Бәйгедә балалар һәм яшүсмерләр, үз әсәрләрен иҗат итүче авторлар, шулай ук иҗади гаиләләр катнаша ала. Конкурсантлар татар әдәбиятының классик язучыларының һәм хәзерге авторларның әсәрләрен татар телендә, ә «Туган тел» махсус номинациясендә чуваш, мари, мордва һәм удмурт телләрендә әсәрләр укый алачак.
Шәхси форматта 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. «Татар сүзе. Гаилә» форматында туган телне, әдәбиятны һәм традицияләрне уртак байлык итеп күрүче гаиләләр катнаша.
Шулай ук «Тел» фестивалендә катнашучылар өчен «Халык мәхәббәте» махсус номинациясе дә каралган. Бу яңалык ярдәмендә тамашачылар яраткан катнашучылары өчен тавыш бирә алачак.
Фестиваль кысаларында мастер-класслар, җиңүчеләр белән очрашулар һәм мобиль яздыру студиясе эшләячәк.
Конкурс дүрт этапта үтәчәк:
28 октябрь – 31 гыйнвар — гаризалар кабул итү;
Гыйнвар — «ТЕЛ» туган тел фестивале;
Февраль-март — халык тавыш бирүе һәм жюри каравы;
Апрель — нәтиҗәләр ясау һәм гала-концерт.
Катнашу өчен www.tatarsuze.ru рәсми сайтына гариза тапшырырга һәм шигырь яки проза өзәген яттан сөйләгән видеоязманы теркәргә кирәк.
Җиңүчеләр акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк, ә аларның видеоязмалары республика телеканалларында күрсәтеләчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез