлыкка килгән Казанның әйдәп баручы фәнни мәктәпләре республиканы аннан читтә дә таныткан. Татарстан галимнәренең хәзерге буыны элгәрегеләр эшен лаеклы дәвам итә. Федерация субъектларының фәнни-технологик үсешенең илкүләм рейтингында безнең республика 5 нче урынны алды. Бу республикада эшләүче 13 мең галимнең казанышы», — диде ул.

Яхшы нәтиҗәләрнең тагын бер дәлиле — республиканың тикшеренү учреждениеләренең «Фән һәм университетлар» илкүләм проектының төп чараларында уңышлы катнашуы, диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда гадәттәгечә фәнни һәм инженер кадрларын әзерләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Икътисадның югары технологияле тармаклары өчен квалификацияле белгечләрне укыту ике уку-укыту-фәнни үзәктә һәм алдынгы университетлар нигезендә оештырылган 3 алдынгы инженерлык мәктәбендә алып барыла.

«Яшь галимнәр өлеше буенча республика ил буенча уртача дәрәҗәдән сизелерлек алда, — дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. — Ил буенча бу сан 60,2%, бездә — 44%. Шунысы куанычлы, башлап килүче тикшерүчеләр республикада үзләрен уңайлы хис итәләр һәм аңлы рәвештә фәнне сайлыйлар. «Студентлар стартапы» бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр саны буенча республика барлык субъектлар арасында 2 нче урынны алды».

Ул ассызыклаганча, фәнне популярлаштыруга һәм сәләтле яшьләрне фәнни-мәгариф комплексына җәлеп итүгә юнәлдерелгән тырышлык системалы характерда булырга тиеш.

Кеше капиталы белән беррәттән, тикшеренүләр һәм үсеш нәтиҗәләре фәннең төп фондларының торышына бәйле. Республикада алдынгы фәнни-мәгариф оешмаларының прибор базасын яңарту процесслары активлашты. Монда «Приоритет 2030» стратегик академик лидерлык программасы зур роль уйный. Татарстаннан барлык 5 югары уку йорты – аның резидентлары — узган ел ахырында әлеге югары статусны расладылар. Нәтиҗәдә, Татарстанда фәнни эшчәнлеккә еллык чыгымнар беренче тапкыр 20 млрд сумнан артып киткән.

«Бүген республикада фәнни эшчәнлекне стимуллаштыру өчен төрле ярдәм чаралары гамәлдә. Алар арасында грант һәм стипендия программалары, фәнни премияләр бар. Безнең бурыч — бу ярдәм чараларын потенциаль алучылар арасында көндәшлеккә сәләтле көрәшне активлаштыру. Моннан тыш, Татарстанда алынган фәнни-технологик мөмкинлекләрне коммерцияләштерү өчен уңайлы шартлар формалаша», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Төбәктә куәтле инновацион экосистема эшли, ул ике махсус икътисадый зонаны, 5 ТОСЭРны, технопарк платформасын, эшкуарлык һәм инновация эшчәнлегенә ярдәм фондларын берләштерә.

Күптән түгел республика инновацион инфраструктурасы тагын бер перспективалы элементка – Камаз белән берлектә федераль университет төзегән стартап-студиягә баетылды. «Ышанам ки, ул укучыларда һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләрдә технологик эшкуарлык күнекмәләрен формалаштыруда лаеклы урын алачак», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Ирешелгән уңай нәтиҗәләргә карамастан, алар әлегә ил алдында торган фән һәм технологияләр өлкәсендәге бурычларга туры килми дип саныйм, — дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов. — Узган ел без фәнни-мәгариф комплексына җентекләп аудит үткәрдек, фәнни-технологик үсешкә идарә итүнең иң яхшы дөнья һәм төбәк практикаларын анализладык. Республиканың академия җәмгыяте катнашында Татарстанның фәнни-технологик үсешенең стратегиясе һәм дәүләт программасы әзерләнде. Аларда 2030 елга кадәр төп максатлар билгеләнде һәм аларга ирешү өчен төп чаралар формалаштырылды».

Төп бурыч – билгеләнгән планнарны тулысынча үтәүне тәэмин итү, диде Рөстәм Миңнеханов, Фәннәр академиясе бу эшкә активрак кушылырга тиеш, шул исәптән — яңа югары технологияле проектлар башлап җибәрергә, тикшеренүләрне бюджеттан тыш финанслауны арттырырга кирәк.

«Мин үз чыгышымны республиканың фәнни җәмәгатьчелеге өчен интеграцион процессларның мөһимлеге турында сүзләрдән башладым, — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. — Аларның төп максаты  -бердәм фәнни-мәгариф киңлегенең фән һәм технологияләр өлкәсендәге аерым сегментлары базасында формалаштыру. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына һәм ТР Фәннәр академиясенә бу юнәлештә актив эшне дәвам итәргә кушам».

Үз чиратында, интеграцияләнгән фәнни-мәгариф комплексы икътисадның реаль секторы белән бердәмлектә эшләргә тиеш, аның квалификацияле кадрларга, яңа белемнәргә һәм технологияләргә ихтыяҗын тәэмин итәргә тиеш.

«Безнең мөһим компанияләр — «Татнефть», СИБУР һәм башкалар — иң катлаулы җитештерү бурычларын хәл итү өчен югары уку йортлары һәм тикшеренү учреждениеләре формалаштырган фәнни-технологик мөмкинлекләрне кулланалар. Сер түгел, күпчелек чит ил технологияләре безгә юк, шуңа күрә технологик суверенитетны тәэмин итү мөһим. Монда җитди эштән гайре бер нәрсә дә барып чыкмаячак. Безнең предприятиеләр моны аңлады инде!»- диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, билгеле бер прогресска карамастан, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, тармак ведомстволары белән берлектә, безнең предприятиеләрнең югары уку йортлары һәм фәнни оешмалар белән кооперация элемтәләрен киңәйтү өчен куәтле чаралар күрергә кирәк.

Бу ориентирларга ияреп һәм озак сроклы планлаштыру документларына таянып, фәнни-мәгариф җәмәгатьчелеге илнең технологик суверенитетын торгызу процессында актив катнашырга сәләтле, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Соңыннан Татарстан Республикасы Рәисе барысын да һөнәри бәйрәм – Россия фәне көне белән котлады һәм яңа кыю идеяләр, ниятләр һәм башлангычлар, ныклы сәламәтлек теләде.

Чара Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен, Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтләрен тапшыру белән тәмамланды. Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясен тапшыру тантанасы узды.

2022 елда фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе белгечләр коллективына «Татарстан Республикасында бөртекле культуралар орлыкчылыгының инновацион системасын булдыру һәм гамәлгә кертү» эше өчен бирелде.

2022 елда фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе «Татнефть» ГАҖ хезмәткәрләренә «Бер үк вакытта нефть катламнарын аерым эксплуатацияләүне эшләү һәм сәнәгый гамәлгә кертү» эше өчен бирелде.


Фикер өстәү