Газетага язылу

Татарстаннан СВОда катнашучыларның хатыннары хоры Амур өлкәсендә чыгыш ясаячак

29-31 октябрьдә Амур өлкәсенең өч торак пунктында – Белогорск шәһәрендә, Ромны авылында һәм төбәк үзәге булган Благовещенскида махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан хәрбиләренең хатыннарыннан оештырылган «Бездән башка беркем дә» волонтёрлык хәрәкәте хоры чыгыш ясаячак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстаннан СВОда катнашучыларның хатыннары хоры Амур өлкәсендә чыгыш ясаячак
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте

Артистлар Бөек Ватан сугышы чорындагы җырлар, заманча композицияләр һәм быел 120 еллыгы билгеләп үтелүче герой-шагыйрь Муса Җәлил шигырьләреннән торган «Өйгә Җиңү белән» программасын тәкъдим итәчәк. «Концертлар тамашачыларның рухын күтәрүгә һәм мәхәббәт, тугрылык, батырлык турындагы тарихлар аша буыннар бәйләнешен күрсәтүне максат итеп куя», – дип белдерделәр ведомствода.

Хорның сәнгать җитәкчесе – Лилия Култышева. Концерт программасын әзерләүдә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы катнашкан.

Гастрольләрне «Росконцерт» һәм Амур өлкә халык иҗаты йорты оештыра. Чаралар РФ Мәдәният министрлыгы, Амур өлкәсе Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре