13еннән 15 майга кадәр Казанның җәмәгать транспорты үзгәргән маршрут буенча йөриячәк

13 нче майдан 15 нче майга кадәр, Казан марафонына әзерлек һәм аны үткәрү көннәрендә, шәһәрдә җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк. Җиңел атлетика ярышлары уздырыла торган урыннар аша узучы кайбер автобуслар һәм троллейбуслар маршрутларына вакытлыча төзәтмәләр кертеләчәк. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

13 нче майда 15:00 сәгатьтән төн уртасына кадәр Ташаяк урамыннан алып Сәетгалиев урамына кадәр транспорт хәрәкәте өчен юл ябылу сәбәпле ике юнәлештә дә 6, 35, 35а, 37, 47, 74 нче номерлы автобуслар үзгәргән маршрутлар буенча йөриячәк. 7 нче номерлы троллейбуслар Халитов урамыннан елга портына кадәр маршрут буенча хәрәкәт итәчәк.

Шәһәр үзәгеннән «Энергетика университеты» тукталышы ягына:

6, 35, 37, 47 нче номерлы автобуслар Мәскәү урамы – Чернышевский урамы – Уң як Болак урамы, аннары маршрут буенча барачак. Автобуслар «ЦУМ» һәм «Спорт сарае» тукталышларын төшереп калдыралар;

74 нче номерлы автобус Тукай урамы – Чернышевский урамы – Уң як Болак урамы, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. Автобуслар «Тимер юл вокзалы» һәм «Сәетгалиев урамы» тукталышларын төшереп калдыралар.

Шәһәр үзәгенә «Энергетика университеты» тукталышыннан:

35а, 37, 47 номерлы автобуслар Кремль дамбасы – Сул як Болак урамы – Чернышевский урамы – Мәскәү урамы, аннары маршрут буенча барачак. Автобуслар «Үзәк стадион», «ЦУМ» һәм «Спорт сарае» тукталышларын төшереп калдыралар;

74 нче номерлы автобус Кремль дамбасы – Сәетгалиев урамы буйлап, аннары маршрут буеча хәрәкәт итәчәк. Автобуслар «Үзәк стадион» тукталышын төшереп калдыра;

14 нче майда 0:00 дән 14:00 гә кадәр һәм 16:45 тән 23:00 гә кадәр Сул як Болак урамыннан Сәетгалиев урамына кадәр Ташаяк урамында ике юнәлештә дә транспорт хәрәкәте өчен юллар ябылу сәбәпле 6, 35, 35а, 37, 47, 74 нче номерлы автобусларның маршрутлары үзгәрәчәк. Моннан тыш, 2 нче номерлы троллейбус 14:00 сәгатьтән соң бөтенләй туктаячак, ә 7 нче номерлы троллейбус Халитов урамыннан елга портына кадәр маршрут буенча хәрәкәт итәчәк.

Шәһәр үзәгеннән «Энергетика университеты» тукталышы ягына:

6, 35, 37, 47 нче номерлы автобуслар Мәскәү урамы – Чернышевский урамы – Уң як Болак урамы, алга таба маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. Автобуслар «ЦУМ» һәм «Спорт сарае» тукталышларын төшереп калдыралар;

74 нче номерлы автобус Тукай урамы – Чернышевский урамы – Уң як Болак урамы, аннары маршрут буенча йөриячәк. Автобуслар «Тимер юл вокзалы» һәм «Сәетгалиев урамы» тукталышларын төшереп калдыралар.

Шәһәр үзәгенә «Энергетика университеты» тукталышыннан:

35а, 37, 47 номерлы автобуслар Кремль дамбасы – Сул як Болак урамы – Чернышевский урамы – Мәскәү урамы, аннары маршрут буенча барачак. Автобуслар «Үзәк стадион», «ЦУМ» һәм «Спорт сарае» тукталышларын төшереп калдыралар;

74 нче номерлы автобус Кремль дамбасы – Сәетгалиев урамы буйлап, аннары маршрут буеча хәрәкәт итәчәк. Автобуслар «Үзәк стадион» тукталышын төшереп калдыра;

14 нче майда 14:00 дән 16:45 гә кадәр Меңьеллык мәйданында, Яхин урамыннан Ташаяк урамына кадәр Мәскәү урамында, Ташаяк урамыннан Т.Гыйззәт урамына кадәр Сул як Болак урамында, М.Җәлил урамыннан Ташаяк урамына кадәр Уң як Болак урамында һәм Сәетгалиев урамыннан Батурин урамына кадәр Кремль ярында юллар ябылу сәбәпле 6, 15, 22, 28, 28а, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 75, 89 нчы номерлы автобуслар үзгәргән маршрут буенча хәрәкәт итәчәк

Шәһәр үзәгеннән «Энергетика университеты» тукталышы ягына:

15, 29, 75 нче номерлы автобуслар Уң як Болак урамы – Астрономия урамы – Лобачевский урамы – Большая Красная урамы – Батурин урамы, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. Автобуслар «Педагогика институты», «Чернышевский урамы» һәм «Үзәк стадион» тукталышларын төшереп калдыралар;

6, 35, 37, 47 нче автобуслар Мәскәү урамы – Г.Камал урамы – Астрономия урамы – Лобачевский урамы – Большая Красная урамы – Батурин урамы, аннары маршрут буенча барачак. Автобуслар «Колхоз базары», «Чернышевский урамы», «ЦУМ» һәм «Үзәк стадион» тукталышларын төшереп калдыралар.;

74 нче номерлы автобус Тукай урамы – Г.Камал урамы – Астрономия урамы – Лобачевский урамы – Большая Красная урамы – Батурин урамы, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. Автобуслар «Колхоз базары», «Чернышевский урамы», «ЦУМ» һәм «Үзәк стадион» тукталышларын төшереп калдыралар.

Шәһәр үзәгенә «Энергетика университеты» тукталышыннан:

6, 15, 29, 75 нче номерлы автобуслар Кремль дамбасы – Кремль яр буе – Сәетгалиев урамы – Чернышевский урамы – Мәскәү урамы – Межлаук урамы – Сул як Болак урамы, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. Автобуслар «Үзәк стадион», «ЦУМ» һәм «Спорт сарае» тукталышларын төшереп калдыралар;

35а, 37, 47 номерлы автобуслар Кремль дамбасы – Кремль яры – Сәетгалиев урамы – Чернышевский урамы – Мәскәү урамы, аннары маршрут буенча йөриячәк. Автобуслар «Үзәк стадион», «ЦУМ» һәм «Спорт сарае» тукталышларын төшереп калдыралар;

74 нче номерлы автобус Кремль дамбасы – Кремль яр буе – Сәетгалиев урамы, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. Автобуслар «Үзәк стадион» тукталышын төшереп калдыра;

22, 28, 28а, 89 нчы номерлы автобуслар Кремль дамбасы – Кремль яр буе – Сәетгалиев – Ташаяк урамы – Мәскәү урамы – Пушкин урамы – Горький урамы, аннары маршрут буенча йөриячәк. Автобуслар «Батурин урамы», «КАИ», «Ирек мәйданы» тукталышларын төшереп калдыралар.

15 нче майда 6:00 сәгатьтән 14:15 сәгатькә кадәр Чистай урамыннан Кремль дамбасына кадәр Декабристлар урамында, Кремль дамбасында, Сәетгалиев урамыннан Батурин урамына кадәр Кремль яр буенда, Меңьеллык мәйданында, Сул як Ташаяк урамыннан алып Пушкин урамына кадәр Болак урамында, Ташаяк урамыннан Татарстан урамына кадәр Уң як Болак урамында, Островский урамыннан алып Мәскәү урамына кадәр Пушкин урамында, Пушкин урамыннан Назарбаев урамына кадәр Сәлимҗанов урамында юллар ябылу сәбәпле 6, 15, 22, 28, 28а, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 75, 89 нчы номерлы автобуслар үзгәргән маршрут буенча йөриячәкләр. 7 нче номерлы троллейбус маршрут буенча хәрәкәтне 14:15 сәгатьтә башлый.

Шәһәр үзәгеннән «Энергетика университеты» тукталышы ягына:

6, 15, 29 нчы номерлы автобуслар Мәскәү урамы – Чернышевский урамы – Сәетгалиев урамы – Киров дамбасы – Зур Крыловка урамы – Лена урамы, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. 15 нче номерлы автобус өчен «Париж Коммунасы урамы» тукталышы соңгы булачак. Автобуслар «Сәламәтлек комбинаты», «Педагогика университеты», «Чернышевский урамы», «Үзәк стадион» һәм «Энергетика университеты» тукталышларын төшереп калдыралар;

74 нче номерлы автобус Сәетгалиев урамы – Киров дамбасы – Несмелов урамы – Зур Крыловка урамы – Вахитов урамы – Чистай урамы, аннары маршрут буенча йөриячәк. Автобуслар «Үзәк стадион» һәм «Энергетика университеты» тукталышларын төшереп калдыра;

75 нче номерлы автобус Париж Коммунасы – Мәскәү урамы – Чернышевский урамы – Сәетгалиев урамы – Киров дамбасы – Несмелов урамы – Зур Крыловка урамы – Вахитов урамы – Чистай урамы, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. Автобуслар «Үзәк стадион» һәм «Энергетика университеты» тукталышларын төшереп калдыра;

