Алексей Песошин сүзләренә караганда, Татарстан FISU белән хезмәттәшлекне берничә юнәлештә киңәйтергә тели: республикада FISU канаты астында спорт ярышлары уздыру, республика студентларын халыкара чараларда катнаштыру, мәгариф һәм волонтерлык өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу. «Университет спорты – ярыш кына түгел, ә халыкара хезмәттәшлекнең, тәҗрибә уртаклашуның һәм халыклар арасында дуслыкны ныгытуның көчле коралы да. Без ачык диалогка һәм нәтиҗәле эшкә әзер», – диде ул.
Леонц Эдер әле дә 2013 елда Казанда узган Универсиаданы искә алуларын әйтте. «Бу онытылмаслык тәҗрибә булды. FISU гына түгел, ә уеннарда катнашкан бөтен дөнья студентлары өчен дә. Әлеге спорт чарасын югары дәрәҗәдә оештырганыгыз өчен рәхмәт. Татарстанлыларның кунакчыллыгы һәм мәрхәмәтлелеге аеруча истә калды. Универсиададан соң сез башка зур халыкара спорт чараларын да уңышлы уздырдыгыз. Мин Татарстанның һәм Казан шәһәренең киләчәктә тагын да күбрәк ярышлар кабул итәргә әзерлеген күрәм», – диде ул.
Леонц Эдер журналистлар белән аралашканда, Казанның Универсиаданы үзендә кабул итү мөмкинлекләре турында әйтте. «Шушы еллар аралыгында Казан үзгәрде. Хәтта 2013 елда да, аңа кадәр булган һәм шушы вакыт эчендә дә зур үзгәреш бар иде. Казанның спорт буенча гына түгел, технологияләр ягыннан да үсүен күрәм. Һәм, әлбәттә, яшьләр – иң төп актив. 2013 елгы Универсиадада волонтерлар күп иде, ә хәзер аларның саны берничә тапкыр арткан. Бу төрле федерацияләр өчен бик уңайлы, чөнки яшьләр ярдәме белән төрле чараларны үстерергә һәм уздырырга мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер күп кенә волонтерлар FISUда эшли – бу үзенә күрә карьера үсеше булып тора», – диде ул.
«Казанда нинди халыкара проектларны тормышка ашыру мәсьәләсе карала?» – дигән сорауга җавап йөзеннән: «Казанның Универсиаданы «кичә» үк кабул итәргә әзер булуы сөендерә. Шәһәрнең югары дәрәҗәдәге үсеше теләсә нинди чараларны үткәрергә мөмкинлек бирә. Бүген үк башларга мөмкин. Без геосәяси вазгыятьнең бераз тынычлануын көтәбез. Татарстан Премьер-министры һәм барлык тиешле хезмәтләр белән уртак эшлекле адымнар ясау турында сөйләштек. Вазгыять бераз тынычлануга, халыкара чаралар уздыру нияте бар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, FISU Россия спортчыларын киләсе кышкы Универсиадада барлык спорт төрләренә дә кертте», – диде Леонц Эдер.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез