Укучы хаты: «Елга порты елата»

Казанның биш диңгез порты икәнен белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Казан елга порты Ак, Балтыйк, Кара, Азов һәм Каспий диңгезләрен тоташтыра. Бу аның Россиядә мөһим транспорт юлы икәнлеген ассызыклый. Казан елга порты пассажирларга да хезмәт күрсәтә,  йөк  йөртү белән дә шөгыльләнә. Әмма андагы хәлләр инде берничә ел буена Казан шәһәрен бер дә бизәми.  Килгән-киткән кеше  бик гаҗәпләнеп китә. 

Бик матур кояшлы көн иде. Мин дә туганнарымны каршы алырга портка юнәлдем.  Беренче күзгә ташланганы – аның ташландык, пычрак хәлдә булуы.  Ачык тәрәзәләр күренә, эчтә бушлык, ишек тоткалары  пәрәвезгә уралган.  Тышкы яктагы баскычларны, бина тирәсендәге нигезләрне чүп үлән баскан.  Тирә-якта буш шешәләр, чүп тутырылган ертык капчыклар, хәтта үлгән күселәр аунап ята.  Күңелгә тия торган әйберләр тагын да  бихисап әле.  Елга порты бинасының диварларында   мәгълүмат язылган ике элмә такта бар. Берсе – Девятаев урамы, 1 нче йорт дигән күрсәткеч, икенчесе – Советлар Союзы Герое Девятаев хөрмәтенә куелган мемориал такта һәм ул әйткән канатлы сүзләр – «Теләсә нинди, хәтта тормышта килеп туган иң авыр хәлдән дә чыгу юлы бар».  Бу сүзләр өч телдә язылган. Мәгълүмат чараларыннан белешкән идем: елга портын торгызырга, биләмәсен тәртипкә китерергә планлаштыралар икән. Территориянең бер өлеше Татарстан Республикасы флотына  тапшырылачак, ди. Әмма әлегә Казан порты  безне оятка калдыруын дәвам итә. Совет вакытында  Казан елга порты  Идел ярындагы иң яхшы урыннарның берсе иде. Аңлыйм инде, барысы өчен дә финанс ягын кайгыртырга кирәк. Тик күп кирәкми бит: тәртиптә һәм чисталыкта тоту өчен бер җыештыручы да җитәр иде.

Рәис Миңнуллин


Фикер өстәү