22, 89 нчы номерлы автобуслар Вишневский урамы – Миллениум күпере – Чистай урамы, аннары маршрут буенча йөриячәк. Автобуслар «Толстой урамы», «Гоголь урамы», «Ирек мәйданы», «КАИ», «Батурин урамы» һәм «Энергетика университеты» тукталышларын төшереп калдыралар;

35, 37, 47 нче номерлы автобуслар Мәскәү урамы – Чернышевский урамы – Сәетгалиев урамы – Киров дамбасы – Несмелов урамы – Зур Крыловка урамы – Лена урамы, аннары маршрутлар буенча хәрәкәт итәчәк. Автобуслар «ЦУМ», «Спорт сарае», «Үзәк стадион» һәм «Энергетика университеты» тукталышларын төшереп калдыралар.

Шәһәр үзәгенә «Энергетика университеты» тукталышыннан:

6, 15, 29 нчы номерлы автобуслар Декабристлар урамы – Вахитов урамы – Зур Крыловка урамы – Несмелов урамы – Киров дамбасы – Сәетгалиев урамы – Чернышевский урамы – Мәскәү урамы, аннары маршрутлар буенча барачак. 15 нче номерлы автобус өчен «Париж Коммунасы урамы» тукталышы соңгысы булачак. Автобуслар «Энергетика университеты», «Үзәк стадион», «Чернышевский урамы», «Педагогика университеты» һәм «Сәламәтлек комбинаты» тукталышларын төшереп калдыралар;

74 нче номерлы автобус Чистай урамы – Вахитов урамы – Зур Крыловка – Несмелов урамы – Киров дамбасы – Сәетгалиев урамы, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. Автобуслар «Энергетика университеты» һәм «Үзәк стадион» тукталышларын төшереп калдыралар;

75 нче номерлы автобус Чистай урамыннан – Вахитов урамы – Зур Крыловка урамы – Несмелов урамы – Киров дамбасы – Сәетгалиев урамы – Чернышевский урамы – Мәскәү урамы Париж Коммунасы урамына кадәр барачак. Автобуслар «Энергетика университеты», «Үзәк стадион», «Спорт сарае» һәм «ЦУМ» тукталышларын төшереп калдыралар;

22, 28а, 89 нчы номерлы автобуслар Декабристлар урамы – Вахитов урамы – Зур Крыловка урамы – Несмелов урамы – Киров дамбасы – Сәетгалиев урамы – Чернышевский урамы – Мәскәү урамы – Пушкин – Горький урамы, алга таба маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. Автобуслар «Энергетика университеты», «Батурин урамы», «КАИ», «Ирек мәйданы» тукталышларын төшереп калдыралар;

35а, 37, 47 нче номерлы автобуслар Декабристлар урамы – Вахитов урамы – Зур Крыловка урамы – Несмелов урамы – Киров дамбасы – Сәетгалиев урамы –Чернышевский урамы – Мәскәү урамы, аннары маршрут буенча йөриячәк. Автобуслар «Энергетика университеты», «Үзәк стадион», «Спорт сарае» һәм «ЦУМ» тукталышларын төшереп калдыралар.

15 нче майда 8:15 тән 12: 45 кә кадәр Миллениум күпере Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркы юнәлешендә ябылу сәбәпле, 43, 54 нче номерлы автобуслар үзгәргән маршрут буенча йөриячәк. Чуйков урамыннан автобуслар Әмирхан – Ямашев урамнары, өченче транспорт дамбасы – Себер тракты – Ершов урамы – Вишневский урамы, аннары маршрут буенча йөриячәк. Автобуслар «С.Хәким урамы», «Миллениум күпере» тукталышларын төшереп калдыралар.

Шулай ук 15 нче майда 6:30 дан 11:00 сәгатькә кадәр Пушкин урамыннан Назарбаев урамына кадәр Сәлимҗанов урамы һәм Сәлимҗанов урамыннан Щербаков тыкрыгына кадәр Айдинов урамы ябылу сәбәпле 6, 8, 12 нче номерлы троллейбуслар Танк боҗрасында борылачак, дип хәбәр иттеләр Казан Транспорт комитетында.

Исегезгә төшерәбез, 13 нче майдан 15 нче майга кадәр шәһәрдә кайбер урамнарда транспорт хәрәкәте дә чикләнәчәк.

Казан марафоны Татарстан башкаласында инде сигезенче тапкыр узачак һәм бөтен Россиядән меңләгән спортчыны җыячак. Профессиональ спортчылар һәм һәвәскәрләр шәһәрнең төп истәлекле урыннары буйлап узачак маршрутлар буенча йөгерәчәк. Барлык теләүчеләргә 3 км, 10 км, 21,1 км яки 42,2 км дистанцияләрнең берсен узарга кирәк булачак.


Фикер өстәү