Ул көнне без авылга иртәнге сәгать сигезләр тулып узгач барып җиттек. Танышып, хәл-әхвәлне сорашканнан соң, Фәргать абыйның беренче соравы шул булды: «Безнең эш кайчан бетәр икән, тизрәк кырга барасы бар?» Хатыны Зөлфия апа да: «Абыегыз утлы күмер өстендә утырган төсле, аптырамагыз сез аңа, ул гел шундый», – дип көлеп җибәрде.
– Әтиебез миңа 3 яшь чагында вафат булган. Шуңа күрә эш мәсьәләсендә үрнәк алырдай якын кешем булмады. Ләкин авылдашлар якын итте мине. Эштә чыныгуны да көчле механизаторлар Вәгыйз һәм Зиннур абыйлар янәшәсендә комбайн ярдәмчесе булып алдым. Алар бик нык булышты. Утыз еллап комбайн йөрттем, хәзер тракторда эшлим. Кыскасы, гомер буе кырда мин. Шулай да иң рәхәт, күңелле чак яшьлектә иде. Чөнки ул вакытта коллектив дус, бердәм булды. Игенчегә игътибар да күбрәк иде. Яхшы эшләгән өчен берничә тапкыр чит илләргә юллама да бирделәр, тик мин чыгып кына китә алмадым. Эше генә түгел, ялы да күңелле иде шул яшь чакта. Хәзер дә эшләгән кешегә хезмәт хакы начар түгел, тик барыбер кеше башка төрле, – ди Фәргать абый. – Шәһәрдә төпләнү турында уйлап та караганым булмады. Гәрчә Казанга укырга кереп, яхшы эшкә урнашу мөмкинлеген тәкъдим итсәләр дә. Хәзер дә башкалага барсак да, кунып калганыбыз юк. 2–3 сәгатьтән күңел авылга тарта башлый.
«Авылны, кырны яратты ул», – дип сүзгә кушылды хатыны Зөлфия апа.
– Кайсыдыр елларда үзгәрешләр булып, берара Казандагы җиркомбинатта эшләп алдык. Фәргатьнең тәне анда булса да, күңеле кырда йөрде. «Менә трактор узып китте», «теге комбайн дөрес урмый» дип гел күзәтеп йөри иде, – ди ул. – Телевизордан да гел техника карый ул. Яздан алып көзгә кадәр аны өйдә күрәм димә. «Син квартирант кебек», – дип көләм инде мин.
Зөлфия апа үзе бистәдә туып үскән. Аңа да: «Авылның нәрсәсен яратасыз?» – дип сорау биргән идек, Фәргать абый: «Мине яраткач, авылын да ярата инде», – дип шаяртып алырга да өлгерде.
Эштә генә түгел, гаиләдә дә үрнәк ир була белгән Фәргать абый. Гаилә коруларына быел кырык ел икән. Шуның 38 ен каенана белән килен бер түбә астында яшәгән. Әниләрен әле дә сагынып искә алалар. Тырыш, матур гаиләдә ике бала канат ныгыткан. Ленарлары белән Ландышлары гаиләләре Казанда яши.
– Авылны яратсак та, балаларның монда калуын теләмәдек. Безнең кебек уйлаучылар күп булды шул, шуңа күрә хәзер авыллар бушап бара. Әле безнеке зур, төзек авыл булып санала. Яңа, заманча йортлар да салалар. Кибетләребез, мәктәбебез, мәчетләребез бар. Шулай була торып та, авылның киләчәге борчуга сала. Матур, уңайлы йортларда яшәсәк тә, заманча техникага утырып йөрсәк тә, яшьләр кайтмый, шунысы кызганыч. Яшь барган саен бөтен нәрсәгә караш үзгәрә икән. Матди кыйммәтләр арткы планга чыгып, күбрәк балалар, туганнар, аларның сәламәтлеге турында уйланыла икән. Яшьлектә нәрсәгә тотынсак та, булдырып чыгасына ышаныч бар иде. Хәзер нәрсәгә алынсаң да, башта йөз тапкыр уйлыйсың. Барысы да акчага кайтып кала, ә элек зур эшләрнең күпчелеге туганнар, дуслар белән өмә ясап эшләнә иде. Элеккеге кеше аздан да канәгать була белгән, – ди гаилә башлыгы.
Безнең белән очрашуга Фәргать абыйның күрше йортта гына яшәүче бертуган апасы Гөлсинә дә керде. Ул уналты ел элек гаиләсе белән туган авылына кайтып төпләнгән икән. Шунысы кызык: ул көнне кем белән генә сөйләшсәк тә, җеп очы балачакка, яшьлеккә барып ялганды.
– Казанда заводта эшләдек тә, пенсиягә чыккач авылга кайттык. Әле ярый кайтканбыз, дип сөенеп туя алмыйм. Шулай да бөтен рәхәт балачакта, әни исән чакта булган икән. Ул чагында авыл да, күңел халәте дә башкача булган, күрәсең, – дип елмайды Гөлсинә апа да.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез