Бүген Казанда җәмәгать транспорты эше озайтылачак

Бүген Республика һәм шәһәр көнендә, Казанда җир өсте пассажирлар транспорты эш режимын 23:30 сәгатькә кадәр озайтып, ял көне графигы буенча йөриячәк.

Декабристлар урамы буенча хәрәкәт итә торган 6, 15, 22, 28, 28а, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 75, 89нчы номерлы автобуслар эш көне графигы буенча 14:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр йөриячәк.

Бу көнне метро поездлары пассажирларны эш көне графигы буенча 9:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр йөртәчәк.

Шулай ук 16:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр «Горький Шоссесы — Роддом» маршруты буенча хәрәкәт итүче 1нче номерлы троллейбус, 14:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр «Академик Глушко урамы, 15 — Елга порты» маршруты буенча хәрәкәт итүче 3нче номерлы троллейбуслар эше көчәйтеләчәк, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының транспорт буенча комитетында.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ таләбе буенча «Кызыл Кремльдән — Ак Кремльгә» мотоузышы уздырган вакытта К.Маркс, Н.Ершов, П.Лумумба, А.Камалиев проспекты буенча автобуслар һәм троллейбуслар хәрәкәте туктатылачак.


Фикер өстәү