Кремль вәкиле Дмитрий Песков: «Мобилизациянең бернинди дә яңа дулкыны юк»

Өлешчә мобилизация уздырганда ачыкланган хаталар төзәтелә, ә мобилизациянең яңа дулкынын игълан итмәделәр. Бу хакта журналистларның сорауларына җавап биргәндә, Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде.

«Система эшендәге хаталар һәм җитешсезлекләрне белгечләр генә түгел, барысы да күреп алды», – диде Песков һәм бу хакта Владимир Путинның әйткәнен искә төшерде. Бу хаталар табылмаса, проблемаларның барлыгы да ачыкланмас иде. Ә хәзер бу системаны тәртипкә китерү буенча чаралар күреләчәк, дип ачыклык кертте Президентның матбугат сәркатибе. Дмитрий Песков әйтүенчә, «теләсә кайсы дәүләтнең ниндидер вәзгыять килеп чыкан очракта нәтиҗәле мобилизация системасы булырга тиеш».

Кремль вәкиле әйтүенчә, кайбер губернаторларның яңа мобилизацион бирем алуы турындагы белдерүләрен аларның үзләреннән сорап, ачыкларга кирәк. «Бернинди яңа дулкын да юк. Һәр губернатордан аларның нәрсәне күздә тотуын үзләреннән аерым ачыкларга кирәк», – диде Президентның матбугат сәркатибе.


Фикер өстәү