Владимир Путин Кыргызстанга сәфәргә җыена

Россия Президенты Владимир Путинның Кыргызстанга эш сәфәре вакыты билгеләнгән. Бу хакта аның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Кыргызстанга сәфәр датасы билгеләнде, әзерлек бара. Без аны да үз вакытында игълан итәрбез», — дигән  Кремль вәкиле.

Моңа кадәрКыргызстан Хөкүмәте рәисе Акылбәк Җаппаров Россия лидерының Кыргызстанга 12 октябрьдә киләчәге турында хәбәр ителгән иде. 13 октябрьдә Бишкәк шәһәрендә Бәйсез Дәүләтләр Берлеге дәүләтләре башлыклары саммиты планлаштырылган.


Фикер өстәү