Каз. Чаллы дип исемләнгән керәшен авылыннан ул. Василий дәдәй белән Анисья түтинең сигезенче баласы булып 1927 елда дөньяга килә Андрей Степанов. Ун бала үсәләр алар. Иван, Яков, Василий, Трофим исемле абыйлары сугыш кырларында ятып кала. 8 нче сыйныфны тәмамлаган 17 яшьлек Андрей 1944 елда үзе дә сугышка китә. Шул китүдән туган ягына нибары 1953 елда гына әйләнеп кайта. 9 ел Германиянең уран шахталарында эшли. Кендек каны тамган туфрагына – туган ягына әйләнеп кайту белән, Шомбыт авылында сельпо рәисе, аннан райком инструкторы булып хезмәт куя. Утызмеңчеләр сафына басуга, хуҗалык җитәкчесе камытын кияргә туры килә үзенә.
«Муены таза, тартыр, туарылмас!» – ди җитәкчелек. Чын мәгънәсендә камытның яхшысын кидерәләр 26 яшьлек егеткә, йөген дә камытына карап тагалар. Авылларны, хуҗалыкларны берләштереп торган еллар була ул. 6 авылны берләштерә торган «Победа» колхозы рәисе итеп сайлана Андрей Степанов. 5 ел җитәкче булып эшләү дәверендә Үри, Каз. Чаллы, Бирдебәк, Кадрәк авылларын медпунктлы, клублы итә, үз алдына җитештерү объектларын яңадан торгызу максатын куеп, авыл кешеләрен эшләтеп кенә калмый, эш сөйгәнне хөрмәтли һәм бәяли дә белә. Бер хезмәт көне өчен 1 кг икмәк, 20 тиен акча бирә.
«Победа» колхозында рәис булып торган елларда игенчелек, терлекчелек тармагы алга китә, күрсәткечләр өскә таба сикереш ясый, Андрей Степановның тырышлыгы, башкаларның хезмәтен бәяли белүе нәкъ менә шушы елларда дәүләт тарафыннан «Почет билгесе» ордены белән бәһаләнә.
Авыл халкы белән уртак тел табып эшли, гади эшчене хөрмәтли белгән акыллы идарәченең исеме район җитәкчелегенең дә теленнән төшми. Шулай итеп 1966 елда тагын да җаваплырак, авыррак урынга рәис итеп билгелиләр Андрей Степановны. Тәвәккәлләп, уфаллалы, утсыз-сусыз, мәктәбе янып, көлгә әйләнгән Тегермәнлек авылының Тукай исемендәге колхозын кабул итеп ала ул. «Белгечләр юк, ир-атлар шабашкага китеп эшли, терлекчелек биналары җимерек хәлдә», – дип искә алган язмам герое үзе ул елларны истәлек язмаларында.
Колхозга рәис булып килгән елларда Андрей Степановның: «Уфаллаларыгызны бетерәм мин сезнең. Кызу эш өстендә теләсә кая арба тартып йөрү эш түгел ул», – дип әйткән сүзләрен әле хәзер дә яхшы хәтерлидер тукайлылар.
Тез чүккән колхозга яңа сулыш өреп, мәктәп бинасы калкып чыга. Андрей Степановның тормыш иптәше Анна Алексеевна әлеге мәктәпкә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә урнаша. Әкренләп мәктәп коллективы яшь кадрлар белән тулыланып, көчле педколлективка әверелә.
Якын арада куыклы лампалар да тарих битләренә кереп сыена, чөнки Андрей Степанов авыл халкын утлы итүгә алына. Электр уты иң беренче авыл мулласы – Хафиз карт йортына кертелә. Җитәкченең әлеге адымы аның ни дәрәҗәдә акыл һәм хикмәт белән эш итүе турында сөйли түгелме соң? Казан шәһәрендә узган күргәзмәдән республикада берничә дәнә генә булган туфрак эшкәртү, түмгәк ваттыру агрегатын үз хуҗалыгына кайтарта алуы да язмам героеның кодрәт иясе булуын исбатлый торган тагын бер дәлил булып тора.
Хуҗалыкның үсеше күзгә күренеп үзгәрсә дә, эшче кадрларга кытлык үзен сиздерә әле. Тукай исемендәге колхоз үз фондыннан стипендия түләп, дистәләгән кешене республиканың югары уку йортларында укытып чыгара. Бүгенгесе көндә районыбызның төрле хуҗалыкларында, җитәкче урыннарда эшләүчеләр – барысы да Андрей Степанов җитәкләгән колхоз стипендиатлары, шул чорда чиркану алган егет- кызлар.
Районда, республика күләмендә беренче булып буразна ярып барган вакытлары күп булган җитәкче районда иң беренчеләрдән булып авыл хуҗалыгы кырларында аммиак суы куллана башлый. Беренче елны ук гектарыннан 1200 центнер кукуруз, 1000 центнер азык чөгендере, 40–45 центнер арпа-арыш уңышы җыеп алына. Ул гынамы соң, йөзәрләгән гектар җирне ясалма сугаруга күчерүне иң беренчеләрдән булып тормышка ашыручы да Андрей Степанов була.
Халык теленә «торф отряды» булып кулланышка кергән уңдырышлылык отряды да беренчеләрдән булып шушы хуҗалыкта оеша. Отрядта 12 трактор эшли. 6500 тонна ашлама кертелгән бәрәңге җиренең һәр гектарыннан 120 шәр центнер уңыш җыеп ала башлый тукайлылар. Колхоз 1982 елда дәүләткә дүрт план күләмендә ашлык сата. 1983–1984 елларда ашлык сату буенча иң югары уңышка да шушы колхоз ирешә.
30 елдан артык колхоз рәисе булып эшләгән елларда 5000 башка исәпләнгән дуңгызчылык комплексы (сүз уңаеннан, нәселле дуңгыз балаларын Эстониядән кайтарта ул), сарык фермасы, машина-трактор паркы, ремонт мастерское, ат абзары, амбарлар, Югары һәм Түбән Тегермәнлек авылларында мәдәният йорты, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, көнкүреш-хезмәт күрсәтү йортлары, торф отряды, бәрәңге подвалы төзетә, халыкны утлы-сулы, юллы итә Андрей Степанов. Утырып уйласаң, исең-акылың китәрлек.
Җиңел булмагандыр! Резин итекләрдә тездән саз ерып, аякларның сулкылдавына, йөрәкнең уфылдавына карамыйча авыл тормышы, халык бәхете өчен янып йөрүләр, төн йокыларын корбан итеп, иртәдән караңгы төнгә чаклы басу-кырларны барлау – болар барысы да күңел тынычлыгын гына түгел, сәламәтлеген дә урламыйча калмагандыр! Шул елларның матур бер нәтиҗәсе буларак Андрей Степанов авыл хуҗалыгын үстерүдәге зур казанышлары өчен РСФСРның Югары Советы Президиумы Указы белән «РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем белән бүләкләнә.
Тәхетен түгел, халык бәхетен якынрак күреп, гомеренең матур елларын авыл хуҗалыгын торгызуга, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга багышлаган, киләчәк буынга үрнәк булырлык күркәм гамәлләре белән исемен район һәм республика тарихына кертә алган, бүген дә райондашларыбыз тарафыннан зур хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән телгә алынучы шәхесләрнең берсе ул Андрей Степанов. Бу алтын тәхеттән күпкә кадерлерәктер, миңа калса...
Гүзәл Хәбибуллина, Балык Бистәсе
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